Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
"Мөһим темага сөйләшү” 03.10.2022

Бүген – 3 октябрь көнне, гимназиябездә “Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү” сыйныф дәресләре Укытучылар көненә багышланды.
Әлеге фотода 6А сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Шәгъзамова Энҗе Фирдәвис кызы белән. -
ИГЪТИБАР: АЛХӘБӘР! 01.10.2022

6 октябрь көнне 15 сәгатьтә - гимназиябезнең актлар залында
психолог, лектор, консультант, гештальт-терапевт Алексей Анатольевич Бабаянц белән очрашу була.
Кызлар, әниләр! Сезне очрашуга көтәбез! -
Без терроризмга каршы! 30.09.2022

Гимназиябез укучылары бүген районның ФОРПОСТ вәкилләре белән очрашты.
-
Кадерле өлкәннәребез! 30.09.2022

Кадерле өлкәннәребез! Сезне иртәгә - 1 октябрь көнне район ярминкәсенә, үзебезнең күргәзмә-сату өстәленә көтеп калабыз! Күңел җылыбызны кушып әзерләгән сый-нигъмәт, кайнар коймак, камыр ашлары, хуш исле чәй сезнең хөрмәткә булачак. Рәхим итегез!
-
"Сәламәт булырга теләсәң" 29.09.2022

Озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Алсу Илгиз кызы Гафурова 2А сыйныфы укучылары белән "Сәламәт булырга теләсәң" класстан тыш ачык чара үткәрде. "Сәламәтлек укытучысы-2022" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында катнашты.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды 28.09.2022

Гимназиябездә бүген янгын куркынычсызлыгын төгәл үтәү буенча планлы өйрәнүләр үткәрелде.
Гимназиядә чыккан “янгын” аркасында, укытучыларны, балаларны һәм персоналны эвакуацияләргә туры килде. -
Бер минут тынлык 27.09.2022

Бүген гимназиябездз дәресләр бер минут тынлык белән башланды. 26 сентябрь көнне Ижауның 88 нче мәктәбендә һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык.
-
Волейболчыларыбыз 27.09.2022

Сарман районының Җәлил поселогында узган районара волейбол ярышында гимназиябезнең волейбол командасы Актаныш данын яклады.
Бөгелмә, Чистай, Сарман район командасы белән дусларча очрашуда матур уен күрсәтте алар. Молодцы, егетләр!
-
"Китапка икенче тормыш бүләк ит!" 26.09.2022

Китапханәбездә "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" хәйрия акциясе старт алды. Акция китапханә фондын фәнни, популяр, матур, белешмә әдәбияты белән тулыландуру максатыннан, 26 сентябрьдән 30 октябрь кадщр аралыкта уздырыла.
-
Kazan Digital Week 22.09.2022

Kazan Digital Week форумы цифрлы трансформациягә һәм илнең фәнни суверенитетын эшләүгә багышланган иде. Форум барышында 120 гә якын чара узды. 32 илдән 13 меңгә якын кеше катнашты. Форумның күргәзмә экспозициясе IT-өлкәдә 200 дән артык проект күрсәтелде.
11сыйныф укучысы Айбулат Гаянов күргәзмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановны гимназиябезнең җиңүче "QR-абонемент Berdam" проекты үзенчәлекләре, мобиль кулланма белән таныштырды.















