Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 ( 208 ) 209 210 >>
-
Рус теленнән ОГЭга әзерлек буенча әңгәмә 18.01.2019

Бүген 9 нчы класс укучылары Такталачык мәктәбендә рус теленнән БДИда сөйләм теленә әзерлек буенча мәгариф бүлеге методистлары белән әңгәмә үтәләр.Сезгә уңышлар телибез.
-
Афәрин, егетләр! 15.01.2019

Егетләрне Хәрби Көчләрдә хезмәткә әзерләү максатыннан 11 гыйнварда пневматик винтовкадан ату буенча Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбендә уздырылган «Меткий юнармеец» район ярышларында катнашып, мәктәбебезнең IX класс укучылары: Фирзәр Дилфас улы Гәрәев, Сирин Вилдан улы Имамов III урын алдылар. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез! Укытучылары: Марат Флүс улы Гыйльметдинов.
-
«Боз сарае»нда 13.01.2019

7; 8; 9 нчы класс укучылары «Боз сарае»на бардылар. Шул рәвешле сәламәтлекләрен ныгытуда тагын бер адым ясадылар. Класс җитәкчеләре Ә.Р.Исрафилова аларга күңелле ял бүләк итте.
-
“Боз шәһәрчеге”нә сәяхәт. 13.01.2019

7; 8; 9 нчы класс укучылары “Боз шәһәрчеге”нә сәяхәт ясадылар. Класс җитәкчеләре Ә.Р.Исрафиловага рәхмәтләрен белдерделәр.
-
"Меткий юнармеец" ярышы 12.01.2019

11 нче гыйнвар көнне кадетлар мәктәбендә пневматик мылтыктан ату буенча егетләр арасында "Меткий юноареец" ярышы үтте. анда 9 нчы класс егетләре - Ф.Д.Гәрәев, С.В.Имамов катнаштылар.
-
Педагогик киңәшмә 11.01.2019

Педагогик киңәшмәдә методик темага чыгыш тыңланды. Чирек һәм язма эш, олимпиада нәтиҗәләренә анализ ясалды.
-
Макулатура җыюда катнаштык 10.01.2019

Мәктәбебез укучылары макулатура җыеп тапшыруда актив катнаштылар. Изге эш дәвамлы булыр дип ышанып калабыз.
-
Кыш бабай призына ярыш 05.01.2019

Бүген Кыш бабай призына мәгариф хезмәткәрләренең ярышлары уза. Чаңгы, йөзү, бадминтон, теннис төрләре буенча ярышларда катнашучыларга уңышлар телибез!
-
Юбилеегыз белән, Гөлнара Рафаэль кызы! 31.12.2018

Мәктәбебез директоры Г.Р.Әхметованы 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Гаилә бәхете, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, эшегездә зур уңышлар телибез. Туар таңнарыгыз ак кар шикелле якты, киләчәгегез өметле булсын.
-
Әкияти ярминкә 30.12.2018

30 нчы декабрь көнне Актанышта ярминкә узды. Ярминкәдә мәктәп коллективы да катнашты.




