• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шаршадинская начальная школа - детский сад" Агрызского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422220, Республика Татарстан, Агрызский район, село Шаршада, улица Лесоводов, д. 17 а
Телефон:  +7(85551)2-62-54
E-Mail: Shar.agrz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шаршадинская начальная школа-детский сад"
Руководитель: Ахметшина Айсылу Ахметгараевна
Год основания учреждения: 2015
У нас учатся: 18 учеников, 12 воспитанников
У нас учат: 4 педагогов, 2 воспитателя

Новости МБОУ

Бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез!

Опубликовано: 13.03.2017

Яз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Юка боз катламы белән капланган сулыклар гражданннар һәм балалар өчен куркыныч тудыра. Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән Шаршады башлангыч мәктәбендә “Игътибар: юка боз”  дигән темага кисәтү дәресе үткәрелде.

 Бәлага юлыкмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.

Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре:

  • Исегездә тотыгыз: зәңгәр яки яшел төстәге боз гына нык булып санала. Җәяүлеләр өчен бозның калынлыгы 15 см. булырга тиеш. Боз өстеннән төркем белән бармаска кирәк, ара 5-6 м. булырга тиеш.
  • Бозга караңгы вакытта һәм күз күреме начар булганда кермәскә тырышырга кирәк.
  • Кар белән капланган урыннарда сак булырга, таяк белән тикшереп барырга кирәк.
  • Әгәр дә боз чатнаса, кергән юлдан аякны шудырып кына кире чыгарга кирәк.
  • Балык тотканда бер урынга күпләп утырмаска, саклагыч жилет кияргә һәм 15-20 метрлы бау алырга кирәк.
  • Боз аша спиртлы эчемлекләр эчкән килеш чыгарга ярамый.
  • Боз аркылы автомобильдә җирле үзидарә органнары оештырган, рөхсәт ителгән урыннардан гына чыгарга кирәк.

   Боз ватылып суга төшеп киткән очракта:

  • Паникага бирелмәскә кирәк, боз калын булган якка чыгарга тырышасы. Бозга күкрәк белән шуышып менәргә, таяну мәйданын арттыру өчен аякларны киң итеп җәяргә кирәк.
  • Боздан суга чыккач, аякка басарга ашыкмагыз,  шуышып яки тәгәрәп ераккарак китәргә кирәк.


К списку новостей