Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 23 ученика и 4 воспитанника |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Чаңгы ярышы 01.12.2018

Кышның беренче көнендә Актаныш районы "Бүләк" чаңгы-роллер трассасында кышкы сезонны ачып, мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары узды. Мәктәбебез командасы IV урынга лаек булды. Укытучылары: Марат Флүс улы Гыйльметдинов.
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район киңәшмәсе 29.11.2018

28 нче ноябрь көнне Меңнәр ТГББ мәктәбендә "ФДББС шартларында дәрестән тыш эшчәнлек аша укучыларның танып-белү активлыгын үстерү" дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район киңәшмәсе булып узды. Әлеге чарада Ә.Р.Исрафилова катнашты.
-
Шәүкәт Галиев- балалар язучысы 28.11.2018

20 ноябрь- Татарстанның халык шагыйре Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Халыкара шәрәфле Г.Х.Андерсен исемендәге диплом иясе Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел. Аның тормыш һәм иҗат юлын,балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен күбрәк укучыларга җиткерү, укучыларда китапка карата мәхәббәт тәрбияләү уңаеннан китапханәдә “Шәүкәт Галиев- балалар язучысы ” дигән китап күргәзмәсе эшли.
-
Гадел Кутуйның тууына 115 ел 28.11.2018

28 ноябрь совет татар фантаст-язучысы, шагыйрь һҽм драматург, журналист, сугыш хәбәрчесе Гадел Кутуйның тууына 115 ел. Укучылар белән әңгәмә уздырылды.
-
Әниләр көне 24.11.2018

Башлангыч класс укучылары “Әниләр көне”н уздырдылар. Үзләре ясаган чәчәк букетларын кадерле кешеләренә бүләк иттеләр. Укытучылары: Д.М.Гаязова, Ч.Р.Шәвәлиева.
-
Дус класс серләре 23.11.2018

Ата-аналар һәм мәктәп белән берлектә оештырылган республикакүләм “Дус сыйныф серләре” конкурсының район этабы булып узды. Мәктәбебезнең 5 нче классы коллективы класс җитәкчесе һәм әти-әниләре белән берлектә бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Математик карусель 20.11.2018

20 ноябрь көнне Байсар мәктәбе базасында 5-6 нчы класс укучылары арасында мәсьәләләр чишү буенча район конкурсы - "Математик карусель" ярышы оештырылды. Анда 5-6 класс укучыларыннан төзелгән команда составында А.А.Хәбирова, К.И.Әхмәтхуҗин, Р.Р.Зарипов катнашты. Укытучылары: Э.Х.Садыйкова.
-
Афәрин, Диана! 19.11.2018

19 нчы ноябрьдә I Халыкара "Җәлил укулары"дигән әдәби конкурсның муниципаль этабы булды. Бу бәйгедә мәктәбебездән Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен инглиз телендә сөйләп, мәктәбебенең IX класс укучысы Диана Роберт кызы Акбулатова II урынга лаек булды. Котлыйбыз!!! Укытучысы: Артур Искәндәр улы Габдуллин.
-
Актанышта көрәш бәйгесе 18.11.2018

17 ноябрь көнне “Актаныш” спорт үзәгендә Илфат Әнвәров истәлегенә көрәш бәйгесе быел дүртенче тапкыр уздырылды. Һәр елны батырның туган көнендә – 18 ноябрьдә үткәрү традициясе дә барлыкка килде. Безнең мәктәп командасы әлеге бәйгедә уңышлы катнашып кайтты.
-
Халыкара фәнни-гамәли конференция 15.11.2018

Казан федераль университетында уздырылган “Аяз Гыйләҗев һәм аның бөтендөнья һәм Ватан мәдәниятендә мирасы” Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә мәктәбебезнең укытучылары һәм укучылары катнаштылар. Доклад белән уңышлы чыгыш ясаганнары өчен, Р.С.Галимҗанова, Ә.Р.Исрафилова (укытучылар), М.А.Фазлыева, С.С.Шакиров (IX класс укучылары) сертификат белән бүләкләнделәр. Җиңүләре белән котлыйбыз.




