Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Әгерҗедә семинарда 06.05.2015

“ТР БКИ” 2015 елга план-графигы нигезендә, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы заданиесен үтәү өчен, 5-6 май көннәрендә Әгерҗе шәһәренең Таҗҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче санлы урта мәктәбендә төп гомуми белем бирү программасы өстендә эшләгән укытучылар өчен зона семинары булып узды. Бу семинарда Киров урта мәктәбеннән 3 педагог катнашты. Тарих укытучысы Галиева Р.Ә., инглиз теле укытучысы Солтанова А.Н., математика укытучысы Имамова Р.Х.
-
Татар теленнән бердәм дәүләт тесты 05.05.2015

2014-2015 уку елында IХ сыйныф укучыларының барысы өчен дә дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларында татар теленнән бердәм республика тесты үткәреләчәк. 5 май Киров урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары белемнәрен сынап карау өчен татар теленнән бердәм дәүләт тестын эшләп карадылар. Тест эше 150 минут вакытны алды.
-
Нур Баян фестивале 05.05.2015

5нче май көнне Пучы мәдәният йортында шагыйрь - Нур Баян фестивале үтте. Бу конкурста 7нче класс укучысы Сибгатуллина Алисә 3 урынга лаек булды. 9 класс укучысы Бикмухаметова Гүзәл, 6 класс укучылары Бикмухаметова Лилия, Ахсанова Илүзә, Шәкурова Голназ катнашучы дипломы белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре татар теле һәи әдәбияты укытучысы Рәшитова И.С. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!
-
Умарталарны җәйгә әзерләү 30.04.2015

Яз көне умарталар өчен урын әзерлиләр, аларны кышлау өеннән алып чыгалар, кышлау өеннән чыгарылган һәм иректә кышлаган умарта кортларының тирәләп очуларын күзәтәләр, умарталарын өстән-өстән генә булса да карап-тикшереп чыгалар. Сәламәтләндерү һәм профилактика эшләрен башкаралар. 30 апрель көнне Киров урта мәктәбендәге бал кортларын җәйгә әзерләделәр. Яңа умарталарны буяп, кортларны шуларга күчерделәр. Иске умарталарны юып, чистартып куйдылар. Кортларга ашарга бирделәр.
-
ТИН фәненнән ачык дәрес 30.04.2015

30 нчы апрель көнне ОБЖ фәненнән ачык дәрес үтте. 1-4 класс укучылары янгын сүндерү чаралары белән таныштылар, видеоролик карадылар. 5-8 класс укучылары арасында викторина уздырылды. 9-11 классларда “Хәрби хезмәткә әзерлек” темасына ачык дәрес үткәрелде. Соңыннан барлык мәктәп укучылары арасында эстафета үткәрелде.
-
Май бәйрәмнәренә әзерлек 30.04.2015

30 нче апрель көнне дәресләрдән соң Киров урта мәктәбе укучылары көче белән Киров авыл җирлегенә караган юл читләре чүп-чардан, агач ботакларыннан арындырылды. Юл буйларындагы агач кәүсәләре агартылды. Укучылар һәм укытучылар бик тырышып эшләделәр.
-
"Алиш эзләреннән" I төбәкара фәнни-гамәли конференция 29.04.2015

28 нче апрель көнне Казан шәһәренең Совет районы "20 нче гимназия"сендә үткән 7 нче класс укучысы Сибгатуллина Алисә "Алиш эзләреннән" I төбәкара фәнни - гамәли конференциясенең "Шигърият бакчасында " секциясендә 2 урын алды. "Алиш эзләреннән" дигән җыентыкта "Көз", "Яңа ел кары" , "Газаплы еллар" дигән шигырьләре басылды. 9 нчы класс укучысы Бикмухаметова Гүзәл Сертификатка ия бүлды. Җыентыкта "Безнең теләкләр", "Әбиемнең киңәшләре" дигән шигырьләре басылды. Җитәкчеләре: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәшитова Илүсә Сәлимҗан кызы.
-
«Спасибо деду за Победу» - конкурс стихов 29.04.2015

В нашей школе прошёл конкурс чтецов "Спасибо деду за Победу". Надеемся, что стихи русских поэтов, прозвучавшие сегодня в исполнении учащихся 5 - 9 классов оставят в душе каждого светлые и радостные чувства.
-
Язгы өмә 28.04.2015

28 нче апрель көнне 1 - 11 класс укучылары мәктәп территориясен җыештырдылар.
-
"Күңелләрдә яши яшь Тукай" 28.04.2015

28 нче апрель көнне авылыбыз китапханәсендә "Күңелләрдә яши яшь Тукай" дигән эдәби чара узды. Китапханәче Энҗе Фасиловна укучыларны Г. Тукайның тормыш юлы белән таныштырды, тестлар эшләтте. Бу чарадан укучылар үзләренә бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.










