Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Аккүз мәктәбе яңалыклары
Митинг
Опубликовано: 08.05.2017Бүген, ягъни 8 нче май көнне мәктәп бакчасында батырлар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг үтте. Анда җирлек башлыгы, хуҗалык рәисе, районнан килгән кунаклар барлык тыл ветераннарын бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Сугыш афәте, илебезнең hәp йортына кереп, күңелләрдә тирән яра эзләре калдырган. Бу елларда югалту кичермәгән гаиләләр илебездә булмагандыр, мөгаен. Сугыш турындагы тетрәндергеч хатирәләрне әтиләребез, бабаларыбыз, агаларыбыздан ишетеп үстек... Сугыш елларында да мөгаллимнәр, үз хезмәтенә тугры калып, белем биргәннәр, ил улларын, чын батырлар тәрбияләгәннәр, шул рәвешле җиңү көнен якынайтуга зур өлеш керткәннәр. Фидакарь булганнары өчен рәхмәтле без аларга! Кадерле укытучылар һәм тәрбиячеләр! Шушы күркәм бәйрәм белән котлап, Сезгә имин тормыш, тигезлек, hәp көнегезнең кадерен белеп, тынычлыкта яшәвегезне телибез!
К списку новостей














