Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423759, Республика Татарстан, Актанышский район, д.Миннярово, ул.Центральная, д. 68 |
| Телефон: | 8(85552)3-41-26 |
| E-Mail: | Smenn.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Минняровская ООШ" |
| Руководитель: | Исхаков Ильдар Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Көзге бал 28.09.2013

27 сентябрь көнне мәктәптә "Көзге бал" бәйрәме узды. Мәктәп укучылары, 2 командага бүленеп, зирәклек, матурлыкны аңлый белү, иҗадилык һәм хезмәт күнекмәләре буенча үзара көч сынаштылар. Ярышлар башлангыч класс укучылары әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Конкурс азагында нәтиҗәләр чыгарылды. Бәйрәмдә һәр команда да җиңүче булды. Афәрин!
-
Күңелле ял 24.09.2013

Бүген мәктәп коллективы табигатькә экскурсиягә чыкты. Без анда көзге гүзәллекне күзәттек, табигатьтәге үзгәрешләр турында сөйләштек, учак ягып, бәрәңге пешердек, уеннар уйнадык. Иң хәтердә калганы Балык күлендә йөзүче горур аккошлар булды. Көзге ял барыбызга да ошады.
-
Белем бәйрәме 02.09.2013

2013 елның 1 сентябрь – Белем бәйрәме безнең мәктәптә онытылмаслык бер тарихи вакыйга булып истә калачак. Чөнки безгә, шушы мәктәпне тәмамлаган якташыбыз, горурлыгыбыз Татарстан Республикасы вице-премьер урынбасары вазыйфаларын башкаручы, Фән һәм мәгариф министры Энгель Нәвап улы Фаттахов кунакка кайтты.
-
Күңелле ял 29.05.2013

Бүген бөтен мәктәп укучылары һәм укытучылар өчен иң күңелле көн: бергәләшеп без табигатькә ял итәргә бардык, үзебез өчен традициягә әйләнгән "Карга боткасы" бәйрәмен уздырдык!
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2013

Бүген мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды..
Быел 9 классны 5 укучы тәмамлый, балачакны еракта-еракта калдырып, олы тормыш юлына беренче адымнарын атлый. Сау булыгыз!
-
Җиңү бәйрәме 11.05.2013

Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.
8 май көнне Меңнәр һәм Чишмә авылларында Җиңү көненә багышланган митинглар уздырылды. Митингта хәзерге көннәрдә Актаныш авылында яшәүче авылдаш ветераныбыз Хадимулла абый Зайнуллин, администрация башлыгының информатизацияләү буенча урынбасары И.Э.Фаттахов, җирле үзидарә һәм "Чишмә" хуҗалыгы рәисләре, тыл ветераннары, мәктәп укучылары һәм укытучылары, авыл халкы катнашты.
-
Тормыш иминлегенә өйрәнәбез... 06.05.2013

30 апрель көнне мәктәп күләмендә "Тормыш иминлеге нигезләре" курсларыннан ачык дәрес уздырылды (оештыручы Б.Г.Гимаев). Укучылар белән имнлекне саклау буенча әңгәмәләр уздырылды. Алар төрле гадәттән тыш халләр килеп чыкканда үзләрен тотарга, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр: теоретик белемнәрен киңәйтеп, аны практикада кулланып карадылар.
-
Без аны онытмыйбыз! 06.05.2013

Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында мәктәп балалар оешмасының иң актив укучылары педагог-оештыручы Ф.Д.Галимова җитәкчелегендә райондагы Әфган сугышында вафат булган якташыбыз Мирсәетов Мөдәрис истәлек ташына чәчәкләр салырга бардылар. Мирсәетов М. Меңнәр авылында туып- ускән, Меңнәр мәктәбендә белем алган һәм 19 яшендә Әфган сугышында вафат булган. Аның исемен мәктәпнең балалар оешмасы йөртә.
-
Бакчада эшлибез 04.05.2013

Көннәр ныграк җылыткан саен, язгы бакча эшләре дә арта бара. Класслар белән карлыган үсентеләре, кишер, чәчәкләр утырттык, парникта кәбестә үсентеләре үстерәбез. Ни әйтсәң дә, "язның бер көне ел туйдыра!"
-
Мари милли культурасын өйрәнәбез!
04.05.2013
"Мари милли культурасы: традицияләр һәм замана" район конкурсында 6 класс укучылары коллективының "Ишегалдында" камырдан эшләнгән панносы (җитәкчесе Г.Г.Давытова) "Камырдан әвәләү" номинациясендә 1 урын һәм 4 класс укучысы Ләйсән Давытованың "Болында" витражы (җитәкчесе Ф.Ә.Басыйрова) иҗади инициатива өчен 2 урынга лаек булды. Афәрин!












