Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шаршадинская начальная школа - детский сад" Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422220, Республика Татарстан, Агрызский район, село Шаршада, улица Лесоводов, д. 17 а |
| Телефон: | +7(85551)2-62-54 |
| E-Mail: | Shar.agrz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шаршадинская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Ахметшина Айсылу Ахметгараевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 18 учеников, 12 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагогов, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шаршадинская начальная школа - детский сад" Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
- О проведении "горячей линии" 23.04.2019
-
2 апрель - Халыкара балалар китабы көне 02.04.2019

Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була.
Шаршады авыл китапханәсендә мәктәп укытучылары белән берлектә укучылар өчен мәгълүмат сәгате уздырылды. Балаларны китап укуга тарту максатыннан авыл китапханәсе мөдире Балалар өчен яңа китаплардан гына торган китап күргәзмәсе эшләп куйды. Китапханәгә килгән балаларны әлеге китаплар белән таныштырды. Укучылар ошаткан китапларын өйгә укырга алдылар.
-
Внимание, родители! 20.03.2019

УВАЖАЕМЫЕ РОДИТЕЛИ!
Управление на транспорте МВД России по Приволжскому Федеральному округу выражает озабоченность сложившейся ситуацией по фактам гибели детей на объектах железнодорожного транспорта. Трагические случаи травмирования подростков произошли по причине прослушивания музыки в наушниках, лишив возможности объективно оценивать обстановку и своевременно отреагировать на приближение подвижного состава.
Наши дети находятся в зоне риска независимо от того проживают они вблизи железной дороги, или в удалении от объектов повышенной опасности. У тех, кто каждый день пересекает железную дорогу, может притупляться чувство опасности, а те, кто первый раз на этих объектах, часто не знают элементарных правил безопасности.
-
Әлифба Бәйрәме!
15.03.2019
Бүген бездә зур бәйрәм- Әлифба һәм Азбука бәйрәме. 1 сыйныф укучылары яраткан дәреслекләре Әлифба һәм Азбука белән саубуллашалар. Алар барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле, тәртипле булырга өйрәнделәр.
Бу бәйрәм барыбызның да уртак бәйрәме. Сез дә хөрмәтле әти-әниләр балаларыгыз белән өр-яңадан башлап тагын бер кат Әлифбаны, Азбуканы укып чыктыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә! Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын!
-
Цифровое тедевидение. 13.03.2019

В соответствии с письмом Министерства информатизации и связи Республики Татарстан от 06.03.2019 № 6-09/1453 Министерство образования и науки Республики Татарстан информирует о необходимости проведения информационно-разъяснительной кампании среди жителей Республики Татарстан по подготовке к переходу на цифровое телевидение.
-
Әниләр ! 07.03.2019

Әниләребез!Рөхсәт итегез укучылар, укытучылар исеменнән кадерле, хөрмәтле, газиз әниләребезне чын күңелдән Аналар көне белән тәбрик итәргә. Әниләр, әнкәйләр, сез бит бу җиргә җылылык таратучылар. Изге теләкләребезне җиткерәсебез килә: саулык – тазалык, имин тормыш, гаилә бәхете, балалар шатлыгы телибез. Тормыш юлларыгыз сикәлтәсез булсын, йөрәкләрегездән өзелеп төшкән балаларыгызның игелеген күреп – бәхеттә, шатлыкта яшәргә язсын.
-
23 февраль ватанны саклаучылар көне 22.02.2019

Тарихка күз салсак, Ватанны саклаучылар көне - 1922 елның 23 февраленнән РСФСРда Кызыл Армия һәм Флоты көне буларак билгеләнә башлый. 1946 елдан 1993 елга кадәр ул Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флоты көне буларак бәйрәм ителә. СССР таркалганнан соң әлеге бәйрәм Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләнә һәм 2002 елдан бирле әлеге көн ял көне санала.
Һәр ел бу бәйрәмгә безнең балалар әтиләр, бабайлар, абыйлар хөрмәтенә бәйрәм ясыйлар, бүләкләр тапшыралар,эчтәлекле шигырьләр сөйлиләр.
Әтиләре, абыйлары үрнәгендә патриотик рухта тәрбияләнгән яшь егетләребезгә, хәрби хезмәтләрен үтәгәндә, туган якта калган якыннарының тынычлыгын саклап, үзләрен яхшы яктан гына күрсәтерләр, дигән ышаныч белдерәбез.
Ватан алдындагы изге бурычларын үтәүче барлык ир-егетләрне, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, хәрби хезмәткә хәзерләнүче барлык ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Күк йөзе һәрчак аяз булсын. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, һәр эшегездә уңышлар телибез.
-
21.02.2019

Халыкара туган тел көне, күренекле язучы Ч.Мусинга-85 яшь тулу кысаларында, район укучыларының иҗади көчләрен барлау, сәләтләрен үстерү максатыннан, Кадыбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган ХVII "Көмеш каләм" район фестивалендә "Нәфис сүз остасы" номинациясендә 3 урын яулаган 4 сыйныф укучысы Шамсутдинов Альмирны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Әфганстан-йөрәк ярам! 14.02.2019

15 нче февраль Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылган көн буларак билгеләнеп үтелә. 2019 нчы елның 15 нче февралендә Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләрен чыгарылуга 30 ел булды. Бер караганда, 30 ел аз вакыт түгел, бу арада йөрәк яралары да төзәлергә, шул еллар буена күңел түрендә сакланган югалту, әрнү хисләре дә сабыраерга тиеш иде сыман. Әмма юк икән шул –14 нче февраль көнне Шаршады башлангыч мәктәп –балалар бакчасында Әфган вакыйгаларын кичкән сугышчы –интернационалист Гайнуллин Ильдар катнашында үткән чара да хатирәләрнең мәңгелек икәнлеген раслады. 10 елга якын дәвам иткән әлеге сугышчан хәрәкәтләрдә Шаршады авылыннан 2 кеше, ә районнан 100ләп якташыбыз катнашкан икән бит. Әфган җирен үз күзләре белән күргән, анда барган сугышларда катнашкан якташыбыз хатирәләре белән уртаклашты, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашу бөтен җир шарында тынычлык булсын, сугыш-афәтләр булмасын дигән теләкләр белән тәмамланды.
-
14 нче февраль Изге Вәли көне 14.02.2019

14февральдә бәйрәм ителүче Изге Валентин – Гашыйклар көне безнең бәйрәмнәр календарендә бер серле, ләкин шулай да үзенчәлекле дата булып төпләнеп калды. Мәктәптә дә шул уңайдан авыл китапханәчесе Мауликаева Айсинә ярдәме белән кечкенә генә, ләкин бик тә эчтәлекле чара уздырылды. Укучыларга төрле уеннар, сораулар тәкъдим ителде. Балаларга да ,укытучыларга да чара бик ошады. Күктәге кояш та шушы бәйрәмгә сөенгәндәй, язгыча, елмая иде.






