Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423759, Республика Татарстан, Актанышский район, д.Миннярово, ул.Центральная, д. 68 |
| Телефон: | 8(85552)3-41-26 |
| E-Mail: | Smenn.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Минняровская ООШ" |
| Руководитель: | Исхаков Ильдар Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
10 миллион
22.01.2014
16 гыйнвар көнендә, табигать-математика ункөнлеген дәвам итеп, физика, информатика һәм биология фәннәрен берләштергән "10 миллион" уены уздырылды. Кашбуллин Данияр (8 кл) белән Фаррахов Ранис (7 кл), Камалов Данис (6 кл) белән Мазитов Илназ (9 кл), уенда актив катнашып, отышларга ия булдылар.
-
"Олимпиада уеннары географиясе" 22.01.2014

17 гыйнвар көнне Галимова Ф.Д. "Олимпиада уеннары географиясе" кичәсе уздырды. Укучылар олимпиада уеннары уздырылган ил һәм шәһәрләр турында бик күп мәгълүмат алдылар.
-
"Россия - туган илебез!" 15.01.2014

География укытучысы Ф.Д.Галимова оештырган "Безнең туган илебез- Россия" тематик кичәсендә укучылар Россия турында бик күп мәгълүмат алдылар: илнең 7 могҗизасы, "Алтын боҗра" һәм герой - шәһәрләре белән таныштылар, кичә ахырында аның буенча стенд ясап элделәр. Кичә эшлекле үтте.
-
Кошлар- безнең дусларыбыз! 14.01.2014

Атналыкның икенче көне булды. Анда география укытучысы Ф.Д.Галимова җитәкчелегендә укучылар белән "Кыш көне кошларга ярдәм ит!" акциясе уздырылды. Укучыларга җимлекләр ясау буенча мастер - класслар күрсәтелде. Яңадан җимлекләрне агачларга элеп куйдык.
-
Математик аукцион
13.01.2014
Бүген мәктәптә табигать һәм математик фәннәр ункөнлеге башланды. Аны 5-9 класс укучылары математика укытучысы Г.Г.Даутова оештырган "Математик аукцион" уен-ярышы белән ачып җибәрделәр. Математик биремле лотларны сайлап, аларны үтәп, сәламәтлек турында бик күп мәгълүмат тупладылар.
-
Укулар башланды 11.01.2014

10 гыйнвардан иң озын һәм җаваплы чирекне укый башладык.
-
Укытучылар спартакиадасы 10.01.2014

4 гыйнвар көнне мәктәп командасы район укытучылар спартакиадасында катнашты. Галимуллин Камил теннис буенча 1 урын, Лукманова Миләүшә шорт-трек буенча 3 урын, Даутова Гөлфинә дартста 3 урын яулап кайтты. Афәрин!
-
Күңелле бәйрәм 28.12.2013

27 декабрь көнне мәктәптә көтеп алган бәйрәм - Яңа ел булды. Башлангыч класс укучылары чыгышы һәм сәхнәләштерелгән күренеш уен-ярышлар белән үрелеп барды. Кыш бабабызның теләкләрен тыңлап, бүләкләрен алып, аңа үзебезнең һөнәрләребезне күрсәттек, Яңа - 2014 елны яхшы теләкләр белән каршы алдык. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Бәйрәм белән. 28.12.2013

Яңа елда безгә кирәк:
Бәхет-шатлык булсын күбрәк.
Чынга ашсын бар хыяллар,
Кайгы-хәсрәт үтсен читләп.
Елмаегыз, шатланыгыз,
Иске елда калсын узган,
Бәйрәм итик бергә-бергә,
Өр-яңа ел белән, дуслар! -
Елның иң актив укучылары 28.12.2013

2013 ел буенча мәктәп күләмендә иң актив укучылар- Ибраһимова Айгөл (8 класс) һәм Гыйлмуллина Айсылу (9 класс) район хакимият башлыгы ёлкасында катнашу хокукына ия булдылар.












