Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Байсарга турслетка 14.05.2015

Бүген 8 укучы һәм 4 укытучы Байсарга турслетка киттеләр. Аларга уңышлар телибез.
-
Николай Орлов кызы белән очрашу. 13.05.2015

Николай Орловның кызы, Любовь Орлова белән 6 класс укучысы Бикмухаметова Лилия һәм 9 класс укучысы Бикмухаметова Гүзәлләр очрашуда булып кайттылар. Алар Николай Орловның күрсәткән батырлыклары турында мәгълүмат җыйдылар.
-
Экологик дәрес үткәрелде 13.05.2015

Бүген биология укытучысы Мәгъдәнурова Гөлнара Хәбир кызы "Единый экологический урок" акциясе нигезендә 5, 6 класс укучыларына Экологический серпантин кызыклы викторинасы уздырды.
-
Татар теленнән бердәм дәүләт тесты 12.05.2015

Бүген 9 класс укучылары Актаныш мәктәбенәдә узачак татар теленнән бердәм дәүләт тесты бирергә киттеләр. Укучыларга уңышлар телибез.
-
Велопоходтан кайттылар 12.05.2015

Бүген 10 укучы һәм 3 укытучы җитәкчелегендә велопоходчылар исән-имин әйләнеп кайттылар. Алар юкка чыккан авылларны барладылар. Байсар, Яхшый, Олыймән, Киров авылларындагы ветераннар белән очрашып кайттылар. Авылларда урнаштырылган һәйкәлләргә экскурсия ясадылар.
-
Мәгариф хезмәткәрләре ГТО нормасы тапшырдылар 11.05.2015

Бүген Киров балалар бакчасы, Киров урта мәктәбе, Олыимән башлангыч мәктәбе һәм Олыимән балалар бакчасы коллективы ГТО нормасы тапшырдылар. 500 граммлы граната ату, 10 метрдан ату, 60 метрга йөгерү, 2 километрга йөгерү буенча спорт ярышлары уздырылды. Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр бик актив катнаштылар.
-
Укучылар велопоходта 11.05.2015

Бүген мәктәп укучылары 3 укытучы җитәкчелегендә Киров-Алма-Ата-Олыймән-Бишкүмәч-Тәкмәк-Югары Яхшый-Табанлыкүл-Чуракай-Иске Байсар-Сәфәр маршруты буенча велопоходка киттеләр. 13 кешедән торган велосипедчылар группасы юкка чыккан авылларны барлап, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар оештырачаклар. Аларга уңышлар телибез.
-
Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг 08.05.2015

Бүген Киров мәдәният йорты каршында урнашкан һәйкәл янында җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг узды. Яңа һәйкәл ачылды, тасманы авылыбызның бердән-бер ветераны Бәтиев Флүн Бәхти улы, Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шәмсунова Ландыш Җәүдәт кызы һәм авылыбызның җирле үзидарә советы рәисе Гафуров Айваз Әбсогот улы кистеләр. Сугыш һәм тыл ветераннарына балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм мәктәп укучылары концерт куйдылар. Авыл яшьләре һәм мәктәп укучылары сәхнәләштергән сугыш эпизодын күрсәттеләр. Авылыбыздан сугыш кырында ятып калган авылдашларны 1 минут тынлык белән искә алдылар.
-
Һәйкәлгә кую өчен венок ясалды 07.05.2015

-
Дәрестән дәрескә 07.05.2015

Киров урта мәктәбендә гадәти кыңгырау тавышы урынына тәнәфескә звонок биргәндә, танылган патриотик җырлар яңгыратыла. Бу җырлар: “Катюша” М.Блантер, М.Исаковский, “День Победы” Д.Тухманов, В.Харитонов, “Три танкиста” Д. Покрассов, Б.Ласкин, “Прощание Славянки” В.Агапкин, В.Лазарев, “Смуглянка” А.Новиков, Я.Шведов, “Синий платочек” Г.Гольц, Е.Штестбургский, Я.Галицкий, М.Максимов.
Әлеге җырларны волонтёры70.рф/audio ссылкасы аша алдык.










