МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Открытый урок по русскому языку 12.03.2015

Учитель русского языка Гафиятуллина Альфия Абдулсаматовна, сегодня, пригласила своих коллег на открытый урок. Вместе с учениками 5 класса учитель провел мастер-класс по одной из тем в разделе глаголов. Коллеги урок оценили высоко.
-
"Зоологик эстафета" да ярыштылар 12.03.2015

Кеше ике аякта хәрәкәт итә. Бу барыбызга да мәгълүм. Ә хайваннар ничек хәрәкәт итәләр соң? Әгәр яхшылап күзәтсәк, уйласак белербез – хайваннар арасында нинди генә хәрәкәт ысулы юк: дүрт яки алты аякта да, шуышып та, сикереп тә, хәтта арт белән алга таба да һ. б. Бүген башлангыч сыйныф укучылары хайваннарның хәрәкәт итү алымнары белән танышырга һәм аларның йөрү алымнарын кабатлап “Зоологик эстафета”да катнаштырга спортзалга ьыенды. "Арысланнар" һәм "Тиеннәр" командасы бар яктан да үзләрен сынады. Нәтиҗәдә "Тиеннәр" җиңүгә иреште. Командаларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге чара биология атналыгы кысаларында узды.
-
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 11.03.2015

Тиздән илебез зур бәйрәмнәрдән берсе булган - Җиңү бәйрәмен билгеләп узачак. Быелгысы ул бигрәк тә истәлекле, чөнки 70 еллык тарихын барлыячак. Шунлыктан мәктәптә әлеге юнәлештә төрле чаралар уза. Рәсем бәйгеләре, очрашулар, кичәләр, класс сәгатьләре, смотрлар һәр укучыны колачларга тырыша. Һәр класс эшләгән эшләрен альбомга язып, тутырып бара.
-
Химия-биология атналыгы башланды 10.03.2015

Бүгеннән мәктәптә химия-биология атналыгы башланып китә. Укучылар белән төрле ярыш-бәйгеләр, кичәләр планлаштырылган. Һәр укучы үзен төрле яклап сынап карау мөмкинлеген алачак.
-
"Ягез, әле, кызлар" бәйгесе 05.03.2015

Бүген мәктәптә зурлап кызларны ярыштырдылар. 6-11 нче класс кызлары ике командага бүленеп "Ягез, әле, кызлар" бәйгесендә катнашты. Кызлар матурлыкта, уңганлыкта, белемлелектә, тырышлыкта көч сынашты. Камыр изделәр, токмач камырын җәеп аны кистеләр, кунак өстәлен сервировать иттеләр, прическа ясадылар, егетләргә галстук тактылар, мода күрсәттеләр, милли аш тәкъдим иттеләр, белемнәрен тикшерделәр һәм башка биремнәрне башкардылар. Кичә бик тә җылы һәм матур узды. 5 класс укучылары бәйрәмне җыр- бию, нәфис сүз белән бизәде. Кичә ахырында кызларның егетләр кулыннан чып-чын чәчәк бәйләмнәре алуы, кызлар өчен көтелмәгән сюрприз һәм бәйрәм бүләге булды. Сүз ахырында кызларыбызга афәрин диясе генә кала!
-
Әтиләр конференциясендә 04.03.2015

Бүген мәктәптә традицион рәвештә "Әтиләр конференциясе" узды. Елга бер мәртәбә әтиләр катнашында узучы әлеге җыелышта күп чыгышлар булды, алар нигездә барысы да бер мәсьәләгә кайтып кала, балага дөрес тәрбия бирү һәм укыту. Әтиләр каршында мәктәп директоры, директор урынбасарлары, авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Р.С., физик тәрбия укытучысы ГТО хакында, көрәш түгәрәге җитәкчесе Хайруллин Г. чыгыш ясадылар.
-
Муса Җәлил һәм Җәлилчеләрне искә алу 03.03.2015

Татар теле укытучысы Кәбирова Г.Р. 5-11 класс укучылары өчен гомуми класс сәгатен "Муса Җәлил һәм Җәлилчеләр" темасы астында уздырды. Укытучы Муса Җәлилнең кыскача тормыш юлы һәм иҗатына тукталды. 5 класс укучылары шагыйрьнең "Ромашка" исемле шигыренә инсценировка ясадылар, 6 класс укучылары шигырьләрен укыдылар, Җәлилчеләр турында презентация тәкъдим ителде.
-
Спорт ярышларында җиңүчеләрне бүләкләделәр 02.03.2015

Мәктәптә хәрби-патриотик айлык узды. Бүген гомуми мәктәп линейкасында әлеге айлык кысаларында уздырылган спорт ярышларына нәтиҗәләр ясалды. Физик тәрбия фәне укытучысы Шайхуллин Р.Г. чаңгы ярышларында җиңүче һәм призерларга, волейбол буенча мәктәп беренчелегендә җиңү яулаган командаларга мактау грамоталары тапшырды.
-
Аҗаган - 2015 28.02.2015

Бүген, мәктәптә укучыларның көтеп алынган "Аҗаган - 2015" хәрби-патриотик спорт ярышы узды. 1-8 класс укучылары строй белән йөрүдә, сугыш темасына багышланган җыр җырлауда, яшерелгән флагны эзләүдә, вакыттка учак ягып чәй кайнатуда, мылтыкны җыю һәм аннан атуда, һәм башка бик күп төрле кызыклы ярышларда көч сынаштылар. Нәтиҗәдә 1 урын - 8 класс командасы, 2 урын - 5 һәм 6 класс командалары, 3 урын - 7 класс командалары алды. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.
-
"Жуковские чтения"
27.02.2015
Ученица 6 - го класса Пустынникова Анастасия приняла участие в ежегодных Жуковских чтениях, которая проходила в МБОУ "Лицей №9" г.Зеленодольска . Все участники старались показать свои таланты. Традиционно конкурс завершился вручением грамот. Анастасия получила грамоту в номинации "Авторские стихи" ( учитель Кабирова Г.Р.). Поздравляем!











