Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
"Бәхет йолдызы"нда безнең укучыларыбыз җиңү яулады 18.11.2022

Яр Чаллы шәһәрендә "Бәхет йолдызы" дип исемләнгән республикакүләм фестиваль-конкурс үтте. Мәктәбебез укучылары Саттаров Илмир һәм Хаҗиева Алия "Хореография" номинациясендә чыгыш ясап, 1 нче дәрәҗә лауреат булдылар. Җитәкчеләре: Шарипова Ленара Фәвәдис кызы. Укучыларыбызга һәм Ленара Фәвәдис кызына киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу оештырылды 18.11.2022

2005 елдан башлап БМО Генераль Ассамблеясе тәкъдиме белән ноябрьнең һәр өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Актаныш районының юл куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова Яңа Әлем мәктәбе укучылары, балалар бакчасы нәниләре белән әңгәмә үткәреп, юлларда исән-имин йөрергә чакырды.
-
Мәктәбебез директоры II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә катнашты 17.11.2022

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында «Авыл территорияләрендә мәгариф: тәҗрибә һәм үсеш юнәлешләре»дигән темага II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булып узды. Анда Татарстанның 30 районыннан, шулай ук Башкортстан Республикасыннан һәм Ярославль өлкәсеннән педагоглар, Россия югары уку йортларының галимнәре һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләре катнашты.Катнашучылар алдында аз комплектлы мәктәпләрнең үсеш перспективаларын бәяләү, авыл укучыларының үзенчәлекләре һәм мондый уку йортлары педагоглары алдында торган проблемалар турында сөйләү бурычы торды, дип сөйләде НГПУ ректоры Әлфинур Галиәкбәрова. Чара интенсив форматта узды: проект төркемнәренә берләшеп, укытучылар проблемаларны һәм аларны чишү юлларын билгеләделәр, проектлар әзерләделәр.
-
Мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы үтте 11.11.2022

11 нче ноябрь көнне мәктәптә "ФДББС шартларында тәрбия эшчәнлегендә актуаль мәсьәләләр" дип исемләнгән гомуми ата-аналар җыелышы үтте.
Җыелышта Актаныш районының юл йөрү куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова, мәктәп директоры И.И.Шәрипов, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары З.В.Әхмәтгалиева, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А.И.Шакирова, китапханәче Г.Р.Хәмидуллина, класс җитәкчесе Ф.Д.Мәрдәнова чыгышлары тыңланды. -
Китапханәдә дәрестән тыш эшчәнлек 10.11.2022

6 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Айсылу Илдус кызы җитәкчелегендә район китапханәсендә булып, андагы яңалыкка, матурлыкка сокланып кайттылар. Якты, заманча техника белән җиһазландырылган китапханә шәһәр китапханәләреннән бер дә ким түгел. Анда эшләүче хезмәткәрләр укучыларны якты йөз белән каршы алдылар. Укучылар анда уйнадылар да, викторинада катнашып сорауларга да җаваплар таптылар, яңа китаплар белән дә таныштылар. Бу очрашудан соң укучыларыбызның күңел байлыклары, китап уку теләкләре дә артты. Дәрестән тыш эшчәнлек бик файдалы булды.
-
Архивта нәрсәләр саклана? 10.11.2022

Бүген 6 сыйныф укучылары, класс җитәкчесе Айсылу Илдус кызы җитәкчелегендә, район архив бүлегенә сәяхәт кылдылар. Архив тормышы, эшчәнлеге хакында архив җитәкчесе Айгөл Рәдис кызы таныштырды. Архивта 40 меңнән артык документлар махсус сумкаларда саклана. Шулай ук укучылар бик эчтәлекле фильм карадылар. Күп мәгълүмат тупладылар.
-
"Мөһим темага сөйләшү" сыйныф сәгатьләре "Бердәмлек көне"нә багышланды 07.11.2022

Бу атнада "Мөһим темага сөйләшү" сыйныф сәгатьләре "Бердәмлек көне"нә багышланды. "Бердәмлек" төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек-электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкинлек биргән.
-
Районда ата-аналар комитеты җитәкчеләренең киңәшмәсе узды 03.11.2022

2 ноябрь көнне балалар иҗат үзәге базасында ата-аналар комитеты җитәкчеләренең киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә 1 нче чирек эшчәнлеге анализланып, алга планнар билгеләнде. Безнең мәктәптән ата-аналар комитеты рәисе Вирт Гөлнур катнашты.
-
Укучыларыбыз Актаныш технология техникумына экскурсиягә бардылар 01.11.2022

31 октябрь көнне мәктәбебезнең 9 сыйныф укучылары укытучы Ф.Н.Гильфанов җитәкчелегендә Актаныш технология техникумына экскурсиягә бардылар. Техникум директоры Л.Җ.Шамсунова, укыту эшләре буенча директор урынбасары Р.З.Нуруллин укучыларны техникум тормышы hәм андагы профессияләр белән таныштырдылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Кызлар кухняда пирог пешереп карадылар, ә егетләр мастерскойда эретеп ябыштыру эшләрен башкардылар. Экскурсия укучылар өчен бик файдалы булды.
-
Россия - Атом тармагының дөнья лидеры 26.10.2022

"Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре "Россия - Атом тармагының дөнья лидеры" темасына багышланды. Укучылар Россия Арктикасының үзенчәлекләре һәм Төньяк диңгез юлының әһәмияте белән таныштылар.



