Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
КОТЛЫЙБЙЗ! 05.10.2022

Бөтенроссия “Ел укытучысы - 2022” муниципаль һәм зона этапларында җиңүче, Бөтенроссия “Ел укытучысы” бәйгесенең республика этабында “Иң камил сүз остасы” номинациясе җиңүчесе, республика “Алгарыш” гранты җиңүчесе, хезмәттәшебез - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы Ганиева Фәйрүзә Филарис кызы (Хәзерге вакытта Фәйрүзә Филарисовна “Алгарыш” гранты буенча Төркиядә стажировка үтә) “Ел укытучысы – 2022” бәйгесенең кубогы белән бүләкләнде.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 05.10.2022

Бөтенроссия “Ел укытучысы” бәйгесенең “Педагогик дебют” номинациясендә муниципаль, зона этаплары җиңүчесе, республика этабында катнашучы хезмәттәшебез - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының география укытучысы Мусина Рузилә Айдар кызы Актаныш район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 05.10.2022

Республика “Алгарыш” гранты җиңүчесе, хезмәттәшебез - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хасанов Рамис Илгиз улы Актаныш районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 05.10.2022

Хезмәттәшебез - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының башлангыч сыйныф укытучысы Муллаярова Сөмәя Тәлгать кызы Татарстан Республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
-
"Сәләт" 05.10.2022

6Г сыйныфы укучылары да гимназиябездә эшләп килүче "Сәләт" мәйданчыгына кушылды.
-
4 октябрь – Россия Гражданнар оборонасы көне 04.10.2022

Гимназиябезнең “Тормыш иминлеге нигезләре” дәресләрен алып баручы Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин 8Б сыйныфы укучылары белән бүген ачык дәрес уздырды. Гражданнар оборонасы буенча узган әлеге дәрестә имин тормышта килеп туган гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту, саклану кагыйдәләре өйрәнелде.
-
АФӘРИН: "СӘЛӘТ-ЯЛКЫН" КЛУБЫ – ҮЗАРА КИЛЕШҮГӘ КУЛ КУЕЛДЫ 04.10.2022

Сөенче, яшь дусларыбыз! Гимназиябездә "Сәләт" яшьләр үзәгенең үз мәйданчыгы - "Сәләт-Ялкын" клубы эшли башлады.
-
Өлкәннәргә бүләкләр 04.10.2022

6г сыйныфы укучылары, Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, Пучы ветераннар йортында тәрбияләнүче өлкәннәргә бүләкләр әзерләделәр.
-
Коръән ашы 04.10.2022

Укытучылар көне уңаеннан, гимназиябездә Коръән ашы узды. Бүгенге көн вәзгыятьтә Нур хәзрәт Хөсәенов вәгазе уйландырды да, күңелләрне дә нечкәртте, мөгаллимлек хезмәтенең җаваплылыгын да, саваплы эш булуын да ассызыклады.
-
"СӘЛӘТ-ЯЛКЫН" КЛУБЫ – ҮЗАРА КИЛЕШҮГӘ КУЛ КУЕЛДЫ 04.10.2022

Гимназиябездә "Сәләт" яшьләр үзәгенең үз мәйданчыгы - "Сәләт-Ялкын" клубы эшли башлады."Сәләт" клубының XIII Президенты Данис Зөлфәт улы Мөхәммәтҗанов һәм "Сәләт-Адымнар" сыйныфлары проекты җитәкчесе Айнур Рәшид улы Җәмалетдинов гимназиябездә булып, укучыларыбыз белән аралашты, гимназиядә эшләп килүче проектлар, укыту, тәрбия эшчәнлеге белән танышты бүген.
Эшлекле аралашуда уртак максатлар билгеләнде. "Сәләт" клубының Президенты Данис Зөлфәт улы Мөхәммәтҗанов һәм гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова, "Сәләт-Ялкын" клубының 2022-2023 нче уку елына эш планын раслап, үзара килешүгә кул куйдылар.















