Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д.61 |
| Телефон: | +7(855)-523-15-52 |
| E-Mail: | Pu80.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» |
| Руководитель: | Шамсунова Ландыш Явдатовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 276 студента |
| У нас учат: | 27 педагогических работника |
Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең икътисад һәм идарә белгечлекләренең эреләнгән төркеме буенча укучыларның һөнәри осталык республика олимпиадасы. Республиканская олимпиада профессионального мастерства обучающихся по укрупненной группе специальностей СПО ЭКОНОМИКА И УПРАВЛЕНИЕ. 02.04.2021

Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең икътисад һәм идарә белгечлекләренең эреләнгән төркеме буенча укучыларның һөнәри осталык республика олимпиадасы.
Безнең 2 курс студенты Нургалиев Илдар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Җитәкчесе Фәхразиева Гөлназ Ходайбирде кызы "минем һөнәри портфолиом"педагогик осталык конкурсында катнашты
Республиканская олимпиада профессионального мастерства обучающихся по укрупненной группе специальностей СПО ЭКОНОМИКА И УПРАВЛЕНИЕ.
Наш студент 2 курса Нургалиев Ильдар показал хорошие результаты.
Руководитель Фахразиева Гульназ Ходайбирдиевна приняла участие в конкурсе педагогического мастерства "Мое профессиональное портфолио". -
БҮГЕН УКУЧЫ, ТИЗДӘН СТУДЕНТ. СЕГОДНЯ УЧЕНИК, ВСКОРЕ СТУДЕНТ. 02.04.2021

Актаныш технология техникумы бүген Аккүз, Такталачык, Мари Суксу һәм Советлар Союзы герое Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбеннән 9 класс укучыларын кабул итте.
Очрашу техникумыбыз директоры Ландыш Җәүдәт кызының чыгышы белән башланып китте. Һөнәр мәйданчыкларына экскурсия, практик биремнәрне үтәп карау, әлбәттә, укучыларга бик ошады. Күпләре укуларын бездә дәвам итәргә тели икән!
Аеруча егетләрләрдә зур кызыксыну! Эретеп-ябыштыру, трактор-комбайн йөртү, электромонтажлау биремнәрен яратып башкарды укучылар. Техникумыбызның "Тәмле" ашханәсен исә, ошатмый мөмкин түгел!
Кадерле чыгарылыш класс укучылары! Сезне үзебезнең уку йортында көтеп калабыз!!Актанышский технологический техникум принял сегодня учащихся 9 классов из Аккузовской, Такталачукской, Мари Суксинской и кадетской школы-интерната имени Героя Советского Союза Хасана Заманова. Встреча началась с выступления директора техникума Ландыш Джаудатовны. Экскурсия по ремесленным площадкам, выполнение практических заданий, безусловно, понравились учащимся. Оказывается, многие хотят продолжить обучение у нас! Особый интерес у ребят! Учащиеся с удовольствием выполняли задания по сварке, вождению тракторов и комбайнов, электромонтажу. А "вкусную" столовую техникума не по душе! Дорогие выпускники! Ждем вас в нашем учебном заведении!!
-
КЕЛӘМ БАТЫРЛАРНЫ СЫНЫЙ: БАТЫРЛАР ҮЗЕБЕЗДӘ. 01.04.2021

Актанышта район башлыгы призына көрәш турниры тәмамланды. Әлеге турнирда уңышларыбыз сөендерә.
Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Актаныш технология техникумы командасы 3 урында. Молодцы, егетләр! Җитәкчеләре Вагыйзов Ирек Рафаэль улына зур рәхмәт!
Шәхси беренчелектә исә урыннар түбәндәгечә:
2 курс студенты Харисов Нәркиз - 1 урын;
2 курс студенты Вакилов Ленар - 3 урын;
1 курс студенты Муллахметов Тимур - 3 урын.
Батыр егетләребезне ихлас котлыйбыз! -
ЕГЕТ ХАЛКЫН ХЕЗМӘТ БИЗИ: ТЕХНИКУМЫБЫЗ ЕГЕТЛӘРЕ - ҺӨНӘР ОСТАЛАРЫ 31.03.2021

"Үз һөнәренең остасы" бәйгесендә студентларыбыз "Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм эксплуатацияләү", "Электромонтажлау" һәм "Эретеп ябыштыру" компетенцияләре буенча көч сынашты.
Worldskills чемпионаты дәрәҗәсендә үткән әлеге ярыш төрләрендә 70 тән артык егет үз көчен сынады.
-
СӘХНӘ ТҮРЕНДӘ - БУЛАЧАК ХИСАПЧЫЛАРЫБЫЗ! 30.03.2021

"Үз һөнәренең остасы" бәйгесенең "Бухгалтерлык эше" компетенциясенә 30 га якын студент катнашып, бары иң-иңнәр генә финал өлешенә чыгу мөмкинлеген алды.
Әлеге бәйгенең кагыйдәләре һәм эшчәнлек барышы турында, төп эксперт Фахразиева Гөлназ Ходайбирде кызы: " Әлеге бәйгедә 1,2,3 курс студентлары катнашып, һәрбер курс арасыннан 2 иң көчле студент сайланып алынды.Шушы алты студент арасында иң көчлесен сайлап алыр өчен, аларга 1С программасында "Банк һәм касса" тармагы буенча эш бирелде, нәтиҗә исә, эшнең дөрес ,төгәл, игътибарлы, җитез эшләүгә карап чыгарылды".
Менә алар, җиңүчеләребез:
1 урын - НУРГАЛИЕВ ИЛДАР, 2 курс студенты. Җитәкчесе: Фахразиева Гөлназ Ходайбирде кызы.
2 урын - ХӨРМӘТУЛЛИНА АЙЗИЛӘ, 3 курс студенты. Җитәкчесе: Фахразиева Гөлназ Ходайбирде кызы.
3 урын - ӘХМӘДУЛЛИНА АНИЯ, 1 курс студенты. Җитәкчесе: Фахразиева Гөлназ Ходайбирде кызы.
-
АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ СТУДЕНТЛАРЫ ҖИҢҮЧЕЛӘР САФЫНДА: ТЫРЫШЛЫКНЫҢ МАТУР НӘТИҖӘСЕ. 30.03.2021

Бүген район мәдәният сараенда, чын-чынлап, зур бәйрәм үтте. "Киләчәккә адым" фестивале, районыбызның иң көчле, сәләтле һәм иҗади балаларын барлады.
Техникумыбыз студентлары арасында оештырылган "Үз һөнәренең остасы" бәйгесенең нәтиҗәләре дә бүген яңгырады.
Уку йортыбызда 5 төрле компетенциядә уздырылган ярышта, 1-4 курс студентлары үз көчләрен сынады. Сөенергә, горурланырга урын бар!
"Пешекче эше" компетенциясендә жиңүчеләребез:
1 урын - КАРИМОВА НӘЗИЛӘ, 4 курс студенты. Җитәкчесе: Вәлиева Лилия Ринат кызы.
2 урын - РЕЗВАНОВА ДИАНА, 1 курс студенты. Җитәкчесе: Шәймарданова Айгөл Котдус кызы.
3 урын - МУСИН АЛМАЗ, 3 курс студенты. Җитәкчесе: Вәлиева Лилия Ринат кызы.
-
"Автокөрәш" бәйгесе 30.03.2021

Актаныш технология техникумында "Автокөрәш" бәйгесе уза. Өч кыз һәм җиде егет көч сынашалар. Башта алар компьютерда 20 сораудан торган биремне вакытка чишәләр. Соңыннан автомобильдә фигуралы йөрү буенча осталыкларын күрсәтәләр.
-
"Технолог- алтын куллар" 26.03.2021

ЗУР СӨЕНЕЧ: ГОРУРЛЫК!
Сөенечебез белән уртаклашырга ашыгабыз!!!
Республикакүләм һөнәри бәйге - "Технолог- алтын куллар"да 3 курс егетебез Галлямов Раиль дипломант! Җитәкчесе: Валиева Лилия Ринат -
Техникумда күрсәтмә имтиханнар 24.03.2021

Авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү һәм эксплуатацияләү компетенциясе буенча барган әлеге имтиханны, техникумыбызның 23 егете тотачак. Имтихан 13 көн дәвамында бара.
-
"ФАЙДАЛЫ КАНИКУЛЛАР". 24.03.2021

Бүген бездә янә "ФАЙДАЛЫ КАНИКУЛЛАР". Әлеге проект кысаларында техникум бүген Тат.Суксу, Киров һәм Сәфәр мәктәбе укучыларын кабул итте.




