МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Әниләр көненә карата кичәләр уза 28.11.2014

Россия Президенты 1998 елда Ана көнен билгеләп үтү турында указына кул куя. Инде менә ничә еллар ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебез халкы Аналар көнен билгеләп уза. Бүген безнең мәктәптә дә әлеге датага багышланган чаралар башланып китте. 5 класс укучылары класс җитәкчеләре Гафиятуллина Ә.Г. белән берлектә кунакка әниләрен дәшкәннәр. Матур концерт номерлары, кызыклы уеннар һәр әнинең күңеленә хуш килде.
-
Муниципаль тур олимпиадалар бара 25.11.2014

Узган атнада Яшел Үзән шәһәре мәктәпләре базаларында муниципаль тур олимпиадалар уза башлады. Безнең укучыларыбыз биология, немец теле һәм математикадан үз көчләрен инде сынап карады. Әлегә нәтиҗәләр билгеле булмаса да, без укучыларыбыз сынатмас, белемнәрен тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алырлар дип ышанып калабыз. Алга таба катнашучыларга уңышлар телибез!
-
Китапханә атналыгына йомгак ясалды 24.11.2014

Һәр дүшәмбе узучы гомуми линейкада дежур классларның чыгышларын тыңларга, төрле яңалыклар белән танышырга, атна дәвамына эш юнәлешләрен алырга мөмкин. Моннан тыш әлеге чарада төрле котлаулар, бүләкләү тантаналары да уза. Шундый тантананың берсе бу линейкада узды. Мәктәп китапханәсе мөдире Гөлшат Шәйхиева булып узган Китапханә атналыгына йомгак ясап, төрле бәйгеләрдә катнашучыларга диплом һәм грамоталар тапшырды.
-
9 лар рус теленнән тест эшләде
22.11.2014
Бүген 9 класс укучылары рус теленнән диагностик тестирование уздылар. Әлеге тест материалларын Казанның мониторинг үзәге тәкъдим итте һәм алар тикшереп бәясен дә куячак. Әлеге тестлаштыру укучыларның чыгарылыш имтиханнарына әзерлек чаралары кысаларында башкарылды.
-
Педагогик киңәшмә узды 21.11.2014

"Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышында үсеп килүче яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү" дигән исем астында узды чираттагы педкиңәшмә. Киңәшмәдә укытучылар әлеге тема буенча тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Абзалина Г.А. ны тыңладылар, фикер алыштылар. Икенче көн мәсьәләсе буенча аттестация узучы укытучылар иҗади отчет белән чыгыш ясадылар. Башлангыч сыйныф укытучысы Замалиева Ф.Г. шәхси сайты турында мәгълүмат бирде, беренче чирек йомгаклары буенча директор урынбасары Гатиятуллин М.Г. чыгыш ясады.
-
ИТОГОВОЕ СОЧИНЕНИЕ (АПРОБАЦИЯ) в 11 классе 20.11.2014

-
"Парламент дәресе - 2014" 18.11.2014

Бүген мәктәптә "Парламент дәресе" узды. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 20 еллыгына багышланды. Әлеге чара Ачасыр авыл җирлеге башлыгы, район советы депутаты Кадыйров Равил Самат улы катнашында узды. Равил Саматович Дәүләт Советының эшчәнлеге, аның башкарган эшләре, бурычлары турында тәфсилләп сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап ала алдылар.
-
9 классларда математикадан тестирование узды 15.11.2014

Бүген Татарстан мәктәпләрендә чыгарылыш 9 класс укучылары математикадан диагностик тестирование уздылар. Биремнәр Казаннан җибәрелгән һәм шунда ук тикшереләчәк тә. Бу 9 ларның быелгысы уку елында беренче зур сынаулары. Аның нәтиҗәсендә укучылар үзләренең белем дәрәҗәләрен, әзерлек дәрәҗәләрен тикшереп караячак. Киләсе сынау 22 ноябрьдә рус теленнән булачак.
-
Республика семинарында катнаштык 14.11.2014

Бүген Яшел Үзән муниципаль районы җирлегендә ТР мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы һәм семинары узды. Әлеге семинарда катнашучыларны район һәм шәһәрнең 4 мәктәп базасында каршы алдылар. "Профильле укыту" темасына багышланган әлеге чарада безнең мәктәпнең технология укытучысы Гатауллин Л.И. авыл хуҗалыгы техникасы фәненнән ачык дәрес белән катнашты. Карпов исемендәге Осиново мәктәбенә барып 11 класс укучылары белән укытучыбыз мастер-класс күрсәтте. Дәрестә республикабызның төрле районнарыннан килгән мәгариф идарәсе башлыклары катнашты.
Гомумән алганда дәрес уңышлы чыккан.
-
"Русский медвеженок-2014" 13.11.2014

Очередной конкурс языкознания "Русский медвеженок" прошел сегодня во всех образовательных учреждениях. Все желающие смогли принять в нем участие. Интерес к конкурсу растет год от года. Конкурс доступен, поскольку проводится прямо в школе и занимает всего два урока, а учащиеся получают возможность соревноваться в масштабе, выходящем за рамки региона. Задания ориентированы не столько на механическое знание правил, сколько на логику, общую культуру, а порой – и на чувство юмора. Главная цель игры - показать красоту и богатство русского языка, преодолеть впечатление о нём как формальном и скучном школьном предмете.











