Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Бакчада көзге эшләр
07.09.2019
Көз - үзенең муллыгы, байлыгы белән аерылып торучы ел фасылы ул. Бакчаларда быел бигрәк барлык җиләк- җимешләр, яшелчәләр мул булды, күкрәп үсте. 7-9 сентябрь көннзре мәктәбебездә бакчадагы уңышларны җыеп алу көне итеп оештырылды. Укучылар өмәдә бик теләп катнашылар.
-
Мәрхәмәтлелек ярминкәсе 06.09.2019

6 сентябрь көнне мәктәбебездә Мәрхәмәтлелек ярминкәсе үтте. Барлык класс укучылары да актив катнашты.
-
Белем көнендә 01.09.2019

Менә тагын җәйләр узып, сагынып көтеп алган 1сентябрь - Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Быелгы уку елына мәктәбебездә - 1сыйныфка 15 сабый укырга керә. Класс җитәкчеләре- Сәмигуллина Ф.И. Гомуми укучылар саны-103. Хәерле, имин еллар булсын. Барыгызны да бәйрәм белән!
-
Чисталык һәркемгә кирәк! 07.05.2019

9 Май-Җиңү көне! Шул уңайдан әзерлек максатыннан мәктәбебезнең 7-8 класс укучылары Җиңү паркын чистарту, тәртипкә китерү өмәсендә катнаштылар.
-
Җиңү бәйрәменә әзерлек! 07.05.2019

"Тамчы " балалар бакчасы коллективы балалар белән авылыбызның тыл ветераннарында булдылар. Хәлләрен белеп, бәйрәм тантанасына чакырып кайттылар.
-
Шигырь бәйгесендә 04.05.2019

Апрель ае- Туган тел ае! Шул уңайдан районыбызда шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булып үтте. Мәктәбебездән Мирхайдарова Айсылу-2 урын( укытучысы- Сәмигуллина Ф.И.), Галлямов Камил- 3 урын (укытучысы-Шәйхелмәрдәнова Н.А.), Акирова Гөлнур- 3урынга ия булды.(укытучысы Җиһангирова Н.М.). Җиңүче укучыларны котлыйбыз!
-
Балаларны саклау көне 29.04.2019

29 апрель көнне мәктәптә Балаларны саклау көне оештырылды. Актлар залында үз-үзеңне саклау буенча ТИН укытучысы Шәйхелмәрдәнов Ә.В. ачык дәрес күрсәтте. Укучылар марля повязка киделәр, беренче ярдәм күрсәтү буенча сорауларга җавап бирделәр. Спорт мәйдәнчыгында 1,5 км аралыгына йөгерү ярышы булып үтте.
-
"Ак читек" ни сөйли? 24.04.2019

24апрель көнне мәктәбебездә якташыбыз Айгөл Әхмәтгалиеваның "Ак читек" әсәре буенча китап укучылары конференциясе булып узды. Конференцияне 9 класс укучылары уздырды. Кичәдә авылыбызның ак апасы- Роза Шәйхелмәрдәнова, авыл китапханә мөдире- Энҗе Сибгатуллина, әсәрдәге Илсөяр образының прототибы, Сәфәр авылыннан Инсия апа Хаҗиевалар катнашты. Укучылар бу көнне бик сорауларга җавап таптылар, яшәү мәгънәсенә төшенделәр.
-
Музейга экскурсия 23.04.2019

23 апрель көнне мәктәбебездә Туган тел һәм әдәбият атналыгы уңаеннан бер төркем әдәбият сөюче укучылар Актанышка Туган якны өйрәнү музеена барды. Бик күп белем, рухи канәгатьләнү алып кайтты.
-
Шигырь бәйгесендә 22.04.2019

22 апрель көнне районыбызда Г.Тукай иҗаты буенча шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булып узды. Мәкҗәбебездән 5-11 класс укучылары арасында узучы бәйгедә 10 класс укучысы Акирова Гөлнур катнашты һәм 3 урынга ия булды.










