Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Педсовет 18.10.2018

15 нче октябрь көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә педагогик киңәшмә булып узды. Киңәшмә барышында көн үзәгенә куелган түбәндәге мәсьәләләр каралды: департамент күзәтчелеге тикшерүе нәтиҗәләре; социаль яктан авыр балалар белән эш оештыру буенча класс җитәкчеләренең эшчәнлеге каралды. Киңәшмәдә мәктәп директоры Шәрипов Илназ Илшат улы һәм укыту-тәрбия буенча директор урынбасары Фәйзрахманова Резеда Наил кызының беренче көн тәртибе буенча презентация белән чыгышлары тыңланды. Икенче көн тәртибен тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәмидуллина Гөлшат Равил кызы дәвам итте, һәр класс җитәкчесенең кыскача гомуми күзәтүеләре тыңланды, анализ ясалды. Киңәшмә ахырында, департамент тикшерүләре күзәтчелеге буенча планлы эш оештырырга планга куелды, класс җитәкчеләренә авыр гаиләләрдә тәрбия эшчәнлеген, балалар белән эшне дәвам итәргә, көчәйтергә дип карар чыгарылды.
-
Белем бирү проектлар бәйгесенә әзерләнү 18.10.2018

Яңа Әлем төп гомуми беле бирү мәктәбендә, мәктәп директоры җитәкчелегендә, коллектив катнашында “Мәктәп 2018 - Белем бирү проектлары территориясе” исемендә зур күләмле проект эшләрен тормышка ашыру буенча эш оештыра. Бәйгедә катнашу өчен, хәзерге көндә, укытучылар төркемнәрдә проектның бурычларга туры килердәй итеп этапларын төзиләр.
-
"Белем сыйфатын арттыруның төп факторы буларак системалы-эшлекле якын килү" темасы буенча семинарда катнашу 17.10.2018

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы педагогик хезмәткәрләренең кадрлар потенциалын үстерү максатыннан Мәгариф идарәсе Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм “Мәгариф нәшрияты" АҖ вәкилләре белән берлектә, 16 октябрь көнне педагогик хезмәткәрләр өчен "Белем сыйфатын арттыруның төп факторы буларак системалы-эшлекле якын килү" темасы буенча семинар үткәрелде. Әлеге семинарда Яңа Әлем төп гомуми белем бирү укытучылары Шәрипов Илназ Илшат улы, Фәйзрахманова Резеда Наил кызы, Габдрахманова Алмазия Индус кызы, Гильфанов Фидус Нәрфис улы, Хәмидуллина Гөлшат Равил кызы катнаштылар. Чара файдалы һәм кызыклы булды.
-
8 нче сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы 17.10.2018

10 нчы октябрь көнне Яңа Әлем төп гомуми белем мәктәбендә 8 нче сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы “Гаиләдә әти-әни тәрбиясе” темасы буенча үткәрелде. Класс җитәкчесе Галиева Илина Илфар кызының “Тәрбия - рухи хәзинә” исемле чыгышы тыңланды. Җыелышта укучыларның дәрескә хәзерлекләре, мәктәптә үз-үзләренең тотышы буенча әңгәмә үткәрелде, төрле фән укытучыларының чыгышлары тыңланды. Гомуми нәтиҗә ясап, мәктәп директоры Шәрипов Илназ Илшат улы чыгыш ясады. Ата-ана, класс җитәкчесе, укучыларның бердәм эшләвенә ирешергә тәкъдим итте.
-
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан план буенча төрле чаралар үткәрелде 16.10.2018

1 нче октябрьдән 10 нчы октябрьгә кадәр Яңа Әлем төп гомуми белем мәктәбендә Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан план буенча төрле чаралар үткәрелде: укучылар өлкәннәрнең йортларына барып, аларга хуҗалык эшләрендә ярдәм иттеләр, хәлләрен белештеләр . Ә инде 5 нче октябрь көнне мәктәбебез укучылары матур кичә әзерләделәр. Укучылар өлкән буынга котлау сәламнәрен матур җыр, дәртле биюләр аша юлладылар. Кичә бик күңелле узды.
-
Проекты перспективных моделей КИМ ОГЭ 15.10.2018

На сайте ФИПИ в разделе ОГЭ и ГВЭ-9 опубликованы для общественно-профессионального обсуждения проекты перспективных моделей измерительных материалов для проведения государственной итоговой аттестации по программам основного общего образования по 7 учебным предметам: биологии, географии, информатике, истории, обществознанию, химии, физике.
-
Наши молодые педагоги приняли участие на заседании МО «Школа молодого учителя» 14.10.2018

9 октября на базе Актанышской школы №1 состоялось заседание методического объединения «Школа молодого учителя». Карамов Айрат Сунагатович, председатель Актанышской территориальной (местной) организации профсоюза работников народного образования и науки РФ представил структуру профсоюзного объединения и льготы для молодых специалистов. Амерзьянова Юлия Валентиновна, методист МКУ «Управление образования», выступила с обзором последних новостей и требований прохождения аттестации педагогическими работниками, представила технологию кейсовых заданий «Чемпионат педагогических кейсов» и организовала обсуждение в группах педагогических ситуаций. Шарипянова З.И., руководитель объединения, ознакомила с планом деятельности объединения на 2018-2019 учебный год и с предварительным положением конкурса видеороликов.
-
Отборочные соревнования по волейболу 13.10.2018

Волейбол - неконтактный, комбинационный вид спорта, где каждый игрок имеет строгую специализацию на площадке. Важнейшими качествами для игроков в волейбол являются прыгучесть для возможности высоко подняться над сеткой, реакция, координация, физическая сила для эффективного произведения атакующих ударов. На днях, 10 октября в Тат.Суксинской школе, прошли отборочные соревнования по волейболу среди юношей 2004-2005 года рождения. Наши юные волейболисты заняли почетное первое место. Желаем им крепкого здоровья и больше побед!
-
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл 12.10.2018

“Саулык – иң зур байлык”, диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннардан, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала. Яңа Әлем мәктәбе укучыларының хезмәте һәр атнаның сишәмбе көнендә иртәнге гимнастика ясау белән башланып китә. Иртәнге саф һавада гимнастика ясау - эшчәнлекнең көчәюенә, сау-сәламәт булып калырга мөмкинлек бирә. Сәламәт булыгыз!
-
9 нчы сыйныф укучылары белемнәрен сынады 11.10.2018

Федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп, укучыларының белем сыйфатын яхшырту максатыннан, 9 нчы сыйныф укучылары 8 нче, 9 нчы октябрь көннәрендә математикадан, 10 нчы һәм 11 нче октябрь көннәрендә рус теле фәненнән тест биремнәрен уңышлы итеп эшләделәр һәм анкета тутырдылар.



