Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Ата - аналар җыелышы 02.03.2015

2 нче март көнне авыл мәдәният йортында ата - аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышны мәктәбебез директоры Г. С. Валиева ачып җибәрде соңыннан укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт күрсәтелде.
-
"Салют, Победа!" 27.02.2015

26, 27 февраль көннәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата район хәрби комиссариаты тарафыннан“ Салют, Победа!” исемле чара үткәрелде. Бу чарада безнең мәктәптән дә 9 - 11 класс укучылары катнашты.
-
Профессиональ конкурс 27.02.2015

26 нчы февраль көнне "Яшьлек" милли - мәдәни үзәгендә "Ел укытучысы - 2015", "Ел класс җитәкчесе - 2015", "Өстәмә белем бирү педагогы - 2015", "Педагог - психолог - 2015" профессиональ конкурсларының муниципаль этабында җиңүчеләр һәм призерларны котлау чарасы узды. Анда мәктәбебездән "Ел класс җитәкчесе - 2015" конкурсында уңышлы чыгыш ясаган рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мирзагитова Рания Тамимдаровна катнашты һәм мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
ГТО нормалары тапшыру 25.02.2015

25 нче февраль көнне безнең мәктәп укытучылары ату буенча ГТО нормаларын тапшырдылар.
-
“Ватанны саклаучылар көне” уңаеннан чаңгы ярышы 24.02.2015

23 нче февраль көнне Сәфәрдә “Ватанны саклаучылар көне” уңаеннан чаңгы ярышы үткәрелде. Бу ярышта безнең мәктәптән дә укучылар катнашты.
-
Батырлык дәресләре 21.02.2015

Бүген, 21 нче февраль көнне хәрби - патриотик айлык кысаларында мәктәбебездә Батырлык дәресләре үткәрелде. Әлеге чарага авылыбызның әфганчы сугышчылары чакырылган иде. Алар үзләренең чыгышларында укучыларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр.
-
Фәнни - гамәли конференция 20.02.2015

19 нчы февраль көнне Минзәлә педагогия колледңында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган III Бөтенроссиякүләм фәнни - гамәли конференция үтте. Бу конференциядә Киров урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рашитова Илүсә Салимҗан кызы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мирзагитова Рания Тамимдар кызы, тарих укытучысы Галиева Рәмилә Әмирҗән кызы уңышлы чыгыш ясап сертификат һәм электрон вариантта конференция материаллары китабы белән бүләкләнделәр. Аларны уңышлары белән котлыйбыз! Афәрин!
-
"Ягез әле, егетләр!" 20.02.2015

20 нче февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ягез әле, егетләр!" кичәсе булды. Анда ике команда көч сынашты. 9, 10 класс егетләренең җыелма командасы - 1 урын, 8, 11 класс егетләренең җыелма командасы - 2 урын яуладылар. Әлеге кичәгә Хазиев Сирин (әфган сугышында катнашкан), Башаров Галимҗан (әфган сугышында катнашкан), Баянов Фидаһит (совет гаскәрләрендә хезмәт иткән) кунак итеп чакырылган иде. Кичә бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.
-
Олимпиада 20.02.2015

20 нче февраль көнне 5 нче класс укучысы Фардиева Алия, 6 нчы класс укучысы Ахсанова Илүзә английскийдан олимпиадага киттеләр. Аларга уңышлар телибез! (Укытучылары: Султанова А. Н.)
-
"Татар егете - 2015" 20.02.2015

20 нче февраль көнне "Яшьлек" тә "Татар егете - 2015" бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы Рашитов Илшат уңышлы чыгыш ясады һәм икенче турга үтте. Афәрин, Илшат!










