Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Гриппка каршы прививка 25.09.2018

Көз җитте, иң киң таралган инфекциягә әзерләнү өчен менә дигән вакыт. Табиблар гриппны нәкъ шундыйлардан саныйлар. 24-25 нче сентябрь көннәрендә мәктәбебез укытучылары һәм укучыларына гриппка каршы прививка ясалды. Вакцинациядән соң иммунитет эшләп чыгару өчен организмга 2-3 атна вакыт кирәк, шуңа күрә сентябрь-октябрь айлары гриппка каршы вакцинацияләү өчен иң кулай вакыт дип санала.
-
Результаты Чемпионата Республики Татарстан по бадминтону 24.09.2018

С 21 по 23 сентября 2018 года в п.г.т. Сабы состоялся Чемпионат Республики Татарстан по бадминтону среди команд сельских районов по программе XV сельской Спартакиады Республики Татарстан "Сәламәтлек". Команда Актанышского муниципального района заняла второе место. В составе команды учитель физкультуры нашей школы - Фатхиева Мария Олеговна. Поздравляем и желаем дальнейших успехов и побед!
-
Урманга экскурсия 22.09.2018

Экскурсияләр – балаларны төрле яклап үстерү өчен кулланыла торган эш төрләренең берсе. Алар укучыларга әхлакый-патриотик, эстетик тәрбия бирүдә мөһим роль уйный. 21 сентябрь көнне мәктәбебезнең 5-9 нчы класс укучылары, укытучылары белән берлектә экскурсиягә чыктылар. Ул чын мәгънәсендә файдалы экскурсия булды: балалар, көзге урманга хозурланып кына калмыйча, аның муллыкларыннан да файдаландылар – миләш җыйдылар. Соңыннан учакта пешкән бәрәңге һәм болын чәеннән авыз иттеләр, рәхәтләнеп уйнадылар.
-
Абдулла Алишны искә алу 21.09.2018

Балалар шагыйре Абдулла Алишның тууына 110 ел уңаеннан 20 сентябрь көнне Яңа Әлем мәктәбендә башлангыч сыйныфлар тарафыннан куелган театр тамашасы булып узды. Балалар А.Алишның биографиясы, тормыш юлы белән танышып киттеләр, презентация карадылар. Соңыннан А.Алишның әкиятләрен, әсәрләрен, шигырьләрен укыдылар, балалар чиратлашып әкиятләрне уйнап күрсәттеләр. Абдулла Алиш бик күп мәгнәле шигырьләр, әсәрләр язган. Бик күп сугыш тематикасына, туган иленә, балаларга багышлап язган китаплары. Аның әсәрләрендә сугыш елларының ачысы, авыр тормыш күрсәтелә. А.Алишның китаплары "яхшы" белән "яманны" күрергә, хезмәтне яратырга, олыларны хөрмәт итәргә һәм чын кеше булырга өйрәтәләр. Шушы сыйфатларның кирәклеге балаларга да җиткерелде.
-
Татарстан укучылары арасындагы IT-чемпионнар 270 смартфон алачак 20.09.2018

Татарстанда укучылар арасында «IT-чемпион» бәйгесе башланды. Бәйгенең яшь катнашучыларының төп бурычы – ата-аналарны һәм өлкән яшьтәгеләрне ТР Дәүләт хезмәтләре порталындагы электрон сервисларны даими куллануга күнектерү һәм шуның белән мөмкин кадәр күбрәк баллар җыю. Бәйге укучыларның цифрлы күнекмәләрен үстерү һәм халыкның компьютер кулланудагы грамоталылыгын арттыру максатыннан ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелә.
-
Башлангыч сыйныф укучылары экскурсиядә 19.09.2018

Башлангыч сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән 18 сентябрь көнне экскурсияга чыктылар. Көзге табигатьнең матурлыгына соклану, һава, җир, кояш, үсемлекләрне күзәтү, балаларга саф һавада хәрәкәтле уеннар оештыру максатыннан үзебезнең матур урманыбызга барып кайттылар.
-
Республиканский конкурс среди учащихся общеобразовательных организаций Республики Татарстан «Школьный эко-патруль» 19.09.2018

Республиканский конкурс среди учащихся общеобразовательных организаций Республики Татарстан «Школьный экопатруль» проводится с 1 сентября 2018 года по 31 августа 2019 года по следующим номинациям: «Самый активный школьник», «Самый активный класс», «Самая активная школа». Для участия в конкурсе необходимо установить мобильное приложение на устройство, поддерживающее операционную систему iOS и Android, зарегистрироваться в мобильном приложении и направлять фото – и видеосообщения, указывающие на наличие размещения отходов в неположенном месте.
-
Тугызынчы класс укучылары өчен яңа имтихан кертелә 18.09.2018

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов "Российская газета" аша ата-аналарның сорауларына җавап бирде. Быел тугызынчы класс укучылары рус теленнән телдән имтихан бирә башлый. Ул "зачет" формасында узачак, унбиш минут дәвам итәр дип көтелә. "Зачет" башка имтиханнарга керү мөмкинлеге бирә. Рус теленнән телдән имтихан тапшыра алмаганнар башка имтиханнарга кертелми.
-
Руководитель Рособрнадзора в четвертый раз ответил на вопросы родителей школьников 17.09.2018

Руководитель Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки Сергей Кравцов ответил на вопросы родителей школьников о едином государственном экзамене (ЕГЭ), итоговой аттестации в 9 классах, сочинении, всероссийских проверочных работах и итоговом собеседовании по русскому языку в ходе Всероссийской встречи с родителями, которая прошла в этом году в четвертый раз.
-
Актанышта «Милләтләр кроссы-2018” узды 16.09.2018

Бүген – 16 сентябрь көнне Актаныш районы йөгерешчеләре Бөтенроссия йөгерү көне “Милләтләр кроссы – 2018” һәм “Татарстан кроссы – 2018” ярышына кушылды. Чарада барлыгы 700 кеше катнашты. Милләтләр кроссы - гади спорт ярышы гына түгел, күпмилләтле илебез халкын тагын да берләштерүче мөһим чара. Анда катнашып, үзеңне спортчы буларак күрсәтергә була. Кросс үзеңне сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек булды. Чарада безнең мәктәптән дә катнашучылар булды. 7 нче сыйныфта укучы Зәкиева Диләрә белән Сиразова Динара да үзләрен сынап карады. 18-30 яшьлек хатын-кызлар арасында Физкультура укытучысы Фатхиева Мария Олеговна 2 нче урын яулады. Аларга киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!



