Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
| Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
| E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
| Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 150 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Поздравляем наших звёздочек!/Нәни энҗеләребезне котлыйбыз! 04.03.2026

Бүген бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Зиннатуллина Мәдинә һәм Нәҗметдинова Әминә (җитәкчеләре Авхалова Гөлшат Илдар кызы), Теләче беренче балалар бакчасында узган, "Нәни энҗеләр" район күләм бәйгедә катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйге нәтиҗәләре буенча З. Мәдинә- "Сөйкемле кыз", Н.Әминә - "Милли җанлы кыз" номинациясендә җиңү яуладылар. Аларны бу уңышлары белән котлыйбыз. Афәрин, кызлар!
-
8нче мартка багышланган бәйрәм иртәләре/ Утренники, посвященные 8 марта 03.03.2026

-
Папа, мама и я-футбольная семья/Әти, әни һәм мин -футбол гаиләсе 24.02.2026

Безнең балалар бакчасында «Мәктәптә Футбол» Бөтенроссия фестивале кысаларында физик культура тәрбияче А.Р. Хәбирова җитәкчелегендә "Әти, әни һәм мин-футбол гаиләсе" исемле бәйге узды, анда ата-аналар балалары белән бергә катнашты.
-
Масленица/Май чабу бәйрәме 20.02.2026

Яз нәрсәдән башлана? Әлбәттә, кышны озатудан. Безнең Теләче 2нче балалар бакчасында Масленица-Май чабу бәйрәмен уздыру яхшы традициягә әйләнде. Масленица-иң күңелле, шау-шулы, яраткан рус халык бәйрәме. Бүген балалар Масленица бәйрәмнәрдә катнаштылар. Алар кыюлыкта, тапкырлыкта һәм җитезлектә көч сынаштылар, шаярдылар һәм көлделәр. Ә тәмле коймакларсыз нинди Май чабу бәйрәме узсын инде? Бәйрәм азагында барлык балалар да пешекчеләр яратып әзерләгән тәмле, хуш исле коймаклар белән сыйландылар. Балалар шатлыгына чик юк булмады!
-
Футдольный турнир родителей/Әти-әниләр өчен футбол турниры 19.02.2026

-
"Әти белән бергәләп!" бәйрәме/ Праздник "Вместе с папой!" 18.02.2026
18нче февраль көнне балалар бакчасынында “Әти белән бергәләп!” исемле спорт бәйрәме оештырылды. Бәйрәмдә зурлар төркеменә йөрүче балалар әтиләре белән ике командага бүленеп, үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, ике команда да бик җитез һәм тапкыр булып чыкты, шунлыктан дуслык җиңде. Ярыш ахырында балалар әтиләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм күтәренке рухта узды, җанатарларның чын күңелдән көч биреп кычкырган авазлары, яңгыраган күңелле музыка аны тагын да матурлады. Бу спорт бәйрәме турындагы хатирәләр әти-әниләр һәм балалар күңелендә озакка сакланыр. -
Наша «Молния» блеснула на «Зарничке»!/ "Аҗаган" бәйгесендә безнең "Яшен" командасы ялтырады 17.02.2026

Сегодня наша пилотная группа вместе с родителями — команда «Молния» — с искрой в глазах и боевым настроем приняла участие в районной военно-спортивной игре «Зарничка», посвящённой 23 февраля — Дню защитника Отечества!
Наша команда с честью прошли весь боевой маршрут, проявив ловкость, смекалку и настоящий командный дух на разных станциях.
Каждый этап — это не просто игра, а урок мужества, взаимовыручки и спортивного характера.Мы гордимся нашей командой!Спасибо организаторам за прекрасный праздник силы и духа! Команда «Молния», вы — настоящие молодцы!
-
Муса абый - поэт герой/ Муса абый-шагырь герой 13.02.2026

Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында герой- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан "Муса абый-шагырь герой" дип исемләнгән кичә уздырылды. Балалар rкичәдә шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр һәм презентация карадылар.
-
Прошли очередные соревновательные мероприятия муниципального этапа межрегионального конкурса «Юный мастер»/ Чираттагы «Яшь мастер» төбәгара конкурсы узды 11.02.2026

Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында «Яшь мастер» төбәгара конкурсының чираттагысы узды. Конкурс «Чәчтараш сәнгате», "Ресторан сервисы" һәм «Сити фермер» компетенцияләре буенча үткәрелде. Әлеге чара бай эчтәлекле һәм кызыклы булды. Катнашучыларны мәгариф идарәсе методистлары составындагы компетентлы жюри бәяләде.
-
Лига Футбика и Лига Ники/Футбик Лигасы һәм Ники лигасы 06.02.2026

Бүген физик культура тәрбияче Хәбирова А.Р. "Мәктәптә Футбол" Бөтенроссия фестивале кысаларында кызлар һәм малайлар арасында аерым «Футбик Лигасы һәм Ники лигасы» футбол уены буенча чара уздырды. Чараның максаты барлык катнашучылар тарафыннан мөмкин кадәр күбрәк гол кертү иде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр барлыгы 56 гол кертеп яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр: кызлар 29 гол, малайлар 27 гол керттеләр. Чарада барлыгы 51 кеше, 24 кыз һәм 27 малай катнашты.Чара күңелле һәм энергияле узды, балалар бик күп уңай хис-кичерешләр алды.





