Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Открытое первенство по плаванию 10.10.2018

10 октября в селе Верхнеяркеево Илишевского района Республики Башкортостан прошло Открытое первенство по плаванию среди юношей 2005 г.р. и старше, посвященное Дню Республики Башкортстан. Ученик 8 класса из нашей школы Муллахметов Тимур занял 1 место на дистанцию 100 м. Поздравляем его, желаем дальнейших успехов и побед!
-
Безнекеләр көрәштә 10.10.2018

6 нчы октябрь көнне районда М.Ш.Гыйлаев истәлегенә милли көрәш ярышы үтте. Әлеге ярышта Яңа Әлем мәктәбе укучылары да актив катнаштылар. Менә алар - Гибадуллин Рөстәм, Шарипов Азамат, Мухаметдинов Муса, Шакиров Риназ, Хөҗҗәтов Ильфир, Газизов Аслан, Ахметов Рушан – көрәшне үз итүче, мәктәбебез горурлыгы булган спорт сөюче егетләребез. Нәтиҗәдә 3 нче сыйныф укучысы Хөҗҗәтов Ильфир 3 урынга лаек дип табылды. Медаль һәм Грамота белән бүләкләнде. Укучыларыбызга киләчәктә дә ярышларда сынатмыйча, гел беренчелекне яуларга, укуларында зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Диагностическое тестирование 09.10.2018

С целью выявления образовательных достижений учащихся 9 классов по математике и русскому языку в период введения Федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования, 8-9 октября в школе проводится тестирование по математике, а 10-11 октября - тестирование по русскому языку.
-
Язучылар җыелган җирдә 08.10.2018

7 октябрь көнне якташыбыз, татар драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов үзенең гомер бәйрәмен - 60 яшен каршы алды. Актаныш районының атаклы улы юбилей уңаеннан беренче котлауларны үзенең туган туфрагында, газиз районында кабул итте. Данил Хәбибрахман улының туган авылы Кировта башланып киткән иҗат кичәсе район үзәге Актанышта дәвам итте.
-
Республиканские спортивные соревнования по настольному теннису 07.10.2018

Сегодня, 7 октября в городе Нефтекамск Республики Башкортостан прошли Республиканские спортивные соревнования по настольному теннису, посвященные Дню Республики Башкортстан. Ученица 7 класса из нашей школы Закиева Диляра заняла 2 место. Поздравляем её, желаем дальнейших успехов и побед!
-
Өлкәннәр көне белән! 06.10.2018

Октябрьнең беренче көне үк искиткеч матур дата - Өлкәннәр көне белән истәлекле. Бу көнне без өлкән һәм акыллы буынны - барлык туганнарыбызны һәм күңелебезгә якын кешеләребезне котлыйбыз. Мәктәбебездә өлкәннәрне һәм укытучыларны искә алып, аларны мәктәпкә кунакка чакырып, укучылар тарафыннар концерт күрсәтелде. Өлкән кешеләр турында кайгырту - һәркайсыбызның бурычы. Үзегезне ялгыз итеп сизмәвегез, һәрчак туганнарыгызның һәм якыннарыгызның яратуын һәм игътибарын тоеп яшәвегез өчен барысын да эшли алабыз. Чын күңелдән сезгә озак елларга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тормышка кызыксынуыгызның кимемәвен, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның яратуын һәм хөрмәт итүен телим. Көннәрегез якты һәм матур булсын, күңелегездә тынычлык хөкем сөрсен, йөрәкләрегездә яшьлек дәрте мәңге сүнмәсен. Бәйрәмегез белән сезне!
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2018

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән чын күңелдән котлыйм! Укытучы! Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Укытучы - җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше - зур тормыш юлына чыгаручы. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен иң беренче нәүбәттә укытучыларына, остазларына бурычлы. Бөек педагог Ян Амос Каменский “Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк” дигән фикерләре белән бик хаклы. Хөрмәтле укытучылар! Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, укучыларыгыз белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугрылык телим. Һәрвакытта да уңышлар Сезгә юлдаш булсын. Укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, сәламәтлегегез нык булсын. Бәйрәм белән сезне!
-
Мәктәп тарихын барлап фотобәйгедәге уңышыбыз 04.10.2018

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Актаныш укытучылары тарихларын барлады. Педагогларның югары дәрәҗәдә оештырылган әлеге хезмәт нәтиҗәсе белән район башлыгы Э.Н.Фәттахов һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Ә.Г.Когогина танышты. Халыкара укытучылар көне уңаеннан, Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләренә чиксез хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре 4 октябрь көнне үк ирештерелде. Быел районыбыз мәктәпләрендәге мөгаллимнәр үзләренең һөнәри бәйрәмнәренә мәктәп тарихларын барлап, баннерлар ярдәмендә фотобәйгедә катнаштылар. Белем бирү йортларын төрле чорларда җитәкләгән бөек шәхесләрне чагылдырган баннерлар бәйрәмнең яменә әверелде. Фойеда урнашкан күргәзмәдә шулай ук мәдрәсәдән алып XXI гасырга кадәр булган уку-укыту системасы да бик эзлекле чагылдырылган иде. Әлеге укытучылар көненә багышланган фотобәйгедә Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе Гран-При яулады һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Укытучылар көнендә безнекеләр дә бүләкләнде 04.10.2018

5 октябрьдә Россиядә генә түгел, дөньяның күп илләрендә Халыкара укытучылар көнен билгеләп үтәләр. Агымдагы елда Актаныш мөгаллимнәре өчен 4 нче октябрь көнне үк районыбызның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында бәйрәм тантанасы оыштырылды һәм күп кенә укытучылар хәрмәтләде. Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов хезмәтләрендә югары нәтиҗәгә ирешүче мөгаллимнәргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу бәйрәмдә хезмәттәшләребез - мәктәбебез директоры И.И.Шәрипов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, башлангыч сыйныф укытучысы Ф.М.Сарварова “Иң яхшы башлангыч сыйныф укытучысы” номинациясендә җиңүче буларак Мактау грамотасына лаек булды. Аларга һәм коллективтагы башка педагогларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Лаеклы ялдагы өлкән укытучыларны искә алу 04.10.2018

4 октябрь көнне районыбызның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында укытучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасы уздырылды. Бәйрәмдә лаеклы ялдагы өлкән укытучы Усманова Тәхия Әхтәм кызы озак еллар директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләгәне өчен бүләкләнде. Ул хәзерге көндә дә мәктәп белән элемтәсен югалтмый, балаларга әхлак дәресләрен төшендерүен дәвам итә. Аңа исәнлек-саулык, ныклы сәламәтлек теләп, укытучы профессиясенә тугры булып калганы өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез!



