Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
Белем бәйрәме 01.09.2017

Бүген мәктәптә Белем бәйрәме үткәрелде. 1 нче сыйныфка 3 укучы кабул ителде. Бәйрәмдә мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Имамова Роза Әскать кызы катнашты. Шул ук көнне һәр класста “Тынычлык ” темасы астында класс сәгатләре үткәрелде. Балаларга тынычлыкны саклау, дус булу турында аңлатылды һәм тәрбияви презентация күрсәтелде.
-
Химия-биология укытучыларының август киңәшмәсе 17.08.2017

Бүген, ягъни 17 нче август көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында район күләмендә химия-биология укытучыларының "Актуальные вопросы преемственности, сисемности и результативности в контексте внедрения ФГОС ООО" дигән тема астында август киңәшмәсе үтте.
-
"Чиста яр" акциясе 16.06.2017

Укучылар республика күләмендә үткәрелүче "Чиста яр" акциясендә катнаштылар.
-
Балыкчылар көне 14.06.2017

Мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында бүген "Балыкчылар көне". Укучылар балык тотарга бардылар."Иң күп балык тотучы" ,"Иң кечкенә балык тотучы ", "Иң зур балык тотучы " укучыны билгеләделәр.
-
Сабантуй 31.05.2017

Бүген мәктәп күләмендә "Сабантуй" үткәрелде. Укучылар "Көрәш", "Йөгерү", "Авыш баганага менү", "Капчык киеп йөгерү", "Чүлмәк вату" һәм башка уеннарда актив катнаштылар. "Сабантуй" бик күңелле үтте!
-
Соңгы кыңгырау - 2017 25.05.2017
Тәүге звонок белем ачкычларынБалаларның бирә кулына.Соңгы звонок башлап алып чыгаҺәр яшьлекне тормыш юлына.9 ел буе кыңгыраулар чыңыЧакыру булды һәрбер дәрескә.Бүген алар чакыру һәм озатуАлда торган бөек зур эшкә.Бүген барлык мәктәпләрдә 9 нчы һәм 11 сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау үзенең соңгы чыңын яңгыратты. Укучыларга алда торган зур сынау - дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тәмамлауларын һәм алдагы тормыш юлларында уңышлар теләп калабыз! -
"Без бергә" иҗат фестиваленең йомгаклау тантанасы 22.05.2017

20 май көнне Казан шәһәрендә узган "Без бергә" иҗат фестиваленең йомгаклау тантанасында укучылар катнашып, 1 урынга лаек булды.Җиңүләре белән котлыйбыз!
-
15 май-Халыкара гаилә көне 15.05.2017

Гаилә көне уңаеннан, мәктәптә "Гаилә-минем терәгем" исеме астында укучылар белән сыйныф сәгате уздырылды.Укучылар кызыклы сорауларга җавап бирделәр, уеннар уйнадылар.Педагог-оештыручы Л.Н.Шәйдуллина үткәрде.
-
Митинг 08.05.2017

Бүген, ягъни 8 нче май көнне мәктәп бакчасында батырлар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг үтте. Анда җирлек башлыгы, хуҗалык рәисе, районнан килгән кунаклар барлык тыл ветераннарын бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Сугыш афәте, илебезнең hәp йортына кереп, күңелләрдә тирән яра эзләре калдырган. Бу елларда югалту кичермәгән гаиләләр илебездә булмагандыр, мөгаен. Сугыш турындагы тетрәндергеч хатирәләрне әтиләребез, бабаларыбыз, агаларыбыздан ишетеп үстек... Сугыш елларында да мөгаллимнәр, үз хезмәтенә тугры калып, белем биргәннәр, ил улларын, чын батырлар тәрбияләгәннәр, шул рәвешле җиңү көнен якынайтуга зур өлеш керткәннәр. Фидакарь булганнары өчен рәхмәтле без аларга! Кадерле укытучылар һәм тәрбиячеләр! Шушы күркәм бәйрәм белән котлап, Сезгә имин тормыш, тигезлек, hәp көнегезнең кадерен белеп, тынычлыкта яшәвегезне телибез!
-
"Без бергә" иҗат фестивале 05.05.2017

4 май көнне Казан шәһәрендә узган “Без бергә” иҗат фестивалендә укучылар инструменталь ансамбль белән катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.














