Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Язгы игелек атналыгын" йомгаклау 27.04.2015

27 нче апрель көнне мәктәптә "Язгы игелек атналыгын" йомгаклау булды. Актив катнашкан укучыларга мактау кәгазьләре тапшырылды.
-
"Туган як" музеенда кунакта 27.04.2015

25 нче апрель көнне 7, 10 класс укучылары Сәфәрнең "Туган як" музеенда булдылар. Укучылар Сәфәр авылы тарихы белән таныштылар.
-
Каллиграфия конкурсы 25.04.2015

Бүген Сәфәр зонасына караган башлангыч класс укучылары арасында каллиграфия конкурсы булды. Анда безнең мәктәптән. 2 класс укучысы Ибрагимова Инзилә, 3 класс укучысы Галимарданова Зилә, 4 класс укучысы Мирзагитова Юлия катнашты. Алар өчесе дә беренче урынга ия булдылар һәм 29 нчы апрельдә Актанышта булачак каллирафия конкурсында катнашачаклар. Аларга уңышлар теләп калабыз.
-
Ә күңелләр Һаман яралы... 25.04.2015

24 нче апрель көнне татар теле атналыгы кысаларында укучыларны Бөек Ватан сугышында катнашкан әдипләрнең иҗаты белән таныштыру, аларда әдәби әсәрләрне укуга омтылыш уяту максатыннан "Ә күңелләр һаман яралы..." әдәби - музыкаль кичә үтте. Кичә бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.
-
Г. Тукайның туган көне уңаеннан шигырь бәйрәме 24.04.2015

24 нче апрель көнне башлангыч класс укучылары Г. Тукайның туган көне уңаеннан шигырь бәйрәме үткәрделәр. Кичәдә укучылар Г. Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, аның шигырьләренә язылган җырлар җырладылар. "Бала белән күбәләк", "Кызыклы шәкерт", "Эш беткәч, уйнарга ярый" шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Кичә бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
"Туган авылым - кече Ватаным" 24.04.2015

24 нче апрель көнне "Муса Җәлил" исемендәге балалар оешмасы укучылары авыл китапханәсендә үткәрелгән "Туган авылым - кече Ватаным" кичәсенә бардылар. Бу кичәдә китапханәче Энҗе Фасиловна авыл тарихы, сугыш ветераннары, тыл һәм хезмәт ветераннары турында сөйләде. Укучылар үзләренә бик күп мәгълүмат алдылар. Кичә кызыклы, файдалы, истәлекле булды.
-
Рәсем конкурсы 23.04.2015

23 нче апрель көнне мәктәбебездә татар теле атналыгы кысаларында 5, 6 класс укучылары арасында әсәргә иллюстрация ясау конкурсы булды. Конкурс нәтиҗәләре: Хәбибуллина А (5 класс) - 1 урын, Сәгъбетдинова С (5 класс) - 2 урын, Хәкимов Б (5 класс) - 3 урын.
-
День добрых слов! 23.04.2015

Сегодня в нашей школе праздновали День добрых слов! В этот день все учащиеся, учителя, охрана и все, все, все старались сказать друг другу как можно больше добрых слов, приветствий, комплиментов, и за каждое пожелание нужно было одеть на собеседника цветную ниточку.
Каждый класс заранее выбрал себе любимый цвет и подготовил как можно больше ниток.
Праздник прошел очень хорошо, все участники получили массу удовольствий и радостных эмоций!
-
Шефлык 22.04.2015

21 нче апрель көнне 6 нчы класс укучылары класс җитәкчесе Мәгъдәнурова Г. Х. белән берлектә тыл ветераны Саҗидә апаның хәлен белеп кайттылар. Укучылар Саҗидә апага үзләренең кул эшләрен тапшырдылар, су керттеләр. Тыл ветераны балаларга рәхмәт әйтеп, матур теләкләрен җиткереп озатып калды.
-
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 22.04.2015

"Язгы изгелек атналыгы" уңаеннан 1 нче класс укучылары сугыш һәм тыл ветераннарына үзләренең кечкенә бүләкләрен әзерләделәр.










