Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
"Дуслык күпере" концертында 29.03.2019

29 март көнне авыл мәдәният йортында Актаныш №1, №2, Сәфәр, Киров урта мәктәбе, авылыбызның "Тамчы" балалар бакчасы коллективы катнашында "Дуслык күпере" концерты оештырылды. Концерт һәркемгә дә ошады. Укучылар ул көнне бер-берсе белән җылы аралаштылар, дуслаштылар.
-
Казанда-кунакта 28.03.2019

23-28.март көннәрендә Казан шәһәрендә "Университет талантов" профиль сменасы оештырылды. Районыбыздан 30дан артык укучы монда катнашты. Мәктәбебездән 7 класс укучысы Сагбетдинова Розанна да катнашу хокукын алды. Ял итеп, белем туплап кайтты.
-
Нәүрүз бәйрәмендә 22.03.2019

22 март көнне мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелде. Җирлегебез башлыгы Мингазов Флорит Габидин улы, "Тамчы" балалар бакчасы коллективы, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп коллективы катнашты. Нәүрүз бәйрәменә багышланган сценарий белән башланып киткән бу чара самавыр янында коймак, Дуслык боткасы белән сыйлану белән дәвам итте. Бу көнне бары да шат, күңелле итеп ял итте, уеннарда катнашты, җыр - биюләр оештырылды.
-
"Без бергә"бәйгесендә 19.03.2019

19 март көнне районда "Без бергә"республикакүләм бәйгенең муниципаль этабының шигырь сөйләү, мода күрсәтү этаплары булып үтте. Мәктәбебездзн дә Мода театры катнашты.
-
Хатын-кызларыбызны хөрмәтләп 07.03.2019

7 март көнне район мәдәният йортында районыбызның хатын-кызларын хөрмәтләү бәйрәме булды. Җиләк-җимеш, төрле конфет, чәйләр, кипкән җиләк-җимешләрдән әзерләнгән оригиналь букетлар бәйгесе белән башланып киткән бәйрәм, БР Туймазы Драма театры тәкъдим иткән Э.Яһудинның әсәрен сәхнәләштерү белән дәвам итте. Бу бәйрәмдә һәр хатын-кыз ял итеп, күңеле булып, чәчәк гөлләмәләре кабул итеп таралышты.
-
Түбәләс тавына сәяхәт 07.03.2019

7 март көнне мәктәбебездә Сәламәтлек көне үтте. Укучыларыбыз, класс җитәкчеләре, укытучылар җирлегебездәге Түбәләс тавына сәяхәт кылдылар. Биек тауларыннан шуып, тәмле ризыклар әзерләп, үзләренә рухи байлык туплап саф һавада ял иттеләр. Көне дә искиткеч ямьле, җылы, матур булды.
-
Гала концертта 02.03.2019

2 март көнне районыбызда "Йолдызлык" бәйгесенең Гала концерты үтте. Укучыларыбыз вокал-соло, дуэт, Серб биюе белән чыгыш ясадылар. Мәктзбебез "Йолдызлык" бәйгесендә барлык төрләр буенча йомгаклап 2 урынга ия булды.
-
"Бәхетле балачак"бәйрәм концертында 28.02.2019

28 февраль көнне авыл мәдәният йортында әти-әниләргә "Бәхетле балачак" - бәйрәм концерты оештырылды. Бу көнне барлык укучылар да сәхнәдә булды. Үзләренең җылы хисләрен әти-әниләренә шигъри юллар белән, җыр-бию белән аңлаттылар. Өлкәннәргә рәхмәт әйттеләр.
-
Район семинары 25.02.2019

25 февраль көнне мәктәбебездә биология-химия укытучыларының "Остазлык эше" дигән темада район семинары узды. Мәктәбебезнең химия-биология укытучысы Мәгъдәнурова Г.Х. 7 класслар белән билогиядән "Имезүчеләр" темасын гоумиләштерү" дигән ачык дәрес күрсәтте. Килгән хезмәттәшләре белән түгәрәк өстәл артында "Кызыклы дөнья"- эрудит-уен оештырды. Уенда олимпиада, ЕГЭ биремнәре каралды. Биология -химия укытучыларының район методик берләшмәсе тарафыннан семинар эшенә югары бәя бирелде.
-
"Ягез әле егетләр!" 22.02.2019

22 февраль көнне мәктәбебездә Хәрби-патриотик айлык уңаеннан "Смотр строя и песни", "Ягез әле, егетләр!" бәйгеләре үтте. Бәйрәмдә авылыбыздан Әфган җирендә хезмәт итеп кайткан Хаҗиев Сирин, Башаров Галимҗан абыйлар да катнашты.










