Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 61 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов и 4 воспитателя |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Туган тел атналыгы 24.04.2017

24-29 апрель көннәре мәктәбебездә Туган тел атналыгы дип игълан ителде. 24 апрель көнне 9 класс укучылары татар теленнән районда БРТ тапшырдылар. 25 апрель көнне 1-11 класс укучылары катнашында шигырь бәйгесе үтте.
-
Мигъраҗ кичәсендә 22.04.2017

22 апрель көнне авылыбызның мәдәният йортында урнашкан китапханәдә Мигъраҗ кичәсе үткәрелде. Мәктәбебездән 5-6 класс кызлары да чакырулы иделәр. Авылыбыз китапханәчесе Сибгатуллина Энҗе Фасил кызы оештырды аны. Авылыбызның ак апасы, остазбикә Әфүзә апа бу көн турында тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. Коръән укырга өйрәнгән 8 апабызга Шәһадәтнамәләр дә тапшырылды. Роза апа Шәйхелмәрдәнова моңлы тавышы белән мөнәҗәтләр укыды. Укучыларыбыз шигырьләр сөйләделәр. Кичә тирән эчтәлекле һәм тәрбияви төстә үтте.
-
Өмәдә 22.04.2017

22 апрель җирлегебездә Өмә көне дип игълан ителде. 2 дәрес укыганнан соң мәктәп укучылары тирә-юньннәрне җыештырырга, чүптән арындырырга өмәгә чыктылар.
-
"Гомер бик кадерле!" 21.04.2017

20 апрель көнне "Гомернең кадерен белик!" дип исемләнгән ачык класс сәгате үтте. Анда авылыбыз фельдшеры Фатыйхова Люция апа чакырылган иде. Ул укучыларга сәламәтлекнең кадерен белү, аны саклау, язгы чорда баш калкытучы йогышлы авырулар турында хәбәр итте.
-
Җирлек хуҗасы белән очрашу 21.04.2017

21 апрель көнне мәктәбебезнең югары класс укучылары җирле узидарә рәисе Гафуров Айваз Әбсогет улы белән очрашу үткәрделәр. Җирлекнең, мәктәбебезнең киләчәге, аның проблемалары хакында сүз барды. Укучылар кызыксынган сорауларына да җаваплар тапты.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы 20.04.2017

17-22 апрель көннәре районыбызда "Язгы мәрхәмәтлелек аталыгы" дип игълан ителде. Шул уңайдан мәктәбебез укучылары билгеләнгән ялгыз әби-бабайларга, авылыбыз уртасында торган һәйкәлгә шефлык оештырдылар.
-
Компьютерда кунакта 19.04.2017

19 апрель көнне "Госуслуг порталы-безнең дус һәм ярдәмче" исеме астында укучылар тарафыннан өлкәннәребезгә аңлату эшләре алып барылды.
-
Музейда 18.04.2017

18 апрель көнне башлангыч класс укучылары үзебезнең мәктәбебездә урнашкан Туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
-
ел укучысы бәйгесендә 17.04.2017

17 апрель көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Көн тәртибе буенча җыелышка районның полиция бүлеге бәлигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясенең өлкән инспекторы полиция майоры Ахунова Ания Анил кызы, авылыбыз фельдшеры Фатыйхова Люция апа чакырылганнар иде. Җыелыш ике өлештән торды. Беренче өлештә районыбызның эчке тәртибе, кич чыгулар, җинаятьләр турында Ания Анил кызы, язгы чорда баш калкытучы авырулар турында Фатыйхова Люция апа, тукланудагы үзгәрешләр турында мәктәп директоры Вәлиева Гөлназ Сәгыйтҗан кызы чыгыш белән катнаштылар. 2 нче өлештә "Ел укучысы" бәйгесе үтте. "Ел укучысы" исеменә 2 класс укучысы Хәмидуллин Фаяз ия булды.
-
Авиамодельләр конкурсында 08.04.2017

Районда үткәрелгән "Гади авиамодельләр" конкурсында мәктәбебез укучылары да катнашты һәм сертификатка ия булдылар.










