Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 23 ученика и 4 воспитанника |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
Ә.Еникинең тууына - 110 ел 03.03.2019

2 нче март Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ә.Еникинең тууына 110 ел. Мәктәптә язучы иҗатына багышланган викторина уздырылды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшырылды.
-
Китапханәчеләр киңәшмәсе 01.03.2019

28 нче февраль көнне Качкын ТГББМдә район китапханәчеләренең "ФГОС кысыларында мәктәп китапханәсенең дәрестән тыш эшчәнлеге" темасына семинар узды. Мәктәбебезнең китапханәчесе - Ә.Р.Исрафилова катнашты.
-
4 нче сыйныфлар олимпиадасы 01.03.2019

28 нче февраль көнне район күләмендә уздырылган рус теле олимпиадасы уздырылды. 4 нче сыйныф укучысы - С.Х.Камалетдинов үзенең көчен сынап кайтты.
-
“Яшь армияче” конкурсы. 27.02.2019

27 нче февраль көнне 9 нчы класс егетләре хәрби-патриотик айлык кысларында район күләмендә уздырылган “Яшь армияче” конкурсында көчләрен сынадылар.
-
Инглиз теленнән биреп карау имтиханы. 27.02.2019

Район үзәгендә инглиз теленнән биреп карау имтиханы уздырылды. Мәктәбебезнең әлеге фәнне сайлаган укучысы үз белемен сынап карады.
-
"Математик регата" конкурсы 26.02.2019

Бүген Уразай мәктәбендә математика укытучылары семинары үтте. Анда 7,8 нче класс укучылары арасында уздырылган "Математик регата" конкурсында мәктәбебез командасы призлы урынга ия булды. 8 нче класстан Д.Р.Резванова, И.В.Имамов, 7 нче класстан Р.Ф.Басыйровларны җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын иде. Укытучылары - Э.Х.Садыйкова.
-
"Кто грамоте горазд, тому не пропасть" 26.02.2019

В соответствии с планом МКУ «Управление образования» и с целью повышения мотивированности школьников к овладению навыками грамотного письма, 26 февраля на базе "Буляк" с.Актаныш состоится районный конкурс диктантов по русскому языку "Кто грамоте горазд, тому не пропасть", в котором под руководством учителя русского языка Г.М.Саетовой принимают участие команда в составе 2-х учеников. Желаем успехов!
-
Афәрин, Илгизәр! 26.02.2019

Район күләмендә уздырылган "Ягез әле, егетләр!" конкурсында катнашып, мәктәбебезнең 8 нче класс укучысы И.В.Имамов I урын алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез! Җитәкчесе - А.И.Габдуллин.
-
Юбилеегыз белән, Гөлсинә Мөдәрис кызы! 26.02.2019

Мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, Гөлсинә Мөдәрис кызы Сәетова, Сезне 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Тормышыгызда, эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.
-
Лаеклы гражданнар булыгыз! 25.02.2019

Мәктәбебезнең укучылары Имиль Разим улы Яхин, Адилә Мөдәрис кызы Манихованы паспорт алулары белән котлыйбыз. Сез илебезнең лаеклы гражданнары булырсыз дип ышанабыз. Ужышлар юлдаш булсын.




