Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Сталинград сугышында фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 80 ел 02.02.2023

2 нче февраль көнне Сталинград сугышында фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне. 1943 елның 2 февралендә Сталинград янында 200 көн дәвам иткән, тарихта тиңе булмаган сугыш Совет гаскәрләренең зур җиңүе белән тәмамлана. Укучылар шул хакта, видео карадылар, сорауларга җавап таптылар.
#2февраля #деньразгрома #фашистскихвойск #всталинградскойбитве
-
Ата-аналар комитеты туклануга күзәтү ясады 02.02.2023

1 нче февраль көнне 6 сыйныф ата-аналар комитетыннан Мөхәметдинова Тәнзилә ашханәдә укучыларның туклануына күзәтү ясады. Укучыларның туклануын уңай яктан бәяләде.
1 февраля Мухаметдинова Танзиля из родительского комитета 6 класса провела наблюдение за питанием учащихся в школьной столовой. Положительно оценила питание учащихся.
#туклану #дөрестуклану #родительскийконтроль
-
Әхлак дәресләре 01.02.2023

Безнең мәктәптә даими рәвештә ветеран укытучыбыз, Яңа Әлем авылында һәр кеше үз иткән, гыйлем иясе Тәхия апа Усманова тарафыннан әхлак дәресләре уздырылып килә. Ул дәресләрне укучыларыбыз гына түгел, без - укытучылар да бик көтеп алабыз. 31 гыйнвар көнне олуг мөгаллимәбез 2 сыйныф укучыларына Аллах Тәгаләнең биргән һәр көненә, ул биргән нигъмәтләргә шөкерана кылу серләре турында бик кызыклы, тирән эчтәлекле хикәяләр сөйләде. Мөгаллимәбезгә сәламәтлек телибез!
-
Укучыларны Актаныш технология техникумы белән таныштыру 31.01.2023

30 гыйнвар көнне "Үсеш ноктасы" үзәгендә, Актаныш технология техникумының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмдия Әхтәм кызы 8, 9 нчы класс укучылары белән әңгәмә уздырды. Техникум тарихы һәм анда үзләштереп була торган белгечлекләр белән якыннан таныштырды.
30 января на базе центра "Точка роста", учитель татарского языка и литературы Актанышского технологического техникума Хамдия Ахтямовна провела беседу с учащимися 8, 9 классов. Ознакомила с историей техникума и специальностями, которые можно освоить в нем.
-
Класс сәгатьләрендә "Россия балалар хәрәкәте" турында сөйләштеләр 30.01.2023

"Мөһим темага сөйләшү" класс сәгатендә укучылар "Россия балалар хәрәкәте" хакында сөйләштеләр.
На классных часах "Разговор о важном" учащимся рассказали о "Движение первых".
Движение первых — молодёжное движение в России, созданное 18 декабря 2022 года по инициативе властей страны для воспитания, организации досуга подростков и формирования мировоззрения «на основе традиционных российских духовных и нравственных целей».
#движениепервых #беренчеләрхәрәкәте #разговорыоважном
-
Алдынгылар слетында Илназ Илшат улы хөрмәтләнде 27.01.2023

Бүген, узган елга йомгак ясап, алдынгы хезмәт ияләрен хөрмәтләү тантанасында 300 гә якын, төрле тармакта эшләүче райондашларыбыз бүләкләнде. Яхшы традициягә әверелеп киткән әлеге мәртәбәле чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов һәм Актаныш районының Мактаулы гражданы, Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов та катнашты. Район башлыгы Ленар Зарипов залда утыручыларны сәламләп ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде. Биредә мәктәбебез директоры, физика-информатика уктучысы Илназ Илшат улы "Үз һәнәренең остасы" буларак, "Иң яхшы мәгариф хезмәткәре" номинациясендә бүләкләнде. Ихластан котлыйбыз!
-
Ленинград блокадасы - тарихның онытылмас бите 27.01.2023

27 нче гыйнвар көнне, тарих фәне укытучысы Зөлфия Вил кызы, укучылар белән "Ленинград блокадасы - тарихның онытылмас бите" исеме астында дәрес-әңгәмә уздырды. #Всероссийскийурок #Ленинград-непокоренныйгород #Блокаднаяласточка2023
-
Патриотик тәрбия 26.01.2023

Ленинградның камалыштан чыккан көнен билгеләп үтү максатыннан, авылыбыз китапханәчесе Имамова Рима Риф кызы укучылар белән әңгәмә үткәрде. Авыр вакыйгалар хакында сөйләп, видео күрсәтте. Укучылар, әлеге чарада үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
-
Иман-әхлак дәресләре 25.01.2023

"Олуглык, игелеклелек вә гыйззәтлелек гыйлем һәм күркәм әхлак нәтиҗәседер" Р.Фәхретдин. Бүгенге заман балаларына әхлакый тәрбия бирү - кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Шул максаттан, мәктәптә һәр атна саен, "Иман-әхлак" дәресләре уздырыла. Дәресләрне үтемле, кызыклы итеп, ветеран укытучы, РСФСРның мәгариф отличнигы, авылыбызның ветераннар советы рәисе Тәхия Әхтәм кызы Усманова алып бара.
-
Хезмәт тәрбиясе 24.01.2023

Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит. Яхшылык - кешенең эчке тойгысы. Ул аны сүзләре, кылган гамәлләре белән тирә-яндагыларга күрсәтә ала. Кеше яхшы икән, ул башкаларга шатлык һәм бәхет кенә китерә. Андый кешеләр туганнарына гына түгел, һәр кешегә дә яхшы мөнәсәбәттә булалар. Безнең мәктәпнең волонтёрлары һәрвакыт өлкәннәргә ярдәм итәргә, яхшы гамәлләр кылырга ашыгалар.



