Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Старозюринская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422091, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 3 А |
| Телефон: | +7(843)-605-26-12 |
| E-Mail: | Sszr.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ-Старозюринская СОШ |
| Руководитель: | Хамидуллина Сайлан Нагимовна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 75 учеников, из них иностранных граждан 6 |
| У нас учат: | 24 педагогических работников |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Старозюринская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
IT- чемпион 28.12.2013

Республикабызда үткән IT- чемпион конкурсының соңгы этабы нәтиҗәләре буенча, безнең укучыбыз Хабибуллин Салават Маратович район күләмендә 1 урынны яулап, конкурның иң зур бүләгенә лаек булды! Котлыйбыз һәм киләчәктәдә зур унышлар телибез!
Поздравляем победителя 3 этапа конкурса «IT- чемпион” Хабибуллина Салавата Маратовича, ученика 11 класса. Желаем дальнейших успехов. МОЛОДЕЦ!!!
-
Яңа ел тамашалары 27.12.2013

25 декабрь көнне, мәктәптә Яңа ел тамашалары булып үтте. Башлангыч класс укучылары һәм 5-8 класс укучылары өчен «Чыршы бәйрәме», 9-11 класс укучылары өчен «Маскарад балы» үткәрелде.
Укучыларыбыз бәйрәмнәрне бик күңелле итеп үткәрделәр
-
Мәктәпкә кыш бабай килде. 24.12.2013

24 декабрь көнне, мәктәбебезгә, ерак юлларны якын итеп, Кыш бабай белән Кар кызы килде. Кыш бабабыз буш килмәгән, һәр укучыга күчтәнәчләр алып килгән. Кадерле кунаклар, класс саен кереп, укучыларга Яңа ел күчтәнәчләре өләштеләр. Укучыларыбыз да җавапсыз калмады, кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, кыш турында шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай безнең укучыларыбызны шулкадәр ошатты, иртәгә кадәр калып, Чыршы бәйрәмендә дә катнашырга булды. Барыгызны да Чыршы бәйрменә чакырабыз!
-
Яңа елны каршы алганда 20.12.2013

Мәктәптә яңа елны каршы алуга тулы әзерлек бара. Укучылар, һәр елдагыча, кар сыннары ясадылар, классларны матур итеп бизәделәр. Хәзерге вакытта, укучыларыбыз Яңа ел бәйрәменә эзерләләр. Бу яңа ел барыбыз өчен дә зуруңышлар, шатлыклар-бәхетләр алып килсен!
-
Татарча көрәш бәйгесе 16.12.2013

14 декабрь көнне, Баландыш төп мәктәбендә Миннегали Сафин призына, 1998 елгы һәм аннан кечерәкләр арасында татарча көрәш бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә безнең мәктәп командасы да катнашты. 3 класс укучысы Галиуллин Әнәс 1 нче урынга лаек булды. Әнәсне әлеге җиңүе белән тәбрик итәбез, киләчәктә укуында һәм спортта уңышлар телибез.
-
Конституциянең 20 еллыгы 12.12.2013

12 декабрь көнне Россия Конституциясен кабул итүгә 20 ел булды. Бу көнне, 1-4 класс укучылары, Россия Конституциясенә кагылышлы “Конституция турында мин нәрсәләр белергә тиеш?” дигән темага класс сәгатьләре, 5-9 класс укучылары сораулар һәм җаваплар кичәсе үткәрделәр, 10 -11 класс укучылары “Конституциянең 20 еллыгы” дигән темага презентация карадылар, әңгәмә үткәрделәр.
-
Инвалидлар декадасы 09.12.2013

7 декабрь – мәктәп укучылары, инвалидлар декадасы уңаеннан, авылдашыбыз Шәкүрова Миләүшә апаларының өенә бардылар. Миләүшә аларны үзенең кул эшләре күргәзмәсе белән каршы алды. Укучылар үзләре әзерләгән концертлары белән Миләүшә апаларын сөендеп кайттылар. Бик күп матур, җылы сүзләр яңгырады әлеге кичәдә. Балалар да, Миләүшә дә әлеге очрашуны әле бик күп еллар хәтерләрендә сакларлар дип ышанып калабыз.
-
«Сугышчан дан көне» 06.12.2013

5 декабрь көне мәктәптә «Сугышчан дан көне» итеп билгеләп үтелде. Бу көнне 5-8 класс укучылары өчен «Тарих битләренә сәяхәт» темасына әңгәмә, 9-11 класс укучылары өчен «Сораулар һәм жаваплар кичәсе» үткәтелде. Чара ахырында барлык укучылар бергәләп «Мәскәү өчен сугыш» фильмын карадылар.
-
Ватан батырлары көне 04.12.2013

4 декабрь көнне, мәктәптә «Ватан батырлары көне» уңаеннан класстан тыш чара үткәрелде. Тарих укытучысы Зайнетдинова Диләрә Ханифовна, укучыларны дан орденнары һәм медальләре тарихы, аларның ияләре белән таныштырды.
Чарага «Грозтхой» чик буе заставасында үзенең хәрби бурычын үтәгән вакытта, Суворов медаленә лаек булган авылдашыбыз Зиннатуллин Ильнар Наил улы чакырылды.
Ильнар абыйлары укучыларыбызга үзенең хәрби хезмәте турында сөйләде, истәлекләре белән уртаклашты, булачак ватан сакчыларына үзенең киңәшләрен бирде. Чара укучыларга бик ошады.
-
Кил безгә, Яңа ел! 01.12.2013

Алланып таңнарның алына,
Нур булып, кешелек таңына,
Җыр булып үрелеп күңелгә,
Кил безгә, Яңа ел, кил безгә!
От всей души поздравляем вас с наступающим Новым годом! Желаем вам в новом году доброго здоровья и светлого настроения. Пусть тепло согревают ваш домашний очаг. Пусть праздничные новогодние дни будут для вас яркими, снежными и искристыми от сияющей мишуры, разноцветных гирлянд и елочных украшений. Пусть все ваши заветные желания и мечты сбудутся в новом году. С новым годом!












