Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
"Парламент дәресе" 27.02.2017

Район күләмендә үткәрелгән "Парламент дәресе" конкурсы кысаларында, рәсем бәйгесенең "2030 елда үземне ничек күрәм" номинациясендә 4 класс укучысы Исламова Адилә 1 урын, "Киләчәккә профессия" номинациясендә 3 класс укучысы Фаррахова Кадрия 1 урын, "Мин- күпмилләтле республика гражданины" номинациясендә Шайдуллин Гамил 3 урынга лаек булдылар.Җитәкчеләре:Л.Н.Шайдуллина.
Иншалар бәйгесендә 5 класс укучысы Пугачев Антонның эше республикага җибәрелде.Укытучысы:Ч.И.Ахметова.
-
"Ягез әле, егетләр!" 25.02.2017

25 нче февраль көнне мәктәптә "Ягез әле, егетләр!" кичәсе үткәрелде.Егетләр ике командага бүленеп, төрле бәйгеләрдә үз көчләрен сынадылар.Кичә азагында урыннар чыгарылды.Бәйрәмне педагог-оештыручы Л.Н.Шайдуллина уздырды.
-
"Кем ул герой?" 22.02.2017

Бүген, ягъни 22 нче февраль көнне мәктәп күләмендә "Кем ул герой?" дигән темага класстан тыш чара үткәрелде. Чара барышында укучыларга якташ Советлар союзы Геройлары турындагы мәгълүмат белән беррәттән "Бүгенге көн геройлары кемнәр алар?" дигән темага видеоязма да тәкъдим ителде. Класстан тыш чараны китапханәче Р.Д.Гарипова үткәрде.
-
23 февраль- Ватанны саклаучылар көне! 22.02.2017

23 февраль- Ватанны саклаучылар көненә багышланган газета чыгарылды.
Хөрмәтле ир-егетләрне бәйрәм белән тәбрик итәбез!Күгебез тыныч, ил-көнебез имин булсын!
-
Халыкара Туган тел көне 22.02.2017

Бүген, ягъни 22 нче февраль көнне мәктәп күләмендә Халыкара Туган тел көне билгеләп үтелде. Кичә барышында укучылар Туган тел көненең тарихы белән таныштылар һәм үзләре дә Туган телгә багышланган шигырьләрне яттан сөйләделәр. Шулай ук укучылар тарафына информатика укытучысы җитәкчелегендә укучылар көче белән төшерелгән "Иң татлы тел - Туган тел" видеоязмасы тәкъдим ителде. (Видеоязмага сылтама: https://www.youtube.com/watch?v=Q8FTV4-vNEw). Кичәне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А.И.Шакирова үткәрде.
-
Конкурс на лучший диктант 22.02.2017

21 февраля 2017 года на базе МБОУ «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» был проведён районный конкурс на лучший диктант «Кто грамоте горазд, тому не пропасть» с грамматическим заданием в 5-6 классах. Ученик 5-ого класса нашей школы Камалов Булат стал призерам. Учитель: Ч.И.Ахметова
-
"Сабантуй" газетасы призына көрәш ярышы 20.02.2017

2001-2002 нче елгы яшүсмерләр арасында "Сабантуй" газетасы призына оештырылган республика күләм көрәш ярышында безнең мәктәпнең 9 нчы класс укучысы Сәфетдинов Ильназ III урын яулады. Аны әлеге уңышы белән котлыйбыз!!!
-
Муса Җәлилнең туган көне 16.02.2017

15 нче февраль көнне мәктәптә татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган "Муса Җәлил-үлмәс шагыйрь" исемендәге музыкаль- әдәби кичә узды.Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, белемнәрен ныгыттылар.Тормыш юлы, иҗатына багышланган видео, презентация карадылар.
-
"Изге Вәли" көне 16.02.2017

Мәктәптә 14 нче февраль көнне "Изге Вәли" көне билгеләп үтелде.Укучылар төрле бәйгеләрдә үз көчләрен сынадылар.Чараны күңелле итеп, инглиз теле укытучысы А.С.Мардамшина үткәрде.
-
"Йолдызлык-2017" 15.02.2017

13, 14 нче февраль көннәрендә "Йолдызлык-2017" сәнгать фестиваленең муниципаль туры узды.Безнең мәктәп укучылары ялгыз җыр, вокал-ансамбль, татар биюе, конферанс номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.














