Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
15 май-Халыкара гаилә көне 15.05.2017

Гаилә көне уңаеннан, мәктәптә "Гаилә-минем терәгем" исеме астында укучылар белән сыйныф сәгате уздырылды.Укучылар кызыклы сорауларга җавап бирделәр, уеннар уйнадылар.Педагог-оештыручы Л.Н.Шәйдуллина үткәрде.
-
Митинг 08.05.2017

Бүген, ягъни 8 нче май көнне мәктәп бакчасында батырлар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг үтте. Анда җирлек башлыгы, хуҗалык рәисе, районнан килгән кунаклар барлык тыл ветераннарын бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Сугыш афәте, илебезнең hәp йортына кереп, күңелләрдә тирән яра эзләре калдырган. Бу елларда югалту кичермәгән гаиләләр илебездә булмагандыр, мөгаен. Сугыш турындагы тетрәндергеч хатирәләрне әтиләребез, бабаларыбыз, агаларыбыздан ишетеп үстек... Сугыш елларында да мөгаллимнәр, үз хезмәтенә тугры калып, белем биргәннәр, ил улларын, чын батырлар тәрбияләгәннәр, шул рәвешле җиңү көнен якынайтуга зур өлеш керткәннәр. Фидакарь булганнары өчен рәхмәтле без аларга! Кадерле укытучылар һәм тәрбиячеләр! Шушы күркәм бәйрәм белән котлап, Сезгә имин тормыш, тигезлек, hәp көнегезнең кадерен белеп, тынычлыкта яшәвегезне телибез!
-
"Без бергә" иҗат фестивале 05.05.2017

4 май көнне Казан шәһәрендә узган “Без бергә” иҗат фестивалендә укучылар инструменталь ансамбль белән катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Асфальтка рәсем ясау 05.05.2017

5 май көнне укучылар асфальтка рәсемнәр ясадылар.
-
МЧС хезмәткәре белән очрашу 28.04.2017

28 нче апрель көнне мәктәптә балаларны яклау көне уңаеннан, мәктәптә МЧС хезмәткәре Бадертдинов Н.Н. белән очрашу узды.
-
Тукай безнең күңелләрдә 27.04.2017

27 нче апрель көнне "Тукай безнең күңелләрдә" исеме астында әдәби-кичә узды.Укучылар шагыйрьнең әсәрләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.Бәйрәм кичәсе бик күңелле үтте.
-
Межведомственный семинар 27.04.2017

26 апреля в Такталачукской школе-интернат был проведен районный межведомственный семинар на тему: "Развитие духовно-нравственных ценностей детей с ОВЗ".Проводились открытые уроки, внеклассные мероприятия и мастер-классы. Закрытие семинара сопровождался концертом “Тукай моңнары”, посвященная в честь дня рождения Габдуллы Тукая.А.И.Шакирова посетила семинаре.
-
Габдулла Тукай айлыгы 25.04.2017

Мәктәптә, план нигезендә, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай айлыгы дип игълан ителде.Айлык кысаларында, рәсем, шигырь язу конкурслары узды.Нәтиҗәләр чыгарылып, грамоталар, истәлек бүләкләре таратылды.
-
Габдулла Тукай күргәзмәсе 25.04.2017

Мәктәптә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай күргәзмәсе эшли.
-
Өмә 22.04.2017

22 апрель җирлегебездә Өмә көне дип игълан ителде.3 дәрес укыганнан соң, мәктәп укучылары тирә-юньнәрне җыештырырга, чүптән арындырырга өмәгә чыктылар.














