Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Старозюринская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422091, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 3 А |
| Телефон: | +7(843)-605-26-12 |
| E-Mail: | Sszr.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ-Старозюринская СОШ |
| Руководитель: | Хамидуллина Сайлан Нагимовна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 75 учеников, из них иностранных граждан 6 |
| У нас учат: | 24 педагогических работников |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Старозюринская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
«Мин яратам сине, Россия!» 29.11.2013

25 ноябрь көнне, Теләче мәдәният йортында, Россия Конституциясе кабул ителүнең 20 еллыгына багышланган «Мин яратам, сине, Россия!» патриотик җырлар конкурсының район этабы үткәрелде. Бу конкурста безне мәктәпнең «Яшьлек» вокаль ансамбле чыгыш ясап, беренче урынга лаек булды. Укучыларыбызны җиңүләре белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
«Кулланучыларның хокуклары» дигән темага олимпиада 18.11.2013

14 ноябрь көнне, Казан шәһәрендә, «Кулланучыларның хокуклары» дигән темага олимпиада үткәрелде. Бу олимпиадада безне мәктәптән үзенең укытучысы Гарифуллина Рүзилә Саетшовна белән, 10 класс укучысы Нурмиева Зөһрә катнашты. Зөһрә бәйгедә беренче унлыкка кереп, диплом һәм истәлекле бүләк алып кайтты. Рүзилә Саетшовна һәм Зөһрәне җиңүләре белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Олимпиадаларының мәктәп туры 14.11.2013

Предмет олимпиадаларының мәктәп турын үткәрү тәмамланып килә. 12 ноябрь көнне геологиядән, 4 класста инглиз теленнән, 13 ноябрь көнне 4 класста математикадан, 13 ноябрь көнне 4 класста рус теленнән олимпиада үткәрелеп, җиңүчеләр билгеләнде. Олимпиадаланның мәктәп турында җиңгән укучыларыбызга киләсе олимпиадаларда уңышлар телибез.
-
Лагерь 09.11.2013

Көзге каникуллар чорында, Иске Җөри урта мәктәбендә башлангыч класс укучылары өчен сәламәтләндерү лагере эшләде. Бу лагерьда 25 укучы ял итте. Ял чорында укучылар өчен спорт уеннары, кул эшлэре бәйгеләре, кызыклы викториналар, һәм башка мавыктыргыч һәм файдалы чаралар үткәрелде.
-
көзге каникуллар 05.11.2013

Укучыларның көзге каникуллары башланды. Каникул чорында мәктәптә эш тынып тормый. Спорт, иҗат түгәрәкләре эшли. 9, 11, 4 сыйныф укучылары өчен фәннәрдән консультацияләр үткәрелә. Укучылар ялларын файдалы һәм күңелле итеп уздыралар.
-
Халыклар бердәмлеге көне 01.11.2013

1 ноябрь - мәктәптә «Халыклар бердәмлеге көне» итеп билгеләп үтелде. Бу көнне класс сәгатьләрендә 1-3 класс укучылары дуслыкка кагылышлы шигырь, җырлар башкардылар, рәсемнәр конкурсы үткәрделәр, 4 класс укучылары «Татарлар икенче ополчение эшчәнлегендә» дигән темага, 5 класс укучылары «Дуслык-бердәмлек» темасына, 6-7 класс укучылары «Тарих битләренә сәяхәт» темасына әңгәмәләр үткәрделәр. 8-9 класс укучылары сочиненииеләр конкурсы, 10-11 класс укучылары сраулар һәм җаваплар кичәсе үткәрде.
-
"Алтын Көз" бәйрәме 28.10.2013

25 октябрь көнне мәктәбебездә "Алтын Көз" бәйрәме гөрләп узды. Җыр, бию һәм сәхнә осталыгы, рәсем номинацияләре буенча җиңү яулаган класслар мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Очрашу 25.10.2013

24 октябрь көнне 10-11 класс укучылары районнан килгән вәкилләр белән очрашты. Районның ФОРПОСТ яшьләр үзәге директоры Хузин Ленар Юсупович һәм Теләче районы имам - хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев укучыларга терроризм һәм экстремизмга каршы профилактик көрәш чаралары турында сөйләделәр. Ленар Юсупович начар гадәтләр белән кызыксынмыйчы спортка тартылырга тәкъдим итте, мисалга безнең мәктәп укучысы Зәйнетдинов Ришатны китерде. Имам-хатыйб чын мөселман кешесенең беркайчан да начар эшләр башкармавы турында искәртте. Соңыннан укучылар белән анкета-сораштыру үткәрелде.
-
"Наркотиклардан башка тормыш" 21.10.2013

16 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр республикакүләм наркотикларга каршы көрәш айлыгы булып узды. Бу айлыкта Иске Җөри урта мәктәбе дә актив катнашты. Айлык кысаларында укучылар өчен төрле тәрбия, спорт чаралары үткәрелде. Фельдшер тарафыннан "Сак бул!" дигән темага лекция укылды. Әти-әниләр өчен "Путь к успеху" программасы буенча тренинглар, түгәрәк өстәл, әңгәмәләр үткәрелде. Педагоглар киңәшмәләрдә, класс җитәкчеләре семинарларында укучыларны ничек бу куркыныч адымнан саклау турында видеофильмнар, презентацияләр карадылар.
-
Мул уңыш 17.10.2013

Иске Җөри урта мәктәбенең тәҗрибәчелек участогында да җәй буе эш тынып тормады. Укучылар бакчада мул итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерделәр. Бер генә укучы да бу файдалы һәм мавыктыргыч эштән читтә калмады. Инде уңышны җыяр вакыт та җитте. 27 октябрь көнне, дәресләрдән соң, барлык укучылар бердәм рәвештә мәктәп бакчасына чыгып, җәен үстергән үңышны җыйдылар. Уңышның бер өлеше ашханәдә кулланыр өчен, кышкы саклауга, икенче өлеше ярминкәдә сатыр өчен әзерләп куелды












