Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д.61 |
| Телефон: | +7(855)-523-15-52 |
| E-Mail: | Pu80.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» |
| Руководитель: | Шамсунова Ландыш Явдатовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 276 студента |
| У нас учат: | 27 педагогических работника |
Новости Актанышского технологического техникума
АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ СТУДЕНТЛАРЫ ҖИҢҮЧЕЛӘР САФЫНДА: ТЫРЫШЛЫКНЫҢ МАТУР НӘТИҖӘСЕ.
Опубликовано: 30.03.2021Бүген район мәдәният сараенда, чын-чынлап, зур бәйрәм үтте. "Киләчәккә адым" фестивале, районыбызның иң көчле, сәләтле һәм иҗади балаларын барлады.
Техникумыбыз студентлары арасында оештырылган "Үз һөнәренең остасы" бәйгесенең нәтиҗәләре дә бүген яңгырады.
Уку йортыбызда 5 төрле компетенциядә уздырылган ярышта, 1-4 курс студентлары үз көчләрен сынады. Сөенергә, горурланырга урын бар!
"Пешекче эше" компетенциясендә жиңүчеләребез:
1 урын - КАРИМОВА НӘЗИЛӘ, 4 курс студенты. Җитәкчесе: Вәлиева Лилия Ринат кызы.
2 урын - РЕЗВАНОВА ДИАНА, 1 курс студенты. Җитәкчесе: Шәймарданова Айгөл Котдус кызы.
3 урын - МУСИН АЛМАЗ, 3 курс студенты. Җитәкчесе: Вәлиева Лилия Ринат кызы.
Сәхнә түренә күтәрелгән студентларыбызны Казан аграр университетының инфраструктур үсеш һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректоры Наил Хамидуллин котлады.
Җиңүчеләребез диплом һәм акчалата бүләккә ия булды. Әлеге студентларыбызның җитәкчеләре исә, Актаныш районы Башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Үз эшенең осталарын ихлас котлыйбыз! Уңышлар!
К списку новостей




