Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шаршадинская начальная школа - детский сад" Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422220, Республика Татарстан, Агрызский район, село Шаршада, улица Лесоводов, д. 17 а |
| Телефон: | +7(85551)2-62-54 |
| E-Mail: | Shar.agrz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шаршадинская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Ахметшина Айсылу Ахметгараевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 18 учеников, 12 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагогов, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шаршадинская начальная школа - детский сад" Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Ура-каникуллар!
20.03.2017
20 марттан мәктәп укучыларының язгы каникуллары башланды. Быел язгы каникуллар 9 көн булып, 28 мартка кадәр дәвам итәчәк. Укучылары өченче чиректә бик тырышып укыдылар һәм күңелле чараларда катнаштылар. Мәктәбебезнең 5 укучысы ,Габдрахманова Язилә ,Мауликаева Аделя, Абдуллин Рузиль,Сундуков Илфат, Коробейникова Анна, чирекне 4ле һәм 5ле билгеләренә генә тәмамладылар. Каникуллар башлану уңаеннан мәктәптә балалар куркынычсызлыгына багышланган махсус чаралар үткәрелде.
-
Әлифба бәйрәме! 15.03.2017

Март аенда Шаршады башлангыч мәктәп – балалар бакчасының 1 нче сыйныф укучылары «Әлифба бәйрәме»н үткәрделәр (сыйныф җитәкчесе Нурмухаметова Рәзилә Рафаел кызы). Бәйрәмдә балалар биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм әти-әниләргә үзләренең белемнәрен дә күрсәттеләр. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез! 13.03.2017

Яз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Юка боз катламы белән капланган сулыклар гражданннар һәм балалар өчен куркыныч тудыра. Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән Шаршады башлангыч мәктәбендә “Игътибар: юка боз” дигән темага кисәтү дәресе үткәрелде.
Бәлага юлыкмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.
Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре:
- Исегездә тотыгыз: зәңгәр яки яшел төстәге боз гына нык булып санала. Җәяүлеләр өчен бозның калынлыгы 15 см. булырга тиеш. Боз өстеннән төркем белән бармаска кирәк, ара 5-6 м. булырга тиеш.
- Бозга караңгы вакытта һәм күз күреме начар булганда кермәскә тырышырга кирәк.
- Кар белән капланган урыннарда сак булырга, таяк белән тикшереп барырга кирәк.
- Әгәр дә боз чатнаса, кергән юлдан аякны шудырып кына кире чыгарга кирәк.
- Балык тотканда бер урынга күпләп утырмаска, саклагыч жилет кияргә һәм 15-20 метрлы бау алырга кирәк.
- Боз аша спиртлы эчемлекләр эчкән килеш чыгарга ярамый.
- Боз аркылы автомобильдә җирле үзидарә органнары оештырган, рөхсәт ителгән урыннардан гына чыгарга кирәк.
Боз ватылып суга төшеп киткән очракта:
- Паникага бирелмәскә кирәк, боз калын булган якка чыгарга тырышасы. Бозга күкрәк белән шуышып менәргә, таяну мәйданын арттыру өчен аякларны киң итеп җәяргә кирәк.
- Боздан суга чыккач, аякка басарга ашыкмагыз, шуышып яки тәгәрәп ераккарак китәргә кирәк.
-
Что нужно знать о коррупции? 10.03.2017

Вы можете остановить коррупцию.
-
8 март-әниләр бәйрәме. 07.03.2017

Җылы наз ул әнием-синдә генә
Иркә сүзләр синең телдә генә.
Матур хисләр,уйлар йөрәгеңдә
Изге синең әнием күңелеңдә.
Кадерле әниләребез,
Чал чәчле әбиләребез.
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезне ул һәм кызларыгыз.
-
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне 24.02.2017

Ил терәге – ир егетләр булса, гаилә терәге әтиләр. Хөрмәтле әтиләр һәм абыйлар Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларыгыз өлкән сыйныфка күчкәч тә, аларга үрнәк абый, әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез.
Әтиләр узган җирдә
Шаулый игеннәр.
Әтиләр йөргән җирдә
Яшәрә гөлләр.
Тыныч көннәрне бүләк итүче,
Илебез данын бөек йөртүче
Әтиләрдә бит туган ил көче!
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2017

Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.
-
ГТО 2016/2017 17.02.2017

Россия Президенты Указы нигезендә мәктәпләргә ГТО кире әйләнеп кайтты. Һәм бу бик дөрес тә, сәламәт тәндә генә сәламәт акыл була ала. Алтын, көмеш, бронза күкрәк билгеләре дә кире кайтты. Совет заманнарында ГТО күкрәк билгеләре булган абитуриентларга югары уку йортларына укырга кергәндә бер-ике балл өстәлүен шул чор студентлары онытмагандыр әле. ГТО нормативлары буенча ярыш-күнегүләрне укучылар да үз итә. Бүген дә укучылар ГТО нормалары буенча үзләренең нәтиҗәләрен расладылар.
-
14 нче февраль-изге Валентин көне 14.02.2017

14 нче февраль-изге Валентин көнен балалар да, олылар да бик теләп көтеп алалар. Быел да бик тырышып матур-матур котлаулар әзерләп каршыладылар укучыларыбыз бу көнне. Авыл китапханәсеннән Мауликаева Айсинә апалары килүенә алар бик шат иде. Ул үткәргән күңелле чараның максаты: яраткан кешеңнең, мәхәббәтнең кадерен белү хисе, матурлыкка, иҗадилыкка мәхәббәт тәрбияләү иде.Укучыларга Изге Валентин көненең килеп чыгышы турында мәгълүмат бирелде. Үзеңнең характер сыйфатларыңны яхшырту өстендә эшләү, үзеңдә башка кешеләр яратырлык яклар булдыру өчен киңәшләр дә әйтелде.
-
”Россия чаңгы юлы” 11.02.2017

Узган шимбә ”Россия чаңгы юлы”–спорт бәйрәме һәм сәламәт яшәү рәвеше көне булып узды, анда мәктәп укучылары, укытучылар ,ата-аналар катнашты.
“Россия чаңгы юлы”ның максаты – ул җиңү дә, медальләр дә түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше алып бару, табигать белән аралашу, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәефкә ия булу.






