Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423759, Республика Татарстан, Актанышский район, д.Миннярово, ул.Центральная, д. 68 |
| Телефон: | 8(85552)3-41-26 |
| E-Mail: | Smenn.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Минняровская ООШ" |
| Руководитель: | Исхаков Ильдар Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Әлифба бәйрәме 14.03.2014

Бүген башлангыч класс укучылары "Әлифба" бәйрәме уздырдылар. (Оештыручы Ф.Ә.Басирова)
-
Күңелле бәйрәм 05.03.2014

Бүген авыл мәдәният үзәгендә Гаилә бәйрәме уздырдык: әниләребезнең "Көләч кояш" һәм әтиләребезнең "Бөркетләр" командалары җитезлектә, тапкырлыкта, уңганлыкта көч сынаштылар. Аларның ярышлары укучылар чыгышы белән аралашып барды. Кичәне китапханәче М.Н.Камалова һәм И.Х. Тутаева оештырды. Гаиләләр белән күңелле ял иттек.
-
Ел укытучысы - 2014 01.03.2014

Математика укытучысы Даутова Гөлфинә Гыйлфан кызы "Ел укытучысы - 2014" бәйгесенең район этабында "Традицияләр һәм яңалыкка омтылучы" номинациясендә җиңүче дип бәяләнде. Алдагы хезмәтендә яңадан яңа уңышлар юлдаш булсын аңа!
-
Төп дәүләт имтиханнарына әзерләнәбез 01.03.2014

27 февраль көнне 9 класс укучылары һәм ата-аналары катнашында җыелыш уздырылды. Җыелышта ата-аналар, Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгының 25.12.2013 чыккан 1394 номерлы приказы белән кабаттан танышып, балалары сайлаган имтиханнарны расладылар һәм аларның шәхси бирелмәләрен кулланырга рөхсәт бирделәр, үзләре борчыган сорауларга җавап алдылар, имтиханнарга әзерлек эшләре торышы белән таныштылар.
-
Капиталь ремонт 22.02.2014

Мәктәптә зур тизлекләр белән капиталь ремонт бара.
-
Күңелле эстафета 21.02.2014

17 февральдә Спорт- сәламәтләндерү айлыгы кысаларында чаңгы эстафетасы узды.
-
Биатлон 21.02.2014

Сочида кышкы олимпиада барган көннәрдә безнең мәктәптә дә кышкы ярышлар гөрләп бара. 18 февральдә командалар биатлон ярышында көч сынаштылар. Бу юлы "Спартаковчылар" уңышка ирештеләр. Афәрин!
-
Кышкы спартакиада
20.02.2014
Бүген Мәҗитов И.(9 кл), Гыйлмуллина А.(9 кл), Кашбуллин Д.(8 кл), Галиева А.(9 кл), Фаррахов Р.(7 кл), Гыйлмуллина Г.(7 кл) мәктәп командасы составында район Кышкы спартакиада ярышларында катнашты.
-
Әфганчылар көне 17.02.2014

Гасыр төпкеленнән килә аваз,
Хәтерләрдә тарих яңара:
“Онытмагыз! Хәтерләгез безне!
Шәһит булдык авыр яуларда".
Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 25 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә.
-
Герой шагыйрь туган көн 17.02.2014

14 февраль көнне герой шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби кичә уздырдык. Анда патриотик шагыйрь турында бик күп мәгълүматлар алдык һәм аның турында белемебезне сынап карау максатыннан ике командага бүленеп ярыштык. ( Оештыручылар: Фаррахова Р.Р., Тутаева И.Х.)












