Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Старозюринская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422091, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 3 А |
| Телефон: | +7(843)-605-26-12 |
| E-Mail: | Sszr.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ-Старозюринская СОШ |
| Руководитель: | Хамидуллина Сайлан Нагимовна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 75 учеников, из них иностранных граждан 6 |
| У нас учат: | 24 педагогических работников |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Старозюринская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210
-
Ярминкәдә 14.10.2013

12 октябрь көнне Теләчедә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышланган ярминкә булып узды. Ярминкәдә безнең Иске Җөри урта мәктәбеннән дә яшелчә, җиләк –җимеш, укучылар һәм укытучыларның кул эшләре алып барып сатылды. Мәктәп ашханәсе хезмәткәрләре ярминкәгә килүчеләрне кайнар коймак, баллы чәй белән сыйладылар
-
Армспорт 11.10.2013

10 октябрь көнне Теләченең «Батыр» спорт комплексында кул көрәше буенча район беренчелеге булып узды. Бу бәйгедә безнең мәктәптән дә укучылар катнашты һәм барлыгы 8 призлы урын алдылар. 9 класс укучысы Хасанов Кәримне район чемпионы булуы белән тәбрик итәбез. Бәйгедә катнашкан барлык укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез, укуларында һәм спортта зур уңышлар телибез.
-
Ветераннар белән очрашу 02.10.2013

1 октябрь көнне мәктәптә өлкәннәр көне уңаеннан, ветераннар белән очрашу оештырылды. Очрашуга авылның хезмәт ветераннары жыелган иде. Ветераннарыбыз укучыларга үзләренең һөнәрләре. хезмәт юлары турында сөйләделәр. Бәйрәм укучыларның күчтәнәч концерты һәм чәй эчү белән тәмамланды.
-
Агач утырту атналыгы 27.09.2013

Дүшәмбедән мәктәптә агач утырту атналыгы игълан ителде. Мәктәп янын яшелләндерү эшендә барлык класс укучылары да актив катнаша. Тиздән мәктәптә һәр классның укучылар аллеясе гөрләп үсәчәк.
-
Финанс белемнәре көне 16.09.2013

14 сентябрь көнне мәктәптә финанс белемнәре көне үткәрелде. Һәр класста бу темага класс сәгатьләре, дискуссияләр, сораулар һәм җаваплар бәйгеләре үткәрелде. Бу класс сәгатьләре вакытында, укучылар үзләре өчен бик кызыклы һәм файдалы мәгълүматләр алдылар.
-
Экстремизмга каршы көрәш айлыгы 11.09.2013

Республикада экстремизмга каршы көрәш айлыгы дәвам итә. 10 сентябрь көнне, районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре, мәктәптә гражданнар оборонасы буенча сынау һәм өйрәтүләр оештырдылар.
-
Өмә үткәрелде 09.09.2013

Шимбә көнне безнең мәктәптә өмә үткәрелде. Бу өмәдә укучылар җәй буена мул уңыш биргән бәрәңгене җыюда катнаштылар. Бәрәңге кышкы саклауга салынды.
-
Котлыйбыз!
07.09.2013
1-5 сентябрь көннөрендә Польшада армспорт буенча Европа чемпионаты булып узды. Бу чемпионатта 11 класс укучысы Зайнетдинов Ришат беренче урынны алды. Ришатны бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Алдагы ярышларда һәм укуында зур уңышлар телибез.
-
"Здоровые дети - в здоровой семье" 05.09.2013

4 сентября во всех класс прошел единый урок на тему "Здоровые дети - в здоровой семье". В ходе уроков ученикам были представлены презентации, фильмы. Среди учеников начальных классов прошли спортивные состязания "Веселые старты".
-
«Укырга барырга ярдәм ит!» акциясе 29.08.2013

26 август көнне, район мәдәният йортында, «Укырга барырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында, 1 класс укучыларына уку-язу әсбаплары тутырылган сумкалар бүләк иттеләр. Безнең мәктәпнең 6 укучысы да әлеге бүләккә ия булды. Мәктәп дирекциясе һәм ата-аналар исеменнән, укучыларыбызга әлеге бүләкләрне ясаган оешмаларга рәхмәт белдерәбез, хезмәтләрендә уңышлар телибез!












