Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 ( 215 ) 216 217 218 219 220 >>
-
Белем бәйрәме 01.09.2018

Буген 1 сентябрь - Белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка узды. Укучыларны "Наратлы" хуҗалыгы директоры Мусабиров А.Ф., авыл җирлеге башлыгы Ахметов К.С., мәктәп директоры Ахметова Г.Р. бәйрәм белән котладылар.
-
Юбилеегыз белән, хөрмәтле Әлфия Рафаил кызы! 13.08.2018

Хөрмәтле Әлфия Рафаил кызы Исрафилова! Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык телибез. Ата-аналар, балаларыбыз күңелендә дә гадел, гади, кешелекле, кече күңелле, намуслы, ихтирамга, хөрмәткә лаек мөгаллимә булып калырсыз. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!
-
Химия, биология укытучылары секциясе 08.08.2018

Мәктәбебезнең биология, география укытучысы А.Т. Рәхимова “Повышение эффективности и качества знаний учащихся в условиях реализации федерального государственного образовательного стандарта (ФГОС)” темасына чыгыш ясады.
-
Класс җитәкчеләре семинары 06.08.2018

2 нче санлы Актаныш урта мәктәбендә уздырылган класс җитәкчеләре семинарында башлангыч класс җитәкчесе Ч.Р.Шәвәлиева "Укучыларга патриотик тәрбия бирү" темасына чыгыш ясады. Мәгариф хезмәткәрләренә авыр һәм җаваплы эшләрендә аларга уңышлар телик.
-
Татар теле укытучыларының секция утырышы 06.08.2018

Мәктәбебездә 6 нчы август көнне районның туган тел һәм әдәбияты укытучыларының “Милли мәгариф: бүгенгесе һәм киләчәге. Сыйфатлы белем һәм милли тәрбия бирү” темасына секция киңәшмәсе уздырылды. Методик темаларга тирән эчтәлекле докладлар тыңлап, мастер-класс караганнан соң, юбилерларны котлау үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.Р.Исрафилованың иҗат күргәзмәсе белән танышу уздырылды. Район мәгариф бүлеге методисты Л.Ш.Рәвефова һәм РМБ җитәкчесе И.Р. Фәтхелова, укытучыларның чыгышлары һәм котлаулары һәм бию карау белән киңәшмә тәмамланды.
-
Асфальтка рәсем ясау 04.06.2018

Асфальтка рәсем ясауда һәр бала үз тырышлыгын куйды. Җиңүчеләр билгеләнде.
-
"Кояшкай" мәктәп яны сәламәтләндерү лагере 01.06.2018

Мәктәп яны лагере эшли башлады. 1 нче июнь көнне "Балалар Сабан туе" да уздырылды. Бәйрәм өчен ярдәм күрсәткән Алмаз абый Мосабировка һәм уздырган Илсөяр апа Таҗиевага рәхмәтебезне белдерәбез. Һәр көн аерым темага багышланган лагеребызга укучылар теләп йөриләр.
-
Мәктәбебездә - Сабантуй 31.05.2018

Бүген мәктәбебездә Сабантуй бәйрәме булып узды. Капчык сугышы, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, йөгерү, турникта тартылу ярышларында һәр укучы теләп катнашты. Укытучыларыбыз да ярышларда катнаштылар. Бәйрәм тамашасы футбол уйнау һәм җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.
-
Имтиханнар башланды 26.05.2018

9 нчы класс укучыларының имтиханнары башланды. Аларның бу сынауларны уңышлы тапшыруларын телибез.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 24.05.2018

Мәктәбебездә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Укучыларның чыгышы килгән кунаклар һәм әти-әниләр, укытучыларның котлавы, җыр, биюләр белән аралашып барды. 9 нчы класс укучыларының имтиханнарын уңышлы тапшыруларын һәм укуларын дәвам итүләрен телибез.




