Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Өлкәннәр ункөнлегендә шефлык дәвам итә 06.10.2022

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, 6 нчы сыйныф укучылары, класс җитәкчесе Айсылу Илдус кызы җитәкчелегендә, Зөбәйдә апага барып ярдәм иттеләр.
-
Укытучылар көнендә хезмәттәшебез бүләкләнде 05.10.2022

5нче октябрь көнне район мəдəният йортында укытучылар көне уңаеннан уздырылган чарада мəктəбебезнең тарих həм математика укытучысы Зөлфия Вил кызы район башлыгы Ленар Зарипов тарафыннан Мәгариф өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәте, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур казанышлары өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы белəн бүлəклəнде.
-
Укытучылар көнендә хезмәттәшебез бүләкләнде 05.10.2022

5нче октябрь көнне район мəдəният йортында укытучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы уздырылды. Биредә мəктəбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Әхнәф кызы Сәлимҗанованы, хезмәтендәге уңышлары өчен һөнәри конкурсларда югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурлыева Ләйсән Фоат кызы тәбрикләде.
-
Каурый каләм 04.10.2022

Яшь хәбәрчеләребез һәм нәни иҗатчыларыбыздан "Актаныш-информ" редакциясенә хатлар язу дәвам итә. Чираттагы бер бик җылы эчтәлекле хат: "Әбиемнең күңел сандыгы. Әбиемнең күңел сандыгы Нинди серләр саклый икән ул? Гомер буе җыйган хазинәме, Әллә инде күңел бизәгеме, Нинди серләр саклый икән ул? Минем әбием бар. Мин аңа кечкенәдән “яшь әбием” дип эндәшәм.Чөнки әле яшь әбиемнең әнисе булган карт әбием дә бар. Мин аларның икесен дә тигез яратам. Ләкин бүген сезгә яшь әбием турында язасым килә.
-
Ата-аналар комитеты вәкилләре ашханәгә чираттагы күзәтүләрен ясады 03.10.2022

Ризыкның сыйфатын һәм менюга туры килүен, балаларның туклануын барлау максатыннан бүген, 3 нче октябрь көнне, 3 нче сыйныф ата-аналары исеменнән Зәкиева Энҗе ашханәдә булды. Шикаять һәм тәкъдимнәр дәфтәренә үз фикерен язды.
-
Бүгенге класс сәгатьләре Укытучылар көненә багышланды 03.10.2022

Бүген үткәрелгән класс сәгатьләренең максаты: укучыларда хөрмәтле мөнәсәбәт тәрбияләү, укучыларда укытучы хезмәтенә карата кызыксыну уяту, һәр кешенең тормышында мәгарифнең мөһимлеген аңлауны формалаштыру иде. Укучылар социаль хезмәт итүнең кыйммәтләре турында белемнәрен ныгыттылар, остазлыкның мөһимлеге, укытучы һөнәренә хөрмәт белән карарга кирәклегенә инандылар.
-
Укучыларыбыз өлкәннәрне бәйрәм белән котлады 30.09.2022

Илебез буенча октябрь ае башында "Өлкәннәр көне" уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр - безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысы-төчесен татыган кешеләр. Бүген, ягъни 30 сентябрь көнне, укучыларыбыз өлкәннәребезнең хәлләрен белеп, бәйрәм белән котладылар.
-
Ашханәдә укучыларның туклануларын күзәтү 26.09.2022

26 нчы сентябрь көнне ата-аналар комитетыннан Имамова Римма Риф кызы ашханәдә укучыларның туклануларын күзәтте.
-
Мәктәбебез укучылары район яшьләре белән чираттагы велосәяхәткә бардылар 22.09.2022

22 сентябрь көнне оештырылган велосәяхәтнең маршруты Иске Богады һәм Яңа Богады авыллары аша үтте. Форсаттан файдаланып велосәяхәтчеләр Иске Богады авылындагы Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Велосәяхәттә катнашучыларны авыл башыннан ук мәктәп директоры Васил Максут улы Салихов сәламләп каршылады. Музей белән яшьләрне китапханәче һәм директорның урынбасарлары таныштырды. Музейда булып тарихи экспонатлар белән танышу укучы балалар өчен дә, велосәяхәттә катнашкан яшьләр өчен дә бик кызыклы һәм истә калырлык булды. Ахырда проект җитәкчесе мәктәп администрациясенә истәлек итеп рәхмәт хатлары тапшырды.
-
Әхлак дәресләре 21.09.2022

Яңа 2022-2023 уку елында мәктәптә һәр атнаның чәршәмбе көнендә Яңа Әлем авылының мөхтәрәм шәхесе - ветеран укытучы Тәхия апа Усманова укучылар белән тирән эчтәлекле әхлак дәресләре уздыра. Үсеп килүче яшь буын өчен бу дәресләрнең тәрбияви әһәмияте бик зур.



