Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Өмәдә 20.04.2019

20 апрель көнне мәктәп яны, авылыбызны чистарту өмәләре узды. Һәр укучы бу көнне үзенең хезмәтен кертте.
-
Паркка - бүләк! 17.04.2019

17 апрель көнне районыбызның нәкъ уртасында урнашкан Ял паркына сыерчык оялары урнаштыру оештырылды. Мәктәбебездән 10 класс укучысы Шәвәлиев Гаделнең оясы тәкъдим ителде.
-
Инглиз телендә театр
15.04.2019
15 апрель көнне районыбызда инглиз телендә театр кую конкурсы булды. Ул 1-8 класс укучылар арасында үтте. Мәктәбебездән Акрамова А.Ф. җитәкчелегендә театр коллективы катнашып, номинант булдылар.
-
Ачык дәрестә 11.04.2019

11 апрель көнне мәктәптә география укытучысы Хафизова Р.Ф. атналык уңаеннан 5 классларда ачык дәрес күрсәтте. Дәрес бик отышлы үтте.
-
Биологиядән ачык дәрес
10.04.2019
10 апрель көнне мәктәбебездә биология фәненнән ачык дәрес булды. Аны биология фәне укытучысы Г.Х.Магданурова 6 класс укучылары белән күрсәтте. Дәрес укучыларга бик кызыклы, файдалы булды.
-
Космонавтика көненә класс сәгате 09.04.2019

9 апрель көнне класс сәгатьләре Космонавтика көненә багышланды. Укучылар Юрий Гагарин тормышы турында кино карадылар. Сорауларына җавап таптылар.
-
Биология-география атналыгы 08.04.2019

8-13 апрель көннәре мәктәбебездә биология-география атналыгы дип игълан ителде. Укучылар линейкасында атналыкны ачу тантанасы оештырылды.
-
Кызларыбыз алга! 06.04.2019

6 апрель көнне мәктәбебезнең кызлар командасы баскетбол ярышында район буенча 2 урынга ия булдылар. Уңышлары белән котлыйбыз!
-
Кечкенәләребез дә калышмый. 04.04.2019

4 апрель көнне авыл мәдәният йортында "Тамчы" балалар бакчасы балалары, аның коллективы авыл халкына "Мин бит авыл баласы" дип исемләнгән концерт тәкъдим итте. Мәктәпнең киләчәге булган бу балалар бу көнне биеде, җырлары, шигырь сөйләде. Һәр ата-ана балаларга сокланып карап утырды, алар белән ял итте.
-
Исәнме яз! 03.04.2019

1-3 апрель көннәрендә мәктәбебез укучылары кошларыбызны үз куллары белән эшләнгән оялары белән куандырдылар. Һәр класстан 2шәр сыерчык оясы ясадылар алар. Сыерчыклар ояларны үз итте. Матур тавышлары белән тирә-юньгә ямь өстәделәр.










