Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Татар теленнән олимпиада 14.12.2019

14 декабрь көнне Татар теленнән район олимпиадасында 4 укучыбыз призер булдылар. Укытучылары- Рашитова И.С, Салахова Л.Х. Укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!
-
"Ел тәрбиячесе"бәйгесендә 10.12.2019

10 декабрь көнне авылыбызның "Тамчы" балалар бакчасы тәрбиячесе Шәйхуллина Рәйлә Әнвәр кызы районда узган "Ел тәрбиячесе" бәйгесендә катнашып уңышлы чыгыш ясады.
-
"Кызлар колагына" 05.12.2019

5 декабрь көнне мәктәптә авылыбыз фельдшеры Фатыйхова Люция апа 5-11 класс кызлары белән "Кызлар колагына гына" дип исемләнгән класс сәгате уздырды. Кызлар гигиенасы, тәртип, әхлак темасына багышланган чыгыш кызларга олы тәрбия чарасы булгандыр диясе килә.
-
Сәнгать мәктәбендә 03.12.2019

Сәнгать мәктәбенең бию классына укучыларыбыз бик теләп йөриләр. Бу уку елында укучыларны 2 биетүчебез- Анастасия Александровна, Роза Фаритовналар бию серләренә өйрәтәләр.
-
Юл билгеләрен бел! 03.12.2019

Авылыбызның "Тамчы"балалар бакчасында Юл кагыйдәләре буенча ачык чара оештырылды. Коллектив, ата-аналар, район ЮХИДИ хезмәткәрләре белән оештырылган бу чара балаларга гына түгел, ата-аналарга да бик кирәкле, файдалы булды.
-
Шәфкатьлелек ярминкәсе 01.12.2019

1 декабрь көнне мәктәбебебздә Шәфкатьлелек ярминкәсе оештырылды. Ярминкәдән кергән сумма хезмәттәшебез Багауова Ландыш гаиләсенә күчерелде.
-
Әниләр көне уңаеннан 29.11.2019

29 ноябрь көнне авылыбыз мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан "Әниемнең җылы кочагы" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Бу чара мәктәп коллективы, укучылары, ата-аналар, мәдәният йорты хезмәткәрләретарафыннан оештырылды.
-
Район семинарында 28.11.2019

28 ноябрь көнне мәктәбебездә башлангыч класс укытучыларының "Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру максатыннан, дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекне ата-аналар белән берлектә оештыру" темасына район семинары үтте. Укытучыларыбыз ФГОС таләпләренә туры килүче ачык дәресләр күрсәттеләр. Семинарның икенче өлешендә ата-аналарыбыз- Хуҗина А.Ф., Шакирова Э.Д., Гиздуллина А.Ф., Гиздуллин И.М. мастер-класслар уздырдылар. Әниләр көне уңаеннан "Әниемнең җылы кочагы" бәйрәм тантанасы кунакларыбыз- хөрмәтле башлангыч класс укытучылары-Әниләребез күңеленә хуш килде. Семинар эшлекле һәм уңышлы узды.
-
Әхлак дәресләрендә 26.11.2019

Быелгы уку елында мәктәбебездә укучыларга Әхлак дәресләрен хәзерге вакытта лаеклы ялда булучы хөрмәтле укытучыбыз Әфузә Мирзәхмәтовна уздыра. 26 ноябрь көнне ул укучылар белән очрашты.
-
"Җәлил укулары"н да. 24.11.2019

24 ноябрь көнне Тукай районы Иске Абдул авылында "Җәлил укулары" бәйгесенең зона этабы үтте. Мәктәбебез укучысы Хуҗина Азилә бу бәйгедә катнашты, уңышлы чыгыш ясап кайтты. Сертификатка ия булды.










