Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 61 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов и 4 воспитателя |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Без-волонтерлар! 27.02.2017

Бу атнада Хәрби-патриотик айлык уңаеннан мәктәп укучылары билгеләнгән ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайларга барып хәлләрен белеп, ярдәм итеп кайттылар.
-
Математика семинары 22.02.2017

21 февраль көнне мәктәптә математика укытучыларының район семинары, укучылар өчен "Математик регата" бәйгесе үтте. Мәктәбебез укытучылары- математика укытучысы Имамова Р.Х., башлангыч класс укытучылары- Сәмигуллина Ф.И.,Шәйхелмәрдәнова Н.А. ачык дәресләр күрсәттеләр. Үз тәҗрибәләреннән чыгып, укытучыларга чыгыш ясадылар. Дәресләр,бәйгеләр тәмамланганнан соң, мәктәп укучылары тарафыннан актлар залында килгән кунакларга концерт программасы тәкъдим ителде.
21 февраль- Халыкара телләр көне уңаеннан килгән укучылар белән әдәби викторина уздырылды.
-
10 класста Ата-аналар җыелышы 22.02.2017

22 февраль көнне 10 классның Ата-аналар җыелышы булды. Класс җитәкчесе Н.М.Җиһангирова ата-аналарны укучыларның укуга карашы, тәртибе, мәктәптәге яңалыклар белән таныштырды. Ата-аналар һәрберсе укучыларга мастер класс үрнәге күрсәтте- мәсәлән, Ганиев Рөстәм "Электр белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләре", Шарифуллина Илсөяр апа "Укучыларның туклануы- сәламәтлек нигезе", Гардиева Миләүшә апа татар халкының милли ризыкларыннан Чәк-чәк әзерләү серләренә төшендерде, Амирова Гөлнар иптәшләренә "Зебра"торты пешерү өчен проект эше белән катнашты.
-
Хәрби-патриотик айлык дәвам итә 17.02.2017

17 февраль көнне мәктәптә 5-8 класс арасында "Смотр строя и песни" бәйгесе үткәрелде. Җыр белән сафта йөрү,командирның рапорт тапшыруы,төрле алымнарны үтәү бәйгеләре булды. Бәйгедә 8 класс укучыларына тиңнәр булмады.
-
Татар теленнән - мастер класс
17.02.2017
15 февраль көнне районда татар теле һәм әдәбияты фәненнән "Туган тел" исемле Россиякүләм мастер класс бәйгесенең район этабы үтте. Безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Н.М.Җиһангирова үзенең укучылары белән катнашты.
-
"Иң шәп әйдәман" бәйгесендә 17.02.2017

Мәктәбебез укучысы, мәктәпнең Муса Җәлил исемендәге балалар оешмасы рәисе - 8 класс укучысы Локманова Гүзәл районда үткәрелгән "Иң шәп әйдәман" бәйгесендә катнашты һәм "Иң эрудицияле" номинациясендә җиңүче булды.
-
"Пар аккошлар"бәйгесе 17.02.2017

17 февраль көнне мәктәптә "Пар аккошлар"бәйгесе үткәрелде. Бәйрәмне мәктәпнең узидарә советы членнары оештырып, алып бардылар. Һәр пар үзләренә исем сайлап, төрле бәйге-конкурсларда катнашты. "Пар аккошлар "исеменә 8 класс укучылары Акирова Гөлнур һәм Шәвәлиев Гадел лаек булды.
-
"Ягез әле, егетләр!" бәйгесендә 17.02.2017

18 февраль көнне мәктәптә "Ягез әле, егетләр!" турниры үткәрелде. Сафта йөрү, җыр белән катнашу, төрле алымнар белән командирның чыгышы, бәйгеләр, конкурслар- автомат сүтеп-җыю, бәрәңге әрчү, противогаз кию, мәзәк күрсәтү һ.б. күрсәтелде. Җиңүче дип 8 һәм 11 класстан җыелма отряд табылды.
-
Россиякүләм чаңгы бәйгесендә 12.02.2017

12 февраль көнне мәктәбебез укучылары районда үткәрелгән "Лыжня России" чаңгы ярышында катнаштылар. 5 класс укучысы Галимарданова Зилә 3 урынны алды һәм район хакимиятенең кубогына ия булды.
-
Очрашу 10.02.2017

10 февраль көнне мәктәбебездә Актаныш техникумы вәкилләре- Шаймарданова Айгөл Котдус кызы, Гиляев Айдар Марсель улы чыгарылыш класс укучылары белән очрашу уздырды. Техникумның уку бүлеге, яшәү шартлары белән таныштырдылар, укучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.










