Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
3 нче сыйныфта "Ачык ишекләр" көне узды 15.12.2022

Ата-аналар белән эшчәнлекне көчәйтү максатыннан, 13 нче декабрь көнне 3 нче сыйныфта "Ачык ишекләр" көне үткәрелде. Монда әти-әниләр ачык дәресләр карадылар. Үз балаларының белемнәрен бәяләделәр. Дәресләрдән соң сыйныф җитәкчесе Нургалиева Лениза Зәки кызы ата-аналар белән әңгәмә уздырды. Аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Дәрес-җыелыш бик уңышлы үтте.
-
Ярдәм янәшә! 14.12.2022

Әгәр дә син бу дөньяда бөтен кешенең дә бәхетле булуын теләсәң, әйләнә-тирәңә әйләнеп кара да, кимендә бер кешегә булса да, яхшылык эшлә. Бу вакытта Җир шарында бөтен кеше дә бәхетле булачак. "Актаныш технология техникумы"нда мобилизацияләнгән райондашларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм җыю ноктасы ачылды. Безнең мәктәптән укучылар, әти-әниләр, укытучылар актив катнашып, үзләреннән өлеш керттеләр. Үз изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! Дөньяларыбыз тыныч, илләребез имин булсын!
-
Казанда «Яңа мәсьәләләр - цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү» Бөтенроссия форумы узды 13.12.2022

13 нче декабрьдә, Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Яңа мәсьәләләр - цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү» Бөтенроссия форумы уздырылды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарлары Ләйлә Фазлыева һәм Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мәгариф инициативалары үзәге директоры урынбасары Роман Ершов, мәктәп, көллиятләр һәм югары уку йортлары, эре эш бирүчеләр, дәүләт корпорацияләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.
-
Бүген Россия Федерациясе Конституциясе көне 12.12.2022

12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне. Класс сәгатьләрендә шул турыда сөйләштеләр.
-
Бердәм хокук дәресләре узды 10.12.2022

10 нчы декабрь көнне Бердәм хокук дәресләре узды. Укучылар сорауларга җавап бирделәр, әңгәмә кордылар.
-
"Каз өмәсе" бәйрәме үткәрелде 09.12.2022

9 декабрь көнне мәктәбебездә "Каз өмәсе" бәйрәме үткәрелде. 2 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Марданова Фәния Дөфәк кызы җитәкчелегендә авылларда кыш башында үткәрелә торган күңелле йоланы сәхнәләштереп, укучыларга, ата-аналарга тәкъдим иттеләр. Чара бар тамашачының күңеленә хуш килде.
-
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында укучылар белән тәрбияви сәгатьләр 08.12.2022

Бүген мәктәптә, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, яхшылык, изгелек, ярдәм итү хакында аралашу сәгатьләрендә укучылар фикер алыштылар. Рөстәм Нәбиевнең тормышына багышланган видео карап, сорауларга җавап бирделәр.
-
"Хәйрия ярминкәсе" узды 07.12.2022

Бүген мәктәптә, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, "Хәйрия ярминкәсе" узды. Ярминкә авылыбызда яшәүче инвалид балаларга азмы-күпме ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган иде. Биредә укучыларның кул эшләре, әниләре белән бергә пешергән ризыклар шактый иде.
-
Укучыларны мәрхәмәтлелеккә, ярдәм итәргә өйрәтү 07.12.2022

Хөйрия ярминкәсеннән җыелган акчалар авылыбызда гомер итүче инвалид бала - Диләриягә ярдәм өчен багышланды. Диләриянең әнисе - Рания апа, укучыларга, әти-әниләргә, мәктәп коллективына зур рәхмәтен белдерде. - Үз изгелекләре, үзләренә меңе белән кайтсын, илләребез тыныч, күгебез аяз, барыбыз да сәламәт булыйк,- дип озатып калды ул безне.
-
Өлкәннәргә шефлык 05.12.2022

5 нче сыйныф укучылары мобилизациялəнгəн авылдашыбыз Илсур Зəкиевның əнисе, Галия апаның, хəлен белергə бардылар.



