Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Иң шәп биюче кем?" 17.10.2022

Гимназия-интернатта "Иң шәп биюче кем?" дигән чара узды. I турда көйгә ике укучы бии. Матур биючене жюри сайлый. 6 җырга алты биюче сайлап алынды.
Il турда 2 матур биюче сайлап алынды.
Ill турда иң шәп биюче - җинүче сайланды.
Бәйрәм бик күнелле үтте. Тәрбияче Исламова Зөлфия Зәет кызы. -
Бәйге нәтиҗәләре 17.10.2022

8 класслар арасында "Иң үрнәк алгебра дәфтәре" конкурсы җиңүчеләре - Мисбахова Камилә, Маликова Азалия - 8в сыйныфы.
"Иң оста төп дәүләт имтихан мәсьәләләре чишүче" укучылар: 9а сыйныфыннан Солтанов Самат - 1 урын, Ахметзянова Альбина - 2 урын, Чекалин Гадел - 3 урын, 9б сыйныфыннан Валиев Вильдан - 3 урын. -
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 17.10.2022

Бүген – 17 октябрь көнне, гимназиябездә "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре 17 октябрь-Бөтендөнья җырлау көненә багышланды.
17 октябрь - Бөтендөнья җырлау көне музыка сөючеләргә аз билгеле бәйрәм. Ул 17 октябрьдә билгеләп үтелә һәм Бөтендөнья җырлау көне дип атала. Бәйрәмнең сәяси яки дини төсе юк. Бөтендөнья җырлау көне теләсә-нинди илгә яки җәмгыятькә өстенлек бирми, бу - җырларга яратучылар өчен бәйрәм.
Әлеге фотода 6В сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Марат Илсур улы Гыйльметдинов белән дәрес вакытында. -
Әтиләр көне белән! 16.10.2022

2Б сыйныф укучылары әтиләренең портретларын ясадылар һәм кадерлеләрен видеокотлау белән тәбрикләделәр.
-
Конкурсларга йомгак 15.10.2022

Математика укытучылары бүген 8 класслар арасында узган "Иң үрнәк дәфтәр", 6-7 сыйныфлар арасында үткәрелгән "Тиз санаучы математик" конкурсларына йомгак ясадылар.
-
Плакатлар 15.10.2022

8а, 9б сыйныфлары математика атналыгына багышлап плакатлар ясадылар.
-
Математика көне уңаеннан 15.10.2022

Математика шулкадәр популяр һәм комплекслы, аңа багышланган истәлекле даталар бик күп. Бөтендөнья математика көне генә өч тапкыр бәйрәм итә! Беренче ике дата Пи - 14 мартта һәм 22 июльдә, өченче дата 15 октябрьдә. Математика-иң борынгы фәннәрнең берсе. Аның кыскача билгеләмәсен бирү мөмкин түгел, чөнки кеше язудан күпкә иртәрәк санарга өйрәнде. Математика-фантазия очу өчен киңлек һәм акыл өчен бәйрәм. Дөнья җайланмасын өйрәнү үрнәкләр табу белән бәйле. Алар уйлап табуларда, технологияләрдә һәм тормышның башка тармакларында кулланыла. Дөньяны белү коралларының берсе-математика.
Бу көнне гимназиябез укучылары "Математик сәламләү" белән башлап җибәрде.
-
Административ контроль эшләр 14.10.2022

Бүген 5 класслар - математикадан, 8 класслар - геометриядән, 9 класслар беренче чирек нәтиҗәләре буенча административ контроль эш эшлиләр.
-
Китапханәдә 13.10.2022

5Б сыйныф укучылары китапханәбездәге яңа китаплар белән таныша һәм үзләренә укыр өчен китап сайлый.
-
Алексей Анатольевич Бабаянц белән очрашу 13.10.2022

Гимназиябез укучылары психолог, лектор, консультант, гештальт-терапевт Алексей Анатольевич Бабаянц белән очрашты. Алексей Анатольевич тормышта егетләрнең һәм кызларның тоткан урыны, табигый холкы, бәхетле булу серләре турында укучылар белән аралашты, сорауларга җаваплар бирде.















