Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
| Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
| E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
| Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 150 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
В детском саду отметили "Синичкин день"!/Балалар бакчасында "Песнәк көнен" билгеләп үттеләр 12.11.2025

Бүген бакчага йөрүче балалары бик теләп мөһим эш башкардылар– кошларга җимлекләр элделәр. Алар башта әти-әниләре белән, канатлы дусларына салкыннарны кичерергә ярдәм итәр өчен, җимлекләр әзерләделәр, аларга салу өчен көнбагыш һәм ярма алып килделәр.Бу мавыктыргыч шөгыль генә түгел, балаларны табигать турында кайгыртырга һәм хайваннарга карата игелек күрсәтергә өйрәтү өчен менә дигән мөмкинлек тә. Тәрбиячеләр балалар белән кече туганнарыбызны саклауның мөһимлеге һәм аларның да ярдәмгә мохтаҗ булуы турында фикер алыштылар.Барлык ата-аналарга һәм тәрбиячеләргә ярдәмнәре һәм катнашулары өчен рәхмәт!
-
Участие в конкурсе художественного слова"Сияние слов" \"Сүзләр балкышы" бәйгесендә катнашу 11.11.2025

-
Бердәмлектә- безнең көч!/В единстве- наша сила 01.11.2025

4нче ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, Теләче 2нче балалар бакчасында “Бердәмлектә - безнең көч!” исемле патриотик тәрбия чарасы үткәрелде!
Бәйрәм барышында балалар дәүләтебезнең никадәр зур, матур һәм бай булуын белделәр. Дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар. Россиянең көче төрле милләт кешеләре дус-тату яшәвендә һәм аларның барысы да үз Ватанын-Россияне яратуында икәненә төшенделәр!!!! -
Участие в профсоюзном марафоне «Коллективный договор . В чем сила?»/«Коллектив килешүенең көче нәрсәдә? " профсоюз марафоныңда катнашу 30.10.2025

Без командабыз белән горурланабыз! Теләче 2 нче балалар бакчасы командасы «Коллектив килешүенең көче нәрсәдә? " профсоюз марафонының муниципаль этабына актив катнашты.! Бу марафон хезмәткәрләр арасында теләктәшлекне ныгытуга, аларның хезмәт хокуклары турында хәбәрдарлыгын арттыруга һәм коллективта корпоратив мәдәниятне үстерүгә юнәлдерелгән. Безнең коллектив өчен әлеге марафонда катнашу бик күп уңай эмоцияләр, көчле энергия чыганагы булды һәм, әлбәттә, команда рухын сизелерлек ныгытты!
-
Трудовая деятельностью на прогулке/Саф һавада хезмәт 29.10.2025

Прогулка на свежем воздухе создаёт прекрасные условия для оздоровления детей, их физического развития, способствует повышению выносливости и устойчивости к неблагоприятным воздействиям внешней среды, а также положительно влияет на эмоциональное состояние.
Сегодня воспитанники младшей группы занимались трудовой деятельностью на прогулке. Основная задача трудового воспитания в дошкольном детстве это формирование положительного отношения к труду, ознакомление с трудом взрослых и воспитание уважения к людям труда.
-
Осенние утренники/Көзге бәйрәмнәр 24.10.2025
Балалар бакчасындагы бәйрәм-ул гаҗәеп могҗизалар, тылсымлы буяулар, балаларның шат көлүләре һәм күңел ачулар дәрьясы. Көзнең моңсу вакыты дисәләр дә, балалар көз айларында аяк астында коелган алтынсу яфраклар кыштырдавына шатланалар, яңгырлар астында резина итекләрен киеп, кулчатыр астында йөгерү алар өчен бик кызык. Көз тылсымчысы хөрмәтенә бу атнада балалар бакча сында чын бәйрәм оештырылды!Көз безнең нәни балаларыбыз бәйрәмнәренә үзе дә кунакка килде. Ул балаларны яфраклар белән биетте, алар белән әйлән-бәйлән уйнады. Балалар да җырлау, бию, шигырь уку, табышмаклар чишү буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар җырларны яңгыратып кына калмадылар, әкиятләр дә уйнадылар, күңелле бәйгеләрдә дә катнаштылар. Әкият персонажларың да уеннары һәм күңелле мәзәкләре аларны шатландырды.Сыйсыз нинди бәйрәм инде ул? Көз барлык балаларга да үзенең юмарт бүләкләрен алып килде. Безнең балалар бакчасында Көзге бәйрәмнәр күңелле узды, балаларга да бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте. -
Кечкенә волонтерлар/Маленькие волонтеры 21.10.2025

Теләче 2 нче балалар бакчасының мәктәпкә төркемендә тәрбияләнүчеләр чын волонтерлар булдылар! Алдынгылар хәрәкәте активистлары белән берлектә алар госпитальгә мендәрләр тегү өчен йомшак уенчыклар җыю хәйрия акциясе оештырдылар. Балалар бик күп уенчыклар җыйганнар, алар яраланган солдатларга уңайлы мендәрләр ясау өчен кулланылачак. Мондый акцияләр балаларны яхшылык һәм башкалар турында кайгыртуның мөһимлегенә өйрәтү бер ысулы булып торалар.Без үзебезнең кечкенә волонтерларыбыз һәм аларның игелекле инициативалары белән горурланабыз! Әйдәгез, бергәләп игелекле эшләргә ярдәм итик һәм безнең ярдәмгә мохтаҗлар турында кайгыртыйк!
-
Балалар бакчасында бию түгәрәге / Танцевальный кружок в детском саду 14.10.2025

-
Азы финансовый грамотности вместе с сотрудниками Ак Барс Банка 09.10.2025

Финанс грамоталылыгын арттыру программасы кысаларында балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүчеләр Ак Барс банкының якындагы бүлегенә экскурсиягә бардылар. Банк хезмәткәрләре балалар өчен мавыктыргыч интерактив дәрес үткәрделәр, аның барышында балаларны банк эшенең төп принциплары белән таныштырдылар, борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр акча тарихы турында сөйләделәр, "Тиен" һәм "сум" төшенчәләрен һәм алар белән рациональ эш итү принципларын аңлаттылар, халыкка хезмәт күрсәтү өчен кулланыла торган заманча банк техникасын күрсәттеләр, банк карталарының билгеләнешен һәм өстенлекләрен аңлаттылар. Очрашу ахырында балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Аларның фикерләре буенча, экскурсия кызыклы һәм файдалы булган. Балалар банк хезмәткәрләренең эше катлаулы һәм җаваплы булуын аңладылар, шулай ук банкның акча саклау өчен ышанычлы саклагыч булуына инандылар.
-
"Минем гаиләм тарихы" исемле иҗат остаханәсе/ Творческая мастерская "История моей семьи" 03.10.2025

Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында "Минем гаиләм тарихы" исемле иҗат остаханәсе эшләде, анда пилот төркемендә тәрбияләнүчеләр, аларның Алдыңгылар хәрәкәтендәге остазлары һәм балаларның әби-бабайлары катнашты. Бу чара буыннар арасында аралашу өчен менә дигән мөмкинлек булды, остаханәдә катнашучылар гаилә тарихлары, традицияләре белән уртаклаштылар һәм уртак иҗади эшләр булдырдылар. Шул рәвешле бүген гаилә бәйләнешләрен ныгыттылды һәм балаларның иҗади сәләтләрен үстерде.





