Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Парклар яки скверлар макеты конкурсы 13.03.2015

12 нче март көнне "Парклар һәм скверлар елы" уңаеннан балалар иҗат үзәгендә парклар һәм скверлар макеты ясау конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурста безнең мәктәп макетын Рашитова Алия яклады һәм 3 урынга лаек дип табылды. (Җитәкчесе: Хафизова Р. Ф) Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары 13.03.2015

12 март көнне 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында район мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары уздырылды. Әлеге семинарда безнең мәктәп директоры Г. С. Валиева, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г. Н. Якиева катнаштылар. Биредә яшүсмерләр арасында суицидлар булдырмау турында сөйләштеләр. Семинарда район җитәкчелеге, мәктәп директорлары, психологлар һәм укучылар үзләре дә катнашты.
-
Казан кооператив институты вәкиле белән очрашу 12.03.2015

12 март көнне 9-11 класс укучылары өчен Казан кооператив институтыннан килгән вәкил белән очрашу булды. Укучылар 11 белгечлек буенча мәгълүмат һәм институтның кыскача эшчәнлеге белән таныштылар. Укучыларга профессия сайлауда уңышлар телибез!
-
"Йолдызлык 2015" конкурсының сайлап алу туры 12.03.2015

11 нче март көнне Актанышта "Йолдызлык - 2015" фестиваленең вокаль ансамбль һәм хореография номинацияләре буенча сайлап алу туры булды. Әлеге номинацияләр буенча безнең мәктәп укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
"Йолдызлык 2015"
11.03.2015
10 нчы март көнне Актанышта вокаль соло һәм конферанс номинацияләре буенча «Йолдызлык - 2015» фестиваленең сайлап алу турында Камалова Г (9 класс), Бикмухаметова Г (9 класс), Сагбетдинова С (5 класс), Ганиев Н (3 класс), Хузина А (3 класс) катнаштылар.
-
“Иң яхшы эзләнүле проект эше” 07.03.2015

16 нчы февраль көнне район башлангыч класс укучылары арасында уздырылган “Иң яхшы эзләнүле проект эше” конкурсында 1 нче класс укучысы Сибгатуллина З - III урын (Укытучысы: Рашитова Н. Н), 2 нче класс укучылары Гизетдинов И, Миргалимов Ш - III урын (Укытучылары: Багауова Л. Ө), 3 нче класс укучысы Хузина А - III урын (Укытучысы: Гиздуллина А. Ф) яуладылар. Афәрин, укучылар!
-
"Татар кызы - 2015" 06.03.2015

6 март көнне район мәдәният йортында "Татар кызы - 2015" бәйгесе үтте. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән 9 нчы класс укучысы Бикмухаметова Гүзәл катнашып икенче турга үтте. Афәрин, Гүзәл!
-
"Йолдызлык - 2015" 05.03.2015

5 нче март көнне Киров мәдәният йортында "Йолдызлык - 2015" фестивале үтте. Әлеге фестивальда катнашкан укучыларга, аларны әзерләгән барлык укытучыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Алда уңышлар теләп калабыз!
-
“Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрү” программасы буенча тренинг (2 этап) 04.03.2015

4, 5 март көннәрендә Киров урта мәктәптәбендә сингапур укуларының 2 этабы узды. Әлеге укуда Сәфәр, Богады, Меңнәр, Яхшый һәм Киров мәктәбе укытучылары катнаштылар.
-
Русский медвежонок 02.03.2015

2 нче март көнне "Русский медвежонок" конкурсында катнашкан укучыларга сертификатлар таратылды.










