Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
8 нче Март - Халыкара хатын-кызлар көне 08.03.2019

Язның беренче бәйрәме белән, гүзәл затларыбыз. Сезгә бары тик шатлыклар, сәламәтлек, уңышлар юлдаш булсын. Һәрвакыт сөйкемле, кадерле хатын-кыз булып калыгыз.
-
Ягез, әниләр һәм кызлар! 07.03.2019

Язның беренче бәйрәменә багышланган "Ягез, әниләр һәм кызлар!" кичәсе уздырылды. 7 нче, 8 нче, 9 нчы класс укучыларының кызлары һәм әниләр үзара көч сынаштылар. Үзара ярышта, көчләр тигез булып, 2 команда да җиңүгә иреште. Бәйрәмне оештыручы һәм уздыручы - класс җитәкчеләре - Ә.Р.Исрафилова.
-
Афәрин, Диана! 07.03.2019

Район күләмендә уздырылган "Татар кызы" бәйгесендә мәктәбебезнең 8 нче класс укучысы Д.Р.Резванова катнашты һәм Лауреат исеменә лаек булды. Диплом һәм кыйммәтле бүләккә ия Диананы котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Бәйрәмегез күңелле узсын. 06.03.2019

Мәктәбебезнең гүзәл затларын тәбрикләү уздырылды. Бәйрәм табын янында күңелле әңгәмә, төрле уен һәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. оештыручы укытучыларыбызга рәхмәт хисләребезне белдерәбез.
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары. 05.03.2019

5 нче март көнне Чуракай ТГББМдә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары уздырылды. Анда укытучыбыз Ә.Р.Исрафилова катнашты.
-
Афәрин, Энҗе һәм Раил! 03.03.2019

"Йолдызлык - 2019" фестиваленың гала-концертында мәктәбебезнең конферанслары - Э.И.Вәлиева һәм Р.Р.Зарипов Җиңүче Дипломы һәм кыйммәтле бүләккә ия булдылар. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын иде.
-
Афәрин, Камилә! 03.03.2019

"Йолдызлык - 2019" конкурсының гала-концерты узды. Мәктәбебезнең укучысы К.И.Исаева ялгыз җыр номинациясендә уңышлы чыгыш ясады һәм Диплом белән бүләкләнде. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын иде.
-
Ә.Еникинең тууына - 110 ел 03.03.2019

2 нче март Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ә.Еникинең тууына 110 ел. Мәктәптә язучы иҗатына багышланган викторина уздырылды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшырылды.
-
Китапханәчеләр киңәшмәсе 01.03.2019

28 нче февраль көнне Качкын ТГББМдә район китапханәчеләренең "ФГОС кысыларында мәктәп китапханәсенең дәрестән тыш эшчәнлеге" темасына семинар узды. Мәктәбебезнең китапханәчесе - Ә.Р.Исрафилова катнашты.
-
4 нче сыйныфлар олимпиадасы 01.03.2019

28 нче февраль көнне район күләмендә уздырылган рус теле олимпиадасы уздырылды. 4 нче сыйныф укучысы - С.Х.Камалетдинов үзенең көчен сынап кайтты.




