Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 23 ученика и 4 воспитанника |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
К. Сибгатуллин исемендәге I республика фәнни-гамәли конференция 19.02.2019

Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.Р.Исрафилова Яр Чаллы шәһәренең 30 нчы мәктәбендә уздырылган Кадыйр Сибгатуллин исемендәге I республика фәнни-гамәли конференциядә катнашып, серитфикат белән бүләкләнде.
-
Инглиз теленнән сочинение бәйгесе 19.02.2019

19 нчы февраль көнне 8-9 нчы сыйныф укучылары арасында “Письмо другу" дустыңа хат бәйгесе оештырылды. Укучылар бирелгән хатка билгеләнгән вакыт эчендә җавап яздылар. Безнең мәктәптән әлеге бәйгедә 9 нчы класс укучысы Д.Р.Акбулатова катнашты.
-
"Җәлил рухы һәрчак күңелдә" 16.02.2019

I районара “Җәлил рухы һәрчак күңелдә” башлангыч класс укучылар фәнни-гамәли конференциясе нәтиҗәсе: С.Х.Камалетдинов (Укытучысы – Ч.Р.Шәвәлиева) – II урын. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Интеллектуаль олимпиада 16.02.2019

Бүген, 16 февраль көнне, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты базасында "Без яшь, без сәләтле" дип исемләнгән интеллектуаль олимпиада узды. 4 нче сыйныф укучылары - З.Д.Гәрәев, Н.Ш.Булатов, С.Х.Камалетдинов уңышлы чыгыш ясадылар һәм Диплом белән бүләкләнделәр. Укытучысы-Ч.Р.Шәвәлиева. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
ӘФГАНСТАН - ЙӨРӘК ЯРАМ 15.02.2019

Бүген мәктәбебездә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн хәтер көне буларак билгеләп үтелде. Укытучыларыбыз – М.Ф.Гыйльметдинов һәм А.И.Габдуллин укучыларны тирән мәгълүмат белән таныштырдылар. Укучыларның актив катнашуы белән чара дәвам итте.
-
Чаңгы ярышы 15.02.2019

Патриотик айлык кысаларында мәктәптә укучылар арасында чаңгы ярышы уздырылды. Призлы урын алучыларга "Мактау грамота"лары тапшырылды.
-
Кул көрәше 15.02.2019

Хәрби-патриотик айлык планы нигезендә мәктәптә күп төрле спорт ярышлары уздырыла. Укучылар кул көрәшендә бик теләп катнаштылар.
-
Китапханәгә экскурсия 15.02.2019

Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан авыл китапханәсе белән берлектә кызыклы чара уздырылды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
"Лыжня России" 09.02.2019

Бүген мәктәп күләмендә "Лыжня России" чарасы үткәрелде. 1дәрестән соң барлык класс укучылары чаңгы ярышында катнашты. Төрле категория буенча 4әр укучыга старт бирелде.Соңыннан укытучылар старт алды. Җиңүчеләрне бүләкләүне җирле үзидарә рәисе Әхметов Камил Сабирҗан улы үз өстенә алды. Чараны физкультура укытучысы Гыйльметдинов Марат Флүс улы оештырды. Бәйрәм күңелле үтте. Алдынгыларга “Мактау грамота”лары тапшырылды.
-
Смотр концерты 08.02.2019

Такталачык авыл клубында мәктәбебез укучылары смотр концерты куйдылар. Сайлап алу турына үткән номерлары белән тагын да җиңүләрен телибез.




