Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д.61 |
| Телефон: | +7(855)-523-15-52 |
| E-Mail: | Pu80.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» |
| Руководитель: | Шамсунова Ландыш Явдатовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 276 студента |
| У нас учат: | 27 педагогических работника |
Новости Актанышского технологического техникума
Техникумда күрсәтмә имтиханнар
Опубликовано: 24.03.2021Авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү һәм эксплуатацияләү компетенциясе буенча барган әлеге имтиханны, техникумыбызның 23 егете тотачак. Имтихан 13 көн дәвамында бара.
Имтиханны үткәрү тәртибен тирәнрәк аңлау өчен, укыту һәм хезмәткә өйрәтү буенча директор урынбасары Радик Рәсүл улы Садертдиновка мөрәҗәгать иттек: "Күрсәтмә имтихан үткәрү өчен уку йорты башта аккредитация үтәргә тиеш.
Шуннан соң гына ул күрсәтмә имтихан үткәрү үзәге статусын ала. Мондый үзәкләр махсуслашкан мәйданчыклар, заманча технологик җиһазлар белән тәэмин ителергә тиеш. Шунысы сөендерә, бездә бу мөмкинлекләр бар. Үзебезнең студентларыбыздан тыш, башка һөнәри уку йортларыннан да киләләр безгә имтихан тапшырырга.
Булачак белгечләр, халыкара таләпләр нигезендә, үзләренең профессиональ осталыкларын күрсәтә алсыннар өчен, реаль җитештерү шартлары модельләштерелә.
Өстәвенә, студентларның белем һәм күнекмәләр дәрәҗәсен укытучылар тугел, ә бәйсез экспертлар бәяли. Бүген бездә Сарман авыл хуҗалыгы көллиятеннән экспертлар эшли. Үзебездән эксперт - Габдуллин Ринат Равил улы.
Эксперт булу өчен Россия дәрәҗәсендәге WorldSkills эксперты сертификаты яки бу чемпионатларда уку үткәнлек турындагы таныклык кирәк.
Имтихан нәтиҗәләре буенча укучылар Skills-паспорт алачаклар.
Студентлар әлеге паспортның мөмкинлекләре һәм әһәмияте турында, бәлки, белеп тә бетермидер.
Әлеге документ дипломга өстәмә булып бара һәм аларга эш табуда ярдәм итәчәк. Хәзер эш бирүчеләрнең күпчелеген теоретик әзерлектән бигрәк потенциаль хезмәткәрләрнең практик күнекмәләре кызыксындыра. Алар, мондый демонстацион - имтихан нәтиҗәләренә таянып, үзләренә кирәкле кадрларны сайлап ала алачаклар".
Имтихан бирүче студентларыбызга уңышлар телик!
К списку новостей




