МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Торжественное открытие Года литературы 27.01.2015

Сегодня в нашей школе состоялось торжественное открытие Года литературы. Учитель А.А. Гафиятуллина провела открытый классный час на тему"История книги". Учащиеся 5-11 классов узнали много интересного об истории книгопечатания в России, познакомились с писателями-юбилярами, со списком детских книг современных авторов, ответили на вопросы викторины.
-
Гомуми линейкада 26.01.2015

Бүген мәктәп укучыларының гомуми линейкасында котлаулар күп булды. Беренчедән, Мулла Илендә булып узган Р.Сәйфетдинов укуларында катнашучыларны котласалар, икенчедән IT-Чемпион бәйгесендә күп баллар җыйган укучыларны бүләкләделәр. Замалиев Р., Минуллина А., Гатиятуллина Г., Шигабутдинова Л., Абзалина Г. ләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Афәрин, дуслар!
-
Открытие Недели русского языка и литературы! 26.01.2015

С сегодняшнего дня в школе начинается Неделя русского языка и литературы. На общешкольной линейке учащихся ознакомили с программой недели и планом основных мероприятий.
-
Внеклассное мероприятие в 5-7 классах 26.01.2015

-
Мулла Иле мәктәбендә шигырь бәйрәме узды!
21.01.2015
20 нче гыйнвар көнне Мулла Иле мәктәбендә "Мин яшимен Тукай дөньясында" темасына шигырь бщйгесе уздырылды. Бу бәйрәм Равил Сәйфетдинов иҗатына багышланган иде. Чарада район мәктәпләреннән килгән укучылар көчләрен сынаштылар. Сәләтле укучыларга грамоталар бирелде. Мәктәпнең 7 класс укучысы Бикмуллина Ания "Җыр турында баллада" исемле шигырь белән 3 урын яулады. Котлыйбыз!
-
9, 11 классларда ата-аналар җыелышлары узды 17.01.2015

Кичә һәм бүген чыгарылыш класс укучыларының ата-аналары җыелышлары узды. Төп мәсьәлә, әлбәттә, имтиханнар. Быелгысында шактый гына үзгәрешләр бар. Мәсәлән, 11 ләрнең математикадан пофилле һәм база өлешләргә бүленүе, шулай ук гаризаларның 1 февральга кадәр генә кабул ителүе һ.б. Җыелышларда мәктәп администрациясе, фән укытучылары катнашты.
-
Табышмаклар иленә сәяхәт 13.01.2015

География укытучысы Абзалина Г.А. , бүген башлангыч класс укучылары белән уен-кичә уздырды. Укучылар төрле биремнәр башкарып үзләрен сынадылар, интерактив такта ярдәмендә сорауларга җаваплар эзләделәр, табышмаклар әйтешеп үзләренең фикерләү сәләтен үстерделәр.
-
Яңа көч белән укырга керештек! 12.01.2015

Менә озын кышкы яллардан соң 3 нче иң озын чиреккә дә укырга керештек. Иртәнге линейкада да директор үз чыгышында игътибарны нәкъ укуга юнәлтте. Иң нәтиҗәле уку чоры. Бигрәк тә чыгарылыш класс укучылары өчен. Шулай булгач, укуда бары тик тырышлык, үҗәтлек һәм дә уңышлар телисе генә кала!
-
Эшли дә, ял да итә белә безнең коллектив! 11.01.2015

Укучылар Казанда ял итеп кайтса, укытучылар коллективы Яшел Үзәнгә барып кайтты. 10 гыйнварда Ришат Тухватуллин концертына барып, үзебезгә ял оештырдык. Ришатның концертларының гаять тә күп һәм еш булуына гаҗәпсенә идем, шулкадәр йөрүче күп микәнни соң дигән сораулар да килә иде башыма. Программасын үз күзләрем белән күргәч инде аңладым. Бик матур, эчтәлекле, гаҗәеп матур тамаша булды бу. Рәхәтләнеп карадык, үзебезгә рухи көч алдык. Сезгә дә тәгъдим итәм, дусларым!
-
Кышкы каникулларда... 10.01.2015

5-7 класс укучылары кышкы каникулларының бер көнен Казан каласында үткәрде. 8 гыйнвар көнне алар Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрына сәяхәт итеп кайттылар. Беренче Т.Минуллинның "Әйт, әле күбәләк" исемле әсәре буенча куелган спектаклен карадылар, аннан чыршы янында Кыш бабай, Кар кызы белән берлектә яңа ел тамашасында катнаштылар, "Әкият" курчак театры каршындагы боз шәһәрчегендә рәхәтләнеп шудылар,уйнадылар, "Туган авылым" комплексына экскурсия ясадылар. Гомумән алганда, сәяхәт кызыклы узды. Экскурсияне оештырганы өчен, укучыларның әти-әниләре класс җитәкчеләренә олы рәхмәтләрен җиткерә.











