Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналары җыелышы 02.10.2018

2 октябрь көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналары җыелышы булып узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: 1.Төп дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча мәктәп директоры И.И.Шәрипов, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Н.Фәйзрахманова чыгышлары тыңланды. 2.Төп һәм сайлап алу имтиханнары буенча математика укытучысы Ф.Я.Якупова, рус теле укытучысы А.И.Габдрахманова, җәмгыять белеме укытучысы А.А.Мадияров үз фикерләрен әйттеләр. 3.Класс җитәкчесе Г.Р.Хәмидуллина ата-аналар белән әңгәмә үткәрде, аларга үзенең киңәшләрен бирде.
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2018

Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле картларыбызны котлаулар, бүләкләүләр белән искә алабыз. Кадерле әби-бабаларыбыз! Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә! Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Бәйрәмегез белән!
-
Өлкәннәр көненә багышланган ярминкә 30.09.2018

30 нчы сентябрь көнне районда өлкәннәр көненә багышланган ярминкә оештырылды. Анда мәктәбебез коллективы да катнашты. Яңгырлы көн булуга да карамастан, Яңа Әлем мәктәбе хезмәткәрләре ачык йөз белән халыкка үзләренең уңышларын тәкъдим иттеләр, кайнар чәйләре белән сыйладылар.
-
Арбаны кыштан, чананы көздән әзерлә 29.09.2018

29 сентябрь көнне мәктәбебез бакчасында зур өмә оештырылды. Анда 5-9 нчы сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты. 5 нче сыйныф укучылары чәчәк, укроп орлыкларын җыеп, киләсе ел өчен әзерләп куйдылар. 6 нчы сыйныфлар сарымсак кисү, помидор җыю белән мәшгуль булдыдар. 7 нче сыйныфлар чөгендер алсалар, 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары карлыган араларын чистартып, сарымсак утырту өчен түтәл әзерләделәр. Мәктәп бакчасыннан сөендерерлек зур уңыш җыеп алынды.
-
Яшь укытучыларның дәресләре тыңланды 28.09.2018

Атна башыннан мәктәп дирекциясе тарафыннан яшь укытучыларның дәресләре тыңланды. Мәктәп директоры һәм директор урынбасарлары атна дәвамында инглиз теле һәм татар теле укытучыларының дәресләрендә, башлангыч сыйныф укытучысының рус теле дәресендә булдылар. Дәресләргә үзанализ һәм анализ ясалды.
-
Кунакта ике Алмаз 28.09.2018

28 сентябрь көнне мәктәбебездә әдәби-тәрбияви музыкаль сәгатьтә артист, юморист, җырчы Алмаз абый Хәмзин һәм язучы Алмаз абый Гыймадиев кунак булдылар. Чара барышында алар укучылар белән әңгәмә кордылар, табышмаклар әйттеләр, тормышта булган төрле вакыйгалар хакында фикер алыштылар. Күренекле шәхесләр кулыннан бүләк алу, алар белән кул кысып күрешү укучылар күңелендә якты эз булып уелып калды. Ахырдан укучылар һәм укытучылар кунаклар белән истәлеккә фотога төштеләр.
-
Предметы ВПР в 2019 году 27.09.2018

ВПР в 2019 пройдут в 4, 5, 6, 7, 8 и 11 классах. Предметы: 4 класс – русский язык, математика, окружающий мир. 5 класс – русский язык, математика, история, биология. 6 класс – русский язык, математика, география, обществознание, история, биология. 7 класс – русский язык, математика, иностранный язык, обществознание, биология, география, физика, история. 8 класс – русский язык, математика, биология, обществознание, физика, химия, история, география. 11 класс – иностранный язык, география (может проводиться в 10 классе), химия, физика, история, биология. ВПР пройдут в марте-апреле. Точное расписание будет позже.
-
Көзге уңыш 27.09.2018

27 сентябрь көнне мәктәбебез бакчасындагы түтәлләрдән кишерләр алу оештырылды. Әлеге хезмәттә бик теләп 7 нче сыйныф укучылары һәм бакча мөдире Гыйлфанов Фидус Нәрфис улы катнашты. Уңыш сөендерерлек мул булды!
-
Казан ветеринария, авыл хуҗалыгы университеты җитәкчеләре белән очрашу 27.09.2018

Бүген, ягъни 27 сентябрь көнне, район мәдәният йортында Казан ветеринария, авыл хуҗалыгы университеты җитәкчеләре һәм район Башлыгы Э.Н.Фәттахов катнашында 9, 10, 11 сыйныф укучылары белән очрашу узды.
-
Первые сведения о ВПР в 2018-2019 учебном году 25.09.2018

В 2019 году участие в ВПР 4, 5 и 6 классов будет являться обязательным, в 7 и 8 классах - добровольным. В 2020 году ВПР станут обязательными и для 7-8 классов. Руководитель Рособрнадзора сообщил, что в 2019 году в качестве эксперимента предлагается не фиксировать конкретные дни проведения ВПР в 4 классах, а дать возможность школам провести эти работы в удобное для них время в течение недели.



