Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Миләш җыю акциясе 15.09.2018

Районыбызда миләш җыю акциясе башланып китте. Аннан калышмаска Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучылары да бу эштә дә үзләрен сынатмаска булдылар. Бергәләшеп миләш җыярга чыктылар. Мәктәп күләмендә иң күп миләш җыйган укучылар һәм иң күп миләш җыйган класс истәлекле бәләкләр белән бүләкләнәчәк.
-
Бәрәңге алу өмәсе 14.09.2018

14 нче сентябь көнне мәктәбебез бакчасында бәрәңге алу өмәсе булып узды. Бу өмәдә барлык югары сыйныф укучылары, класс җитәкчеләре һәм укытучылар катнашты. Уңыш сөендерерлек мул булды! Бәрәңге ул безнең бакчаларның патшасы. Ярмалы, ак тәнле, йодрык кадәрле – бигрәк тәмле бәрәңге!
-
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты вәкилләре безнең мәктәптә тикшерү белән 13.09.2018

Актанышның белем бирү учреждениеләрендә бу атнада агымдагы тикшерүләр булып узды. Барлык мәктәпләр Мәгариф өлкәсенә күзәтчелек итү һәм контрольдә тоту департаменты тарафыннан тикшерелделәр. 10 нчы һәм 11 нче сентябрь көннәрендә бу тикшерү Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә булып узды, атна эш мәшәкатьләре белән бик тиз узып китте. Мәктәп дирекциясе, укытучылар һәм укучылар үзләрен бары тик уңай яктан гына күрсәтте.
-
Игътибар! "Белем җәүһәрләре"нә гаризалар кабул итү 3 көннән тәмамлана! 12.09.2018

Хөрмәтле татнетчылар, татар сайтлары һәм ВКонтакте социаль челтәрендә татар төркемнәре администраторлары! "Белем җәүһәрләре" дип исемләнгән IX Дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенә гаризалар кабул итү 15 сентябрь көнне тәмамлана! Сайтларыгызның яхшыртыр урыннарын яхшыртып, урнаштырасы материалларны урнаштырып шушы бер-ике көндә бәйгедә катнашу өчен гаризаларыгызны тапшырырга кирәк.
-
Дәрестән тыш – мәктәп, син-безнеке! 05.09.2018

Дәрестән тыш эшчәнлек - мәктәптә белем бирүнең аерылгысыз бер өлеше, ул федераль дәүләт белем стандартын тормышка ашыруда үзенчәлекле роль уйный. Федераль дәүләт белем стандарты идеологиясе нигезендә бала шәхесенең үсеше һәрдаим укытучылар коллективының игътибар үзәгендә булырга тиеш. Шуңа күрә дә, федераль дәүләт белем стандартында “дәрестән тыш эшчәнлек” төшенчәсенә, аны оештыру юнәлешләренә махсус урын бирелгән. "Дәрестән тыш – мәктәп, син-безнеке!" - Әлеге сүзләр эченә күпме проект эшләре, дәрестән соң эшчәнлек, түгәрәкләр керә. Мәктәбебездә баян, рәсем, хореография, көрәш түгәрәкләре оешкан рәвештә эшләп килә.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр башланды 04.09.2018

Мәктәп укыту процессының өч функциясен тормышка ашыра: белем бирә, тәрбияли һәм акыл сәләтен үстерә. Бүгенге көндә иң мөһим, иң авыр, иң кичектергесез бурыч ул - кеше тәрбияләү. Бигрәк тә бала тәрбиясе, аны тормышка әзерләү. Илдәге тәртип тә, милләтнең ныклыгы да, гаиләдәге бәрәкәт-иминлек тә кешенең әхлагына бәйләнгән. Бу эшнең изге һәм кичектерсезлеген аңлап, мәктәбебездә шактый күп эшләр башкарыла.
-
“Мәктәп президенты” сайланды 03.09.2018

3 сентябрь көнне мәктәп президентына сайлаулар үткәрелде. Укучыларга сайлау бюллетеньнары таратылды. Гомуми нәтиҗәләр буенча 7 сыйныф укучысы Зәкиева Диләрә күп бал җыйды һәм мәктәп президенты итеп сайланды.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2018

1 нче сентябрь - белем бәйрәме, беренче кыңгырау бәйрәме. Бүген мәктәпләрдә hәр бала көтеп алган яңа уку елы башланды. Кадерле укучылар, зур ихтирамга лаек булган укытучылар, әти-әниләр! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, тән сихәтлеге, эшегездә, укуыгызда, шәхси тормышыгызда зур уңышлар теләп калабыз. Яңа уку елы hәркемгә шатлык-сөенечләр, бары тик яхшы билгеләр, уңышлар гына алып килсен.
-
Социаль яктан авыр хәлдәге гаиләләрнең тормыш шартлары белән танышу 27.08.2018

27 нче август көнне мәктәп җитәкчелеге һәм класс җитәкчеләреннән төзелгән эшче төркем, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның тормыш һәм яшәү шартларын, кичектергесез хәл итәсе җитди мәсьәләләрне рейдларга чыгып өйрәнеп кайтты. Рейд кысаларында шулай ук балаларның яңа уку елына әзерлекләре дә каралды. Эш нәтиҗәсе буенча комиссия төп проблемаларны билгеләде һәм алда торган яңа уку елына бурычлар куйды. Төп бурычлар шулардан гыйбарәт: социаль-куркыныч, тормышта авыр хәлдә калган, алыштыручы гаиләләрне даими тикшереп торырга; шул гаиләләр белән янгын хәвефсезелеге буенча кисәтү эшләре алып барырга, гаиләләрдә куелган янгын турында хәбәр итү җайланмалары барлыгын тикшерергә.
-
Корбан гаете мөбарәк булсын! 21.08.2018

Корбан - Аллаһка якын булу дигән сүз. Бүгенге изге көндә, бүгенгедәй изге вакытларда догаларыбыз кабул була торган мизгелләрдә күңелләребезне игелеккә юнәлтеп, тирә-якка мәрхәмәт күзләре белән карарга өйрәнеп һәммәбезгә дә Аллаһка якынаерга насыйп булсын. Бәйрәм уңаеннан мәктәбебез ашханәсендә авыл Советы җитәкчесе Дилбәр Миркасыйм кызы ярдәме белән, "Башак" ҖЧҖ директоры Хәлил Мансур улы һәм шәхси эшмәкәр Ралиф Мирзаян улы белән Ләйсән Фарис кызы чалдырган корбан итләре авылдашларга авыз иттерелде. Корбан гаете мөбарәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен!



